Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • ХЫЯЛЫМ ТОРМЫШКА АШТЫ

    Узган ел Түбән Новгород өлкәсенең Александр Сергеевич Пушкин исеме белән аерылгысыз бәйләнештә булган борынгы рус авылы Болдиноны күрү бәхетенә ирештем. Бу минем күптәнге хыялым иде. Ватан хакына кылган хәрби батырлыклары өчен XVI нчы гасыр азагында бөек шагыйрьнең борынгы бабаларына бүләк итеп бирелгән Болдино өч гасыр дәвамында Пушкинның нәселдән килүче биләмәсе...

    Узган ел Түбән Новгород өлкәсенең Александр Сергеевич Пушкин исеме белән аерылгысыз бәйләнештә булган борынгы рус авылы Болдиноны күрү бәхетенә ирештем.
    Бу минем күптәнге хыялым иде. Ватан хакына кылган хәрби батырлыклары өчен XVI нчы гасыр азагында бөек шагыйрьнең борынгы бабаларына бүләк итеп бирелгән Болдино өч гасыр дәвамында Пушкинның нәселдән килүче биләмәсе булып тора һәм шагыйрьнең үз тырышлыгы белән бөтен Россия өчен иң мөкатдәс милли мәдәни урынга әверелә. Биредә Болдино көзе могҗизасы - Пушкинның күңелендә илһам, берни белән дә чагыштырып булмый торган иҗади күтәренкелек чоры башлана. 1830 елның көзге өч аенда шагыйрь 50ләп әсәр иҗат итә.
    Минем теләгемне табигать тә сизде, ахрысы, бертуктаусыз койган көзге яңгырдан соң ялтырап кояш чыкты һәм Пушкин усадьбасы, Болдино көзе белән танышуның онытылмас мизгелләрен бүләк итте. Әдәби музей-заповедник Олы Болдино авылының үзәгендә урнашкан. Усадьба каршындагы мәйданда таш чиркәү торгызылган. Аны XVIII нче гасырның 80-90 нчы елларында шагыйрьнең бабасы төзи башлаган һәм төзелеш 17 ел дәвам иткән.
    Шушында ук истәлек билгесе белән мемориаль такта куелган, анда "Олы Болдино авылы крестьяннары җыены 1918 елда бөек якташлары усадьбасын сакларга дигән карарга килде", дип язылган. Элекке ак йортның (господский дом) борынгы мебель белән җиһазланган бүлмәләре арасыннан А.С.Пушкин кабинеты игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Бу аяз көнне кояш нурларына күмелә торган яп-якты почмак бүлмә. Шагыйрь рус авылының шактый катлаулы тормышын үз кабинеты тәрәзәләреннән күзәтә. Күңеленә сеңгәннәрнең күбесе соңрак булачак шигырьләренең нигезен тәшкил итә. Пушкин 1830 елның сентябрендә дусты П.А.Плетневка: "...Си-ңа сер итеп кенә әйтәм, Болдинода язган кадәр күптән язганым юк иде", - дип язган. Усадьбадагы рәсемдәге шикелле матур паркта Болдино көзенең таң калдыргыч гүзәллегенә исләрең китеп карап торасың. Биредә булырга туры килсә, ак култыксалы, "бөкре" дип йөртелә торган күпергә кереп басып, борынгы буаның серле күгелҗем өслегеннән күзеңне ала алмыйсың, аңа соклана башлавыңны сизми дә каласың. Биредә шагыйрьнең "замандашлары": ике йөз еллык тал, имәннәр әле дә исән. Ак йорт верандасы каршында, картлар сөйләвенә караганда, Пушкин үзе утырткан карагач үсә. Усадьбада А.С.Пушкин һәйкәле янында чәчәкләр бетеп тормый. Кешеләр яраткан шагыйрьләрен онытмыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: