Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Хаталар кабатланмаска тиеш

    30 октябрьдә илебездә кайгылы вакыйга - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Бу бер дә очраклы дата түгел - нәкъ менә шушы көнне 1974 елда Мордовиядә тоткыннар, лагерьдагы рәхимсезлек һәм коточкыч авыр шартлардан ризасызлык белдереп, ачлык игълан итәләр. Хәзерге вакытта Биектау районында гаиләләре репрессиягә дучар булган 24 кеше...

    30 октябрьдә илебездә кайгылы вакыйга - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Бу бер дә очраклы дата түгел - нәкъ менә шушы көнне 1974 елда Мордовиядә тоткыннар, лагерьдагы рәхимсезлек һәм коточкыч авыр шартлардан ризасызлык белдереп, ачлык игълан итәләр.

    Хәзерге вакытта Биектау районында гаиләләре репрессиягә дучар булган 24 кеше яши. Аларның күбесе инде өлкән яшьтә, шуңа күрә әлеге көнгә чакырылучылар сафы ел саен сирәгәя бара. Быел репрессияләнүчеләр белән ел да оештырыла торган очрашу районның Туган якны өйрәнү музеенда булды. Анда социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, "Өмет" Үзәге начальнигы Рафис Газизов, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Резедә Якупова, ветераннарның район советы рәисе Билал Шиһабетдинов катнашты. Алар очрашуга җыелучыларның сорауларына җавап бирделәр, фикер алыштылар.

    Килгәч тә алар Туган якны өйрәнү музееның соңгы вакытта яңа экспонатлар белән тулыланган, яңартылган залларын карап йөрделәр. Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Һади кызы Гайнетдинова илебездә барган репрессия еллары турында сөйләде.

    - Рухи һәм физик газаплар репрессияләнүчеләр-нең үзләренә генә түгел, аларның туганнары һәм якыннарына да кагыла. Бернинди гаебе булмаган кешеләргә, гаиләләргә "халык дошманы" дигән ярлык тагыла. Террор һәм ялган гаепләүләр аркасында миллионлаган кеше һәлак була. Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү СССР-да 1954 нче елда башлана. 1960 еллар уртасында әлеге эш туктатылып тора һәм нибары 1980 нче еллар азагында гына яңартыла. Илдә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр фаҗигале вакыйгаларга тагын мө-рәҗәгать итәргә һәм сәяси репрессия корбаннарының гаепсез исемен кире кайтару проблемасын эзлекле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

    Татарстанда реабилитацияләнгән һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән 6 меңнән күбрәк кеше яши, шул исәптән 90 кеше ГУЛАГның элекке әсирләре.

    Әйткәнемчә, безнең районда әти-әниләре сәяси сәбәп белән репрессия-ләнгән 24 кеше яши. Кемдер әти-әнисе белән бергә сөргенгә җибәрелә, кемдер, әтисе төрмәдә утырганда, балалар йортында яши, кемнәрнедер, сугыш башлангач, милләтенә карап башка урыннарга күчерәләр. Әтисе - мулла, әтисе - кулак, әнисе - немец милләтеннән - ул вакытта кулга алу һәм сөргенә җибәрү өчен сәбәпләр табылып кына тора!

    Реклама

    Залга җыелучылар социаль хезмәт күрсәтү турындагы яңа закон белән кызыксынып таныштылар. Аның турында "Өмет" Үзәге начальнигы Рафис Газизов сөйләде. Сораулар яшәү минимумын, социаль хезмәтләр исемлеген билгеләүдәге үз-гәрешләргә дә кагылды. Очрашуга килүчеләрнең диспансерлаштыру, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына, ташламаларга кагылышлы күрсәт-мәләрнең үтәлүенә карата да сораулары күп җыелган иде.

    - Минем Пермь якларында булганым бар, анда сәяси репрессия корбаннарының истәлеген саклауга мөнәсәбәт бик җитди, - диде Ильберт Хәбибрахман улы Мөба-рәкшин. - Ул чакта 60 поселокта Татарстаннан җибәрелгән 300-900 кеше яшәгән, шуларның яртысы исән кала алмаган. Хәзер анда һәр авылда һәйкәлләр бар. Мондый вакыйгаларны онытырга ярамый, тарихны истә тоту мөһим. Бу бүгенге Украинадагы хәлләрнең кабатлану куркынычы булмасын өчен кирәк. Террорның, сугышның нәрсә икәнлеген яшь буын белеп торырга тиеш.

    Рания Һади кызы бирегә җыелучыларның сорауларына җавап бирде һәм барысын да Биектау авылы һәм район үзәгенең истәлекле урыннарын, яңа объектларын карап узарга чакырды. Очрашуга килүчеләр Җиңү паркында сәяси репрессия корбаннары монументына чәчәкләр куйдылар, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

    Заманалар үзгәрде. Нахакка зыян күрүчеләрнең, күпләренең инде үл-гәннән соң, гаепсез исемнәре кире кайтарылды. Соңга калып булса да, дәүләт кешеләрдән гафу үтенде. Әмма хәтерне берничек тә алдый алмыйсың. Ул безгә миллионлаган ватандашларының гомерен өзгән шундый куркыныч хаталарны онытмас һәм кабатламас өчен бирелгән.

    безнең белешмә

    Сталин чорында 2 миллион 463940 кеше репрессиягә дучар була, шуларның 655674е - ир-атлар, 829084е - хатын-кызлар, 970182се - 16 яшькә кадәрге балалар.

    Сәяси репрессияләр Татарстан Республикасына да кагыла. 1937-1938 елларда гына да республикада 11806 кеше хөкем ителә, шулардан 3166 кеше үлем җәзасына дучар ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: