Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Хакыйкатьне эзләү юлында

    Әлдермеш авыл җирлеге территориясендә туган Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугышта катнашу-чыларның тулыландырылган исемлеге язылган баннерлар Әлдермеш урта мәктәбе фойесында урын алачак. Аларны тантаналы рәвештә ачу 22 нче июньгә - Бөек Ватан сугышы башланган көнгә планлаштырыла. Өбрә авылында фронта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка 54 фамилия язылган. - Бу һәйкәл...

    Әлдермеш авыл җирлеге территориясендә туган Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугышта катнашу-чыларның тулыландырылган исемлеге язылган баннерлар Әлдермеш урта мәктәбе фойесында урын алачак. Аларны тантаналы рәвештә ачу 22 нче июньгә - Бөек Ватан сугышы башланган көнгә планлаштырыла.

    Өбрә авылында фронта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка 54 фамилия язылган.

    - Бу һәйкәл өчен исемлек төзегәндә, кемне дә булса онытып калдырмадык микән, дигән сорау мине күптән борчый иде, - дип башлады сүзен Өбрәдәге Салих Сәйдәшев музее мөдире Гөлназ Гыйниятуллина. - Фронтовиклар күбрәк булырга тиеш иде кебек, чөнки авылдан акча эшләргә дип чыгып киткән кешеләр дә бар бит, аларны сугышка төрле шәһәрләрнең хәрби комиссариатларыннан алганнар. Эзләнүләр башлап җибәрергә "Хәтер китабы" һәм "Алар җиңеп кайттылар" дигән китаплардан алынган мәгълүматлар сәбәпче булды. Үзем дә көтмәгәндә, анда Өбрә, Әлдермеш, Сая, Мишәүкә авылларында туган кешеләрнең фамилияләренә юлыктым. Ә моңарчы Әлдермеш авыл Советы буенча бары 16 фронтовик кына өйләренә кайт-кан, дип санала иде.

    "Туган җирне яклап көрәшкән кешеләрнең онытылуына юл куярга ярамый", - дигән уй, башына бер кереп урнашкач, Гөлназ Гыйниятуллинага тынгы бирми. Яңа табылган мәгълүматны нишләтергә, дип уйлап йөри башлый ул. Сугышта катнашкан якташларның истәлеген мәңгеләштерү идеясен Әлдермеш авыл җирлеге хезмәткәрләренә дә йоктыра. Ә алар Гөлназ ханымга 1938 - 1976 нчы елларны эченә алган хуҗалык кенәгәләрен бирә. Фронтка чакырылган булуы ихтимал кешеләрне шул кенәгәләр буенча ачыклыйлар. Салих Сәйдәшев музее мөдиренең дәртләнеп эшкә тотынуын Биектау район музее директоры Билал Шиһабетдинов та хуплый, районның хәбәрсез югалган һәм фронтта һәлак булган кешеләре исемлеген табуда ярдәм күрсәтә.

    Ике исемлекне чагыштыра башлагач, һәлак булган дип саналган кайбер кешеләрнең өйләренә исән-сау кайтканлыкларын күреп, эзләнүчеләр шакката.

    Биектау районы хәрби комиссариаты да, "Кире кайтарып булмаслык югалтулар" исемлеген биреп, зур ярдәм күрсәтә.

    Анда Кызыл Армия сафларына Дөбъяз районыннан чакырылган кешеләрнең фамилияләре язылган.

    Тикшеренү-эзләнү башларга ниятләгән чакта, Гөлназ Гыйниятуллина нинди зур эшкә тотынуын башына да китерми. Барысын да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына үзе генә башкарып чыга алмаслыгын аңлагач, ул Сая һәм Әлдермеш китапханәләрендә эшләүчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә, Сая һәм Әлдермеш мәктәпләре укытучыларына мөрәҗәгать итә.

    - Исемлекләрне чагыштыру - игътибар сорый торган эш. Бер фамилияне дә төшереп калдыр-маска кирәк. Үз теләкләре белән ярдәм итүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлекләренә төгәллекләр керттеләр. Армиягә чакырылган, ләкин һәлак булганнар арасында да, сугыштан кайтканнар арасында да булмаган фронтовикларның фамилияләрен барысын да "Эзләүче почмагы"на керттеләр.

    Музей мөдиренең нинди изге эшкә тотынуын ишетеп, үзләренең фашистларга каршы сугышкан туганнары турында сөйләргә дип, кешеләр авыл җирлегенә килә башлый.

    Ватанны саклаган барлык кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча эш дәвам иттереләчәк.

    Ләкин фронтовик якташларның яңартылган исемлеген нишләтергә соң?

    Әгәр яңа монумент ясарга булса - нинди акчага?

    Менә шушы сорауларга җавап эзләгәндә, Әлдермеш авылында яшәүче бер кеше иганәчелек ярдәме тәкъдим итә, баннерлар әзерләү һәм аларны Әлдермеш урта мәктәбе фойесына урнаштыру өчен акча түләргә вәгъдә бирә.

    Исемлекләр барлаганда, тагын бер мәшәкать килеп чыга: бер үк кешенең фамилиясе, исеме төрле чыганакларда - авыл Советы кенәгәләрендә һәм военкомат исемлекләрендә төрлечә язылган икән. Татарчадан русчага тәрҗемә иткәндә, ялгыш куелган, менә шуның аркасында төрлелек килеп чыккан. Туган һәм үлгән көннәренең дә дөреслеген ачыкларга кирәк була.

    - Әлдермеш урта мәктәбе укытучыларына бик зур рәхмәт. Алар текстларны татарчага тәрҗемә итәргә булышты, якташларның фамилияләре, исемнәре, аталарының исемнәренең дөрес язылышын тикшерде, - дип, ярдәмчеләренә рәхмәтләрен белдерде Гөлназ Гыйниятуллина. - Элек бит Әлдермеш авыл Советы буенча сугышка 500ләп кеше киткән дип исәпләнә иде. Без исә 453 кешенең Ватан өчен көрәштә башын салганын, ә 308 ветеранның фронттан исән кайтканын документлар белән исбатладык. Бездә "Эзләүче почмагы" да бар. Анда фронтка алынган, әмма өйләренә кайтуы турында да, һәлак булуы турында да документлар табылмаган 122 кеше язылган.

    Музей мөдиренең башкарылган эшләр турында сөйләвенә караганда, эзләүнең дәвам иттереләчәге, ирешелгәндә туктап калырга җыенмаулары аңлашыла. Исемнәрен мәңгеләштерү өчен, тагын йөздән артык якташыбызның язмышын ачыклыйсы бар бит әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: