Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Герой туган ягына кайтты

    Районның олысыннан кечесенә кадәр бездә 5 Советлар Союзы Герое булганлыкны, аларга бу исемнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгәнне яхшы белә. Күптән түгел тагын бер Героебыз булуы ачыкланды, ул моңа кадәр Арча районында туган кеше дип саналган. Батыр якташыбызның исеме - Леонид Михайлович Соколов. Ул 1908 елда Биектау районының...

    Районның олысыннан кечесенә кадәр бездә 5 Советлар Союзы Герое булганлыкны, аларга бу исемнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгәнне яхшы белә. Күптән түгел тагын бер Героебыз булуы ачыкланды, ул моңа кадәр Арча районында туган кеше дип саналган.

    Батыр якташыбызның исеме - Леонид Михайлович Соколов. Ул 1908 елда Биектау районының Бимәр авылында туган. Буталчыклыкның килеп чыгу сәбәбе - Арча районында да заманында шул исемдәге авыл булу. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Геройның туган авылы безнең райондагы Бимәр авылы. ТР Милли архивы биргән белешмәдә болай дип язылган (үзгәртүләрсез бирелә - авт): «В метрической книге с.Бирюли (приходская д. Бимери) Казанского уезда Казанской губернии значится Леонид, родился 15 апреля, крещен 27 апреля 1908 г. (по старому стилю). Запись № 8. Отец арский купец Михаил Александрович Соколов. Мать Ольга Александровна».

    Леонид Соколовның тууына кагылышлы документларны Арча эзтабарлары тапкан. Алар сүзләренә караганда, бу Геройның туу урыны күптән шик тудыра. Эзләнүләр башлана, һәм алар бу шикнең урынлы булуын раслый. Шулай итеп, Арча районы безгә Геройны кайтарып бирде.

    9 декабрь - Россия Геройлары көнендә Арчага Биектау делегациясе барды. Аның составына район Советы Аппараты җитәкчесе Нияз Газеев, районның хәрби комиссары Александр Найденов һәм музей директора Билал Шиһабетдинов кергән иде. Алар шушы дата хөрмәтенә оештырылган зур чарада катнаштылар. Очрашуга сугыш ветераннары, Социалистик Хезмәт Герое, Әфган сугышында катнашучылар һәм яшьләр чакырылган иде.

    Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев безнең делегациягә Геройның портретын һәм архивтан алынган документлар пакетын тапшырды.

    - Без тарихи гаделлек торгызылуга шатланабыз. Әмма Арчада Герой исеме онытылмаячак, без Леонид Соколовның бюстын да, аның исемендәге урамны да үзебездә саклаячакбыз, аларны төзек һәм тиешле тәртиптә тотачакбыз, - диде Илшат Габделфәрт улы.

    Бу дулкынландыргыч чара район администрациясе бинасы янында урнашкан 6 Социалистик Хезмәт Геройлары бюстларына һәм Үзәк мәйданда урнашкан 5 Советлар Союзы Геройлары бюстларына чәчәк һәм веноклар кую белән тәмамланды.

    Леонид Михайлович сугыштан соң Смоленскида яшәгән һәм эшләгән, туган якларына бер тапкыр да кайтып карамаганга охшаган. Музей директоры Билал Шиһабетдинов Геройның туганнарын табу максаты белән Смоленскига хат юллады. Дөрестән дә, аның туганнары булырга тиеш, чөнки 1945 нче елның мартында үз кулы белән язган автобиографиясендә ул хатыны Галина Петровна исемле булуын, аның медицина институтында укуын һәм аларның 8 яшьлек Ричард исемле уллары булуны күрсәткән. Кем белә, бәлки, Ходай кушса, яңа Героебызның варислары белән дә очрашырбыз әле.

    Безнең белешмә

    СОКОЛОВ ЛЕОНИД МИХАЙЛОВИЧ
    Соколов Леонид Михайлович 1908 нче елның 28 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районы Бимәр авылында туа. Милләте рус. Казанда 9 сыйныф тәмамлаган. Аэроклубта очучы-инструктор, бераздан звено командиры булып эшләгән. Совет Армиясе сафларында 1932-1933 елларда булган һәм 1942 нче елның маенда кабат алынган. 1942 елда авиация звенолары командирлары курсларын тәмамлаган. 1942 елдан КПСС әгъзасы.
    Хәрәкәттәге армиягә 1942 нче елның декабрендә алынган. 1 нче Украина фронты составындагы 2 нче Һава армиясенә караган 2 нче гвардия штурм авиациясе корпусына кергән 11 нче гвардия истребительләр дивизиясенең 107 нче гвардия истребительләр полкының эскадрилья командиры гвардия майоры Соколов 1945 нче елның маена кадәр 230 сугышчан очыш ясаган, 62 һава сугышында дошманның 17 самолетын, группа белән 6 самолетын бәреп төшергән. Советлар Союзы Герое исеме 1945 нче елның 27 июнендә бирелгән.
    Сугыштан соң Хәрби-Һава Көчләрендә хезмәтен дәвам иткән. 1958 нче елда полковник Соколов запаска чыккан. Смоленскида яшәгән һәм эшләгән. Ленин, өч Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.
    1981 нче елның 12 маенда вафат булган.



    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: