Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Еллар үтсә дә, гаепсездән гаепле ителгән әти-әниләр өчен әрнү хисе сүрелми

    30 октябрьдә Россия Хәтер көнен билгеләп үтте. Бу көнне истәлекле очрашулар, митинглар, мәктәпләрдә Хәтер дәресләре уза, Россиядә Сталин терроры чорында һәм аннан соң бернинди сәбәпсез репрессияләргә дучар ителгән, хезмәт белән төзәтү лагерьларына, сөргенгә җибәрелгәннәрне искә алалар. Биектауның Туган якны өйрәнү музеенда да язмышлары шул фаҗигале вакыйгалар белән бәйле кешеләрнең ел...

    30 октябрьдә Россия Хәтер көнен билгеләп үтте. Бу көнне истәлекле очрашулар, митинглар, мәктәпләрдә Хәтер дәресләре уза, Россиядә Сталин терроры чорында һәм аннан соң бернинди сәбәпсез репрессияләргә дучар ителгән, хезмәт белән төзәтү лагерьларына, сөргенгә җибәрелгәннәрне искә алалар.

    Биектауның Туган якны өйрәнү музеенда да язмышлары шул фаҗигале вакыйгалар белән бәйле кешеләрнең ел да оештырыла торган очрашуы булды. Әлеге чарага кешеләр бөтен районнан җыелды. Очрашуны, педагоглары белән бергә чыгыш ясап, районның музыка мәктәбендә тәр-бияләнүчеләр ачып җи-бәрде.

    Социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова очрашуны рәсми саннардан башлады. Шулай да барлык саннарны да әйтү мөмкин түгел, чөнки рәсми мәгълүматларда барлык кешеләр дә теркәлмәгән.

    Репрессияләрнең иң кызган вакыты 1937-1938 елларга туры килә. Ике елда 58 нче статья ("контрреволюцион җинаятьләр") буенча 1,3 миллион кеше хөкем ителә, аларның яртысыннан артыгы атып үтерелә. Сталин чорында 3,5 миллион кеше милли билге буенча репрессияләнә. 1960-1980 нче елларда репрессия сәясәте режимының төп объекты "диссидентлык" була. Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү СССРда 1954 нче елда башлана. 1960 еллар уртасында әлеге эш туктатыла һәм 1980 нче еллар азагында гына яңартыла.

    Хөкем ителгәннәр һәм репрессиягә дучар булучыларның күбесенең язмышы әлегә кадәр билгеле түгел. Россиядә хә-бәрсез югалучыларны эзләүче һәм әлеге вакыйгага катнашы булучыларны исәпкә алучы "Мемориал" дигән оешма бар. Чөнки илебез тарихындагы мондый фаҗигале чорны киләчәк буыннар да, бүгенге укучылар да белергә тиеш.

    - Репрессияләнгән өл-кәннәр турында сүз алып барганда без аларның әти-әнисез калган балаларын да күз алдында тотабыз, алар да репрессия корбаннары. Андыйлар да йөзәр меңләп булган, - диде Рания Һади кызы.

    Бүген безнең районда 27 сәяси репрессия корбаны яши. Алар белән очрашуга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов, район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Резедә Якупова, Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Халиков, үзәк аптека мөдире Йосыф Азимов һәм "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге директоры урынбасары Рәзинә Ризванова чакырылды. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Аларга 2014 елның беренче яртыеллыгына "Моя газета" басмасы яздырылды, шулай ук көнкүреш химиясе товарлары бүләк ителде.

    - Сезнең өчен бу гаять авыр көн, - диде Рафис Газизов. - Әлеге теманы кузгатуы да җиңел түгел. Ә яшьләр өчен Хәтер көне кирәк, чөнки аларның кайберләре бу көннең нәрсәне аңлатуын да белмиләр. Тарихның бу битен ачык итү - безнең уртак бурычыбыз.

    Дөбъяз авылыннан Ильберт Мөбарәкшин да хатирәләре белән уртаклашты:

    - Мин сугышның ничек башлануын хәтерлим. Әтине төрмәгә утырттылар, әнине урман кисәргә җәбәрделәр, ул вакытта фронт ихтыяҗлары өчен агач бик кирәк иде. Агач кисү заданиесен үтәмәгән өчен кичләрен НКВД кешеләре килә, урамга чакырып чыгаралар да, бер чиләк салкын су сибәләр. Миңа, кечкенә балага, бу коточкыч хәл иде. Нечкәлекләре алай ук истә калмаган. Апам белән мәктәпкә баруыбыз, юлда агачларда мәктәп балалары асылынып торуын күрүебез хәтергә уелып калган. Балалар чыдый алмыйча асылынганнар. Бу коточкыч, куркыныч хәл иде. Боларны мәктәпләрдә, югары уку йортларында, кайда мөмкинлек бар, шунда сөйләргә кирәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм вакыйганың үзе турындагы истәлекләр хәтердә, алар анда көрәштеләр, ә без монда җәфа чиктек, биредә дә бик авыр булды. Бу вакыйгалар гомерлек эз калдырды. Мин комсомолга, партия сафларына керә алмадым. Гомерем буе илем хакына эшләсәм дә, ул вакытта мин дошман саналдым...

    Очрашу тәмамлангач, катнашучылар сәяси репрессия корбаннары һәй-кәленә чәчәкләр кую өчен Җиңү Паркына бардылар.

    Әлеге елларда һәлак булган һәр кешенең балалары, оныклары, оныкчыкларының да язмышы фаҗигале була. Бу кешелек фаҗигасенә әверелә.

    Пусть вдаль уносятся года,

    И память наш стирает век.

    Но будем помнить мы всегда

    То, как жесток был человек.

    Сәяси репрессия корбаннарының узган һәм хәзерге тормышы менә шушы дүрт юлга сыйган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: