Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Документ белән расланган батырлык

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында без "Алар Ватан өчен көрәштеләр" дигән яңа рубрика ачтык. Газетаның берничә санында биектаулыларның орденнар һәм медальләр белән нинди батырлыклары өчен бүләкләнүләре турындагы мәкаләләр бирергә уйлыйбыз. Материалларны, архив документларыннан файдаланып, халык мәгарифе ветераны Римира Галимова әзерләде. Мәкаләнең «Документ белән расланган батырлык» дип аталуы да очраклы...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында без "Алар Ватан өчен көрәштеләр" дигән яңа рубрика ачтык. Газетаның берничә санында биектаулыларның орденнар һәм медальләр белән нинди батырлыклары өчен бүләкләнүләре турындагы мәкаләләр бирергә уйлыйбыз. Материалларны, архив документларыннан файдаланып, халык мәгарифе ветераны Римира Галимова әзерләде. Мәкаләнең «Документ белән расланган батырлык» дип аталуы да очраклы түгел.

    Якташларыбызның Бөек Ватан сугышы фронтларындагы сугышчан батырлыклары турында район газетасында күп язылды. ХХ гасырның шушындый канкойгыч сугышы елъязмасы ел саен тулылана тора. Бүген сүз укытучылар - сугышта катнашучыларның батырлыклары турында барачак. Аларның күбесе белән газета укучылар якыннан таныш, янәшәдә яшәгәннәр һәм бергә эшләгәннәр, вакытлы матбугат битләреннән алар турында язылган очеркларны да укыганнардыр. Болар - Г.П.Николаев, А.М.Липатова, Д.К.Мурзин (1 нче Биектау мәктәбе укытучылары), Н.С.Сабиров, Г.Кудряков, Ф.Фәттахов (Мәмдәл урта мәктәбе укытучылары), Г.Г.Гатауллин (Дөбъяз урта мәктәбе укытучысы һәм директоры), П.И.Евлампиев, М.Н.Пеньков (Пановка сигезьеллык мәктәбе укытучылары), Ф.В.Чупрынин (Биектауның 2 нче мәктәбе укытучысы), Ш.С.Сабиров (Ташсу башлангыч мәктәбе укытучысы), Г.Г.Хәйбуллин (Казаклар җидееллык мәктәбе укытучысы, директоры), П.Н.Белов (Чыпчык урта мәктәбе укытучысы), Г.Х.Хәсәнов (Кече Солабаш җидееллык (сигезьеллык) мәктәбе директоры), Л.А.Спиридонов (Мүлмә урта мәктәбе директоры), Г.Г.Хәбибуллин (Татар Әйшәсе сигезьеллык мәктәбе укытучысы), Ф.Х.Миңнуллин, Р.Г.Маннапов, Х.Н.Нәбиуллин, Г.С.Җәгъфәров (Ямаширмә урта мәктәбе укытучылары) һәм башка бик күпләр. Бәйрәмнәрдә ветераннар, сугышчан бүләкләрен күкрәкләренә таксалар да, аларның ни өчен, нинди батырлыклары өчен бирелгәне турында сүз куертырга яратмадылар. Районның халык мәгарифе тарихын өйрәнгәндә сугышта катнашкан кайбер укытучыларның рәсми бүләкләү материалларын эзләп табу насыйп булды. Шул материалларны өйрән-гәннән соң, сугыш турындагы күп кенә хикәя, повесть һәм роман геройларының прототиплары нәкъ менә алар булуы бәхәссез. Ни өчендер без алардан батырлыклары турында үз вакытында сораштырырга өлгермә-гәнбез. Хәер, бәлки җавабын ишетмәгән дә булыр идек. Ул чакта алар көрәш утында без батырлык эшлибез, дип уйламаганнардыр да.

    Район газетасы укучыларына рәсми бүләкләү кәгазьләре һәм бүләкләү турындагы боерыклардан өземтәләр (Оборона министрлыгының Үзәк архивы (ЦАМО) фондыннан үзгәртелмичә бирелә) тәкъдим итәм. Курку белмәс, үтә дә тәвәккәл, аларны фашист пулялары алмый, яралансалар да, бераз савыгу белән алар яңадан сафка басалар. Шушындый куркыныч сугышта исән калып, илнең хәрабә хәленә китерелгән халык хуҗалыгын торгызу өчен туган якларына әйләнеп кайталар. Мәктәпләр ремонтлыйлар һәм төзиләр, җидееллык гомуми белем бирү программасын тормышка ашыралар, халыкның наданлыгын бетерү өстендә эшлиләр, авылда сәяси-мәгърифәтчелек, массакүләм-мәдәни эш алып баралар. Мин аларның күбесе белән районның мәгариф системасында эшләгәндә таныштым. Әмма инде сугыш вакытында үлемнән котылып кала алганнар да хәзер мәңгелек йортларына күчтеләр.

    Егоров Григорий Александрович, Пановка авылыннан, 1895 елда туган. Сугышчан бүләкләре арасында Кызыл Йолдыз ордены бар.

    1945 елның 19 февралендәге рәсми бүләкләү кәгазеннән өземтә.

    Реклама

    «Капитан, Кызыл Байраклы 183 нче Харьков укчылар дивизиясенең 227 нче Укчы Львов полкының транспорт ротасы командиры, РККАда 1941 елның маеннан.

    Иптәш Егоров 1945 елгы һөҗүм операцияләрендә үзен батыр һәм тапкыр офицер итеп күрсәтте.

    1945 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленә кадәрге чорда полк сугышлар белән 350 километрдан күбрәк ара узды. Транспорт ротасы, һөҗүм итүче подразделениеләр артыннан калмый барып, полкның шәхси составына һәрдаим сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек ташып торды. Автомашиналар юлда тоткарланган катлаулы мизгелләрдә сугыш кирәк-яраклары транспорт ротасы көче белән китерелде һәм рота бу бурычны әйбәт башкарып чыкты.

    Юллар начарлангач, транспорт ротасына эш тагын да артты - юлның үтеп йөри алмаслык булуы сугыш кирәк-яракларын үз вакытында китереп бирүне катлауландырды, транспорт ротасы сугышчылары Егоров җитәкчелегендә тиешле йөкләрне дошманның көчле уты астында тәүлек әйләнәсендә ташып тордылар.

    Немец басып алучыларына каршы көрәштә командованиенең сугышчан заданиеләрен җиренә җиткереп, төгәл үтәгәне һәм кыю, батыр булганы өчен хөкүмәт бүләгенә - Кызыл Йолдыз орденына лаек булды».

    Егоров Григорий Александрович - талантлы педагог, ХХ гасырның 20 нче елларыннан башлап, районда халык мәгарифенең совет системасын булдыруга зур өлеш керткән кеше, үз Туган иленең чын патриоты. Сугышка кадәр һәм аннан соң Пановка җидееллык (урта) мәктәбе директоры булып эшләде.
    (Дәвамы бар).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: