Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Дәү әнием истәлекләре

    Быел Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 70 ел тулуны билгеләп үттек. Ул канкойгыч еллар шул чор кешеләренең йөрәкләрендә бик тирән эз калдырган. Минем дәү әтием Бөек Ватан сугышы ветераны булган, бүген, кызганычка каршы, ул мәрхүм. Ә менә дәү әнием сугыш елларында күр-гәннәрен әле дә күз яшьләрсез искә төшереп сөйли алмый. Аның...

    Быел Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 70 ел тулуны билгеләп үттек. Ул канкойгыч еллар шул чор кешеләренең йөрәкләрендә бик тирән эз калдырган.

    Минем дәү әтием Бөек Ватан сугышы ветераны булган, бүген, кызганычка каршы, ул мәрхүм. Ә менә дәү әнием сугыш елларында күр-гәннәрен әле дә күз яшьләрсез искә төшереп сөйли алмый. Аның кайбер истәлекләрен сезгә дә җиткерәсе килгән иде.
    Минем дәү әнием Ибраһим кызы Мәдинә Сафина элекке Дөбъяз районы Каракүл авылында 1925 елның 19 нчы декабрендә туган.

    - Әтием 1883 нче елгы, әнием 1889 нчы елгы иде. Алар 1912 нче елда өйләнешә. Әтиемнең элекке хатыны үлеп, 2 яшьлек бала белән калган була. Шуннан әниемне Карауҗа дигән авылдан алып кайткан. 1913 нче елны Әминә исемле апам туа (иң олы, иң кадерле бергә яшәгән апам), шуннан тагын 3 кыз, 1 малай дөньяга килә. Әти үлеп, 2 ай да 28 көннән мин туган, әти 42 яшендә үлгән, - дип искә ала дәү әнием, әнисе сөйләгәннәрдән чыгып. - Шул 1925 нче елның 19 декабреннән башлап ятимлектә үскән Ибраһим кызы Мәдинә мин. Шуннан бирле нинди рәхәт, нинди газап күргәннәремне бер үзем беләм.

    Ул заманда тол хатын түгел, ир-атлы гаиләләргә дә тормыш итү җиңел булмый. Әнисе Сәрбиҗамалга бигрәк тә авыр булган. Дәү әниебез 1933 нче елда 8 яшь тулганда укырга кергән. Әнисенең күлмәк итәгеннән букча тегеп, шуңа 1 карандаш, дәфтәр сымак әйбер тыгып, мәктәпкә баруы бүгенгедәй күз алдында. - Укуым яхшы булды. Хәерчелек белән генә күтәрелә алмадым, дип дәвам итә дәү әнием. - Мин 3 нче класста укыганда, 1936 нчы елда бик зур ачлык булды. Кешеләр ачтан шешенеп үлделәр. Минем апам шул елны Казанга китеп карады. Әни елый, мин кечкенә капчык тотып, Каракүл урамы буйлап хәер сорашырга чыгып киттем. Беренче чыккангадыр инде, 8 бәрәңге, әзрәк он, ипи кисәкләре, бер карчык кәгазьгә төреп тоз бирде. Шул кәсеп белән без үлмичә, 37 нче елның уңышына килеп җиттек.

    Ул елны уңыш бик зур була, апасы да Казаннан кайтып колхозда эшли башлый, әниләре алдынгы колхозчы була. Дәү әнине дә үзләре белән утауга алып йөриләр. Хайваннарга үләнен, чүбен алып кайталар. Шулай тук булып яши башлагач, апасы кияүгә китә. Алар әнисе белән икәү генә кала.

    1939 нчы елны әбием Иске Рәс дигән авылга барып укый. Җиденче классны рус теленнән башка барлык фәннәрне дә бик яхшыга тәмамлый. Хәерчелеккә гарык булып яшәсә дә, белем алуга һәвәс була дәү әни. Кызның белемгә комсызлыгын күреп, мәктәп директоры Галләм абый Галимов укытучы булырга өнди.

    - Укытучы буласым үземнең дә бик килә иде, - ди дәү әни. - Дөбъяз мәгариф бүлегенә дә барып карадым, әмма алмадылар, өстемдәге бишмәтемнең ике җиңендә ике төрле ямаулык иде шул, - дип уфтанып куйды.

    Хәйран гына яшәп ятканда, сугыш башланып китә. Аның белән бергә бәхетсезлекләр дә башлана. Дәү әниемне генә түгел, бөтен кешене, олысын- кечесен окоп казырга куа башлыйлар. 7 нче ноябрь көнне 17 яше дә тулмаган әбиемне Апас районына окоп казырга җибәрәләр. Ул елны кышы да гадәттән тыш салкын була. Авызыңнан чыккан сулыш парларың керфекләргә, кашларга бәс булып куна. Төкрегең җиргә төшкәнче боз булып ката. Шундый суыкларда Дәвеш, Дәүләки, Ындырчы авылларында кәйлә һәм ломнар белән туң балчыкны бик күп чокырга туры килә аңа. Шуннан башлана урман кисү, сал агызу. Дәү әнием кебек яшьләрне, өйдә ике көн кунса, өченче көнне оборона эшләренә чыгарып җибәрәләр. Дәү әниемә барлык авыр эшләрдә дә катнашырга туры килә.

    1944 нче елның 17 нче октябре көнне дәү әни урман эшендә вакытта салкын, яңгырлы көн-нәрнең берсендә әнисе гүр иясе була, аны хөрмәтләп күмүдә дә катнаша алмый. Калган гомерен бертуган апасы Әминә белән үткәрә. Икесенең дә нәрәттән башы чыкмый. Шуннан колхоз рәисе Низамый абый: "Сеңлем, ватылып беттең инде!" - дип, 1945 нче елның 1 нче мартыннан дәү әниемне кибетче итеп куя. Ул чакта, хәзерге кебек, сату итәрлек товарлары да булмый. Сугыштагы кешеләрнең гаиләләренә бирелә торган паек икмәге, дүрт данә ат камыты. Шул ук елны август аенда ревизия өстенә ревизия ясап, дәү әниемнең өстендә 12000 сум җитмәүчелек чыгарып, 5 елга хөкем итеп, төрмәгә ябалар.

    - Төрмә - хөрмә түгел инде ул, анда күргән әче хәсрәтләр, ачлы-туклы җир казуларны гомеремдә дә онытасым юк. Аллаһы Тәгалә дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмә-сен. Бу вакыйгаларга ничәмә-ничә еллар үтсә дә, әле дә төшләремә кереп йөдәтә, - дип искә ала дәү әнием.

    Дөрес, ике ел ярым утыргач амнистия була, аны иреккә чыгаралар. Мондый эшне оештырган "банда" җитәкчеләре тагын берничә кызны шулай алдалап төрмәгә утырталар. Ләкин соңыннан алар да үзләренең эшлә-гән әшәкелекләре өчен түлиләр.

    1948 нче елның көзендә дәү әни Юртыш МТСында тракторчылар курсында укып таныклык ала. Башта плугарь итеп чакыралар. 1949 нчы елдан 1959 нчы елга кадәр тракторчы булып эшли. 1952 нче елны Чуваш Иленең Наил исемле бик әйбәт, бик эшчән егетенә кияүгә чыга. 1954 нче елның 1 нче февралендә уртак мәхәббәт җимеше кызлары Наилә дөньяга килә. Бу шатлык артында дәү әнине тагын бәхетсезлек көтеп торган икән. 6 ел да 4 ай яшәп калган ире 1959 елның гыйнварында менингит авыруыннан үлеп китә. Ул тагын бәхетсез, кызы ятим. Ире үлгәннән соң каенанасы, кызы белән биш ел гомер итә.

    1960 нчы елда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эшенә керешә. Шуннан Әхәт дигән кеше Кавалның ике хатынын җир-ләгән, шулай ук сөт җыючы булып эшләгән Әнвәр исемле кешегә кияүгә димли. Кызына ун яшь, 3 нче класста укый. Дәү әни кызына бу хәлне аңлатып күрсәтә, кызы каршы килми. Каенанасын бик яхшы кеше иде, дип искә ала, ул хәтта баланы үзендә калдырырга тәкъдим итә. Ләкин дәү әнием баласын калдырмый. Шулай итеп, 1964 елда ул Кавалга кияүгә чыга. Тормыш әйтеп бетергесез авыр була. 1967 нче елда уртак балалары туа. Эшли торгач, әзрәк рәтләнеп китәләр...

    - Ике кызымны да югары белемле итә алуыма шатмын. Алар икесе дә минем яшьлек хыялымны, укытучы булу хыялын чынга ашырдылар. Моның бе-лән мин чиксез бәхетлемен. Белемнәре буенча икесе дә - укытучы. Наиләсе менә 44 ел инде Олы Кавал мәктәбендә белем бирә. Икесе дә авылыбызның абруйлы укытучылар гаиләсенә кияүгә чыктылар. Кода-кодагыйларыбыз белән бик дус, тату яшәдек, кызганычка каршы, алар бүген гүр ияләре инде, - ди дәү әнием.

    Аның 4 оныгы, 3 оныкчыгы бар.

    Дәү әнием биш ел элек тормыш иптәшен соңгы юлга озатты. Бүгенге тормышыннан канәгать. Аллаһы Тәгаләгә шушындый бәхетле картлык бүләк иткәне өчен көн саен дога кыла.

    - Мин күргәннәрне дошманнарыма да күрергә язмасын. Сугышлар, ачлык заманнарын берәүгә дә кичерергә дә туры килмәсен иде, - дип сорый ул Ходайдан.

    Дәү әнием сөйләгән шушындый авыр һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тыңлыйм да үземне бик бә-хетле саныйм. Аллага шөкер, без мондый хәсрәт-ләрне күреп үсмибез. Өстебез бөтен, тамагыбыз тук, укырга бөтен шартлар да тудырылган. Без шушы мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска, тиешле һәм кирәкле итеп куллана белергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: