Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Әбиебез Байкалны да барып күргән

    «Арыш серкә очырганда туган мин», - дип әйтергә ярата әбием Фәүзия Габдулла кызы Хәмидуллина. Ул тормышының һәр мизгелен сагынып искә ала. Әбинең бала чагы бик авыр елларга туры килә. Өй салырга агачка барган җирендә әтисен агач басып үтерә. Озак тормый, әнисе күрше авылга кияүгә китә. Бу вакытта әбигә - 3,...

    «Арыш серкә очырганда туган мин», - дип әйтергә ярата әбием Фәүзия Габдулла кызы Хәмидуллина. Ул тормышының һәр мизгелен сагынып искә ала.

    Әбинең бала чагы бик авыр елларга туры килә. Өй салырга агачка барган җирендә әтисен агач басып үтерә. Озак тормый, әнисе күрше авылга кияүгә китә. Бу вакытта әбигә - 3, ә апасы Маһруйга 12 яшьләр тирәсе була. Менә шул вакытта башлана инде михнәтләр. Йорттан-йортка йөреп хәер сорашуны әби «төш-тә күргән кебек кенә хәтерлим», ди.

    Бу кызлар тормышында әтиләренең абыйсы - дәү әти барлыкка килә. Әниләре кияүгә киткәндә балалар аның карамагында кала. Ләкин бер бәхетсез гел бәхетсез, дигәндәй, дәү әтиләрен, кулак тамгасы сугып, сөргенгә җибәрәләр. Ятимәләр дәү әни кулына калалар.

    - Дәү әтине кулы эш белгәне өчен генә юк иттеләр. Ә дәү әни тегү тегәргә өйрәтте. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле. Теләгән нәрсәмне тегеп кия белдем, балаларымны да ялангач итмәдем, - дип искә ала әбиебез.

    Ләкин бәхетле көннәр озак бармый. Дәү әни дәү әтидән «баш тартырга» мәҗбүр була. Дәү әти сөргеннән исән килеш кайта алмый.
    Озак та тормый, әниләре кыз баласы белән

    кияүдән аерылып кайта. Тормыш бераз җиңеләеп китте дигәндә, сугыш башлана. Кулак нәселе булгач, авыр эшләрдән баш тарта алмыйлар.

    - Окоп казырга, урман кисәргә башта әни йөрде. Аннары күрше Билал абый, Хәлиулла абыйлар мине ияртеп йөрделәр. Җәйләрен келәт алдында эшли башладым, - дип искә төшерә әби.

    Апасы Маһруй тракторчылыкка укып, эшли башлый. Эшләгән өчен салам көлтәсе, яңа игеннән ашлык бирелә.
    - Сугыш башлангач, тамак туйган кебек булды. Яшелчә бакчасыннан кыяр, кәбестә бирелә башлады, - ди әби.
    1941-1945 еллардагы хезмәтләре өчен 1946 елда әбигә медаль тапшырыла.

    Тормыш авырлыкларына карамастан, авылда тормыш гөрли: театр-концертлар да куялар. Әби бик матур җырлый, смотр-ларда да катнашып, күп бүләкләр ала.

    18 яшендә әби колхоз рәисе малае Габдел-хәйгә кияүгә чыга. Ләкин бәхетле көннәр озак бармый, бабайны армиягә алалар. Йортта артык кашык булырга теләмичә, әби бер яшьлек кызын алып, дусты Тайфәгә ияреп, Байкал күле буена тимер юл төзелешенә китә.

    - Томск, Омск, Чита шәһәрләрен, Ангара елгасын, Байкал күлен кайчан күрер идем, - дип сагынып искә ала әби. - Нурислам, Госман, Саймә, Әсмалар мине эшкә генә өйрәтеп калмадылар, чиратлашып баламны да карадылар.
    Соңрак яңадан авылда эшен дәвам иттерә: ат, дуңгыз, таналар карый. Лаеклы ялга мактаулы сыер савучы булып чыга.
    Бүген әбинең өч кызы шәһәрдә, улы Өмбе авылында яши. Ә әби үзе генә, күршеләре белән дус-тату, туганнары һәм балалары белән киңәш-табышлы булып көн итә. Аңа июнь аенда 85 яшь тулды.

    - Шушы көнгә чаклы яши алганыма Ходайга рәх-мәтлемен. Ул мине сәламәтлек белән сыйлады. Ил җитәкчеләренә рәх-мәт, бүләген дә, акчасын да бирәләр. Инде илләр генә тыныч булсын да, балалар, оныклар без күргән авырлыкларны күрмәсеннәр иде, - дип тели әби.

    Ә мин, аның оныгы, шундый батыр йөрәкле әбием булганга шатланам. Аңа авылның ак әбие, нуры булып озак яшәргә яз-сын. Әбиемнең киңәшләре безгә бик кирәк әле!

    Бу язмамда телгә алынган кешеләрнең күбесе вафат инде. Язмам аларның рухына дога булып барып ирешсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: