Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Безнең армия менә шулай барлыкка килде

    1941-1945 елда фашист басып алучыларына каршы сугыштагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгында совет Кораллы Көчлә-ренең ничек барлыкка килүен искә төшереп үтү артык булмастыр. 1918 елның 23 феврале алдыннан Ленинның "Социалистик Ватанга куркыныч яный!" дигән декрет-чакыруы яңгырый. В.И.Ленин: "Йончыган, хәлдән тайган илне яңа хәрби сынаулардан саклау һәм коткару өчен без әллә нинди...

    1941-1945 елда фашист басып алучыларына каршы сугыштагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгында совет Кораллы Көчлә-ренең ничек барлыкка килүен искә төшереп үтү артык булмастыр.

    1918 елның 23 феврале алдыннан Ленинның "Социалистик Ватанга куркыныч яный!" дигән декрет-чакыруы яңгырый. В.И.Ленин: "Йончыган, хәлдән тайган илне яңа хәрби сынаулардан саклау һәм коткару өчен без әллә нинди авырлыклар алдында да тукталып калмыйча, немецларга тынычлык турында алар куйган шартларга риза булуыбыз турында игълан иттек. Немецлар хөкү-мәтенең җавап бирергә ашыкмавы аермачык. Ул тынычлык теләми. Германия милитаризмы, бөтен илләр капиталистлары кушканны тыңлап, рус һәм Украина эшчеләрен, крестьяннарын юкка чыгарып, җирләрне алпавытларга, фабрикалар һәм заводларны - банкирларга, властьны монархларга кайтарып бирергә тели. Германия генералларының Петроградта һәм Киевта үз тәртипләрен урнаштырасылары килә. Совет Социалистик Республикасына гаять зур куркыныч яный. Германия пролетариаты кузгалып, җиңгәнгә кадәр Россия эшчеләре һәм крестьяннарының изге бурычы - Советлар Республикасын Герма-ниянең буржуаз-империалистик яуларыннан саклау", - дигән.

    23 февральдә Петроградта, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә "Социалистик Ватанны яклау" лозунгы белән митинглар уздырыла. Бөтен ил буенча революцион көчләрне мобилизацияләү башлана.

    Реклама

    Германиянең 700 мең кешеле удар көчләре, төркемнәргә бүленеп, Петроград, Үзәк һәм Украина юнәлешләренә тупланалар. 1918 елның 18 февралендә немец гаскәрләре бөтен Көнчыгыш фронт буйлап һөҗүмгә күчәләр. Төп һөҗүм 15 җәяүлеләр һәм 6 кавалерия дивизиясе көче белән Совет Республикасы башкаласы Петроградка юнәлтелә. Дошман, үзенең сан, оешканлык һәм техника ягыннан өстенлегеннән файдаланып, 21 февральдә Белоруссия, Украина һәм Балтыйк буе республикаларының күп өлешен басып ала. Режица шәһәренә үтеп кереп, немецлар төньяк-көнбатышка Псков юнәлешенә чыгалар. Көтмәгәндә алар күп урыннарда яңа оештырылган кызылгвардиячеләр һәм партизаннарның, шулай ук иске армиянең сугышчанлыгын саклап калган аерым частьларының бик нык каршы торуына очрыйлар.

    Петроградны саклау буенча ашыгыч чаралар күрелү нәтиҗәсендә 23 февральдә Псков, Нарва һәм Ревель янында каты сугышлар башлана. Шушындый тигезсез кө-рәштә Кызыл Армиянең беренче отрядлары һәм частьлары да сугышчан чыныгу алалар. Кызыл Гвардия отрядлары һәм Кызыл Армиянең беренче частьларының геройларча көрәшүе бик зур әһәмияткә ия була. Ул Германия гаскәрләрен алга җибәрмичә тоткарлый, иске армия частьларына китәргә мөмкинлек бирә, фронт буеннан иреклеләр отрядын эвакуацияләргә ярдәм итә. Илебез хезмәт ияләре Социалистик Ватанны саклауга күтәрелгән һәм Кызыл Армия частьларының беренче отрядлары немец-фашист басып алучыларына каршы көрәш башлаган, Псков, Нарва, Ревель һәм башка районнарда аларның һөҗүмен кире кайтарган героик көннәр истәлеге итеп, 23 февральне ел саен Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтә башладылар.

    Дәүләт власте формасы буларак, Советлар бетерелгәч һәм социалистик казанышларга мөнәсәбәт үзгәргәч, беренче Президент бу көнне Ватан сакчылары көне итеп үзгәртте, ә Дәүләт Думасы 2002 елдан 23 февральне ял көне итү турында закон кабул итте. Әмма өлкән буын кешеләре өчен бу көн элеккечә үк Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне. Быел аңа 97 ел тула.
    Бәйрәм белән, кадерле фронтовиклар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, интернационалист-сугышчылар һәм гомерләрен Туган илгә хезмәт итүгә, аны саклауга багышлаган хәрби хез-мәткәрләр! Сәламәтлек, ныклык телим сезгә.

    Фото с сайта http://ehirit38.ru/korsuk/index.php/home

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: