Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Безгә тормыш арбасының авырын тартырга туры килде

    9 Май. Бу көн тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылып, мәңгегә калачак, чөнки ул совет халкының 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында зур корбаннар бәрабәренә фашистлар Германиясен тулысынча җиңеп, туган илебезне һәм бөтен кешелек дөньясын фашизм коллыгыннан коткарып калуга ирешкән Бөек Җиңү көне. Бу дәһшәтле сугышның тәмамлануына инде быел 68...

    9 Май. Бу көн тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылып, мәңгегә калачак, чөнки ул совет халкының 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында зур корбаннар бәрабәренә фашистлар Германиясен тулысынча җиңеп, туган илебезне һәм бөтен кешелек дөньясын фашизм коллыгыннан коткарып калуга ирешкән Бөек Җиңү көне.

    Бу дәһшәтле сугышның тәмамлануына инде быел 68 ел. Шушы вакыт эчендә сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан каһарманнарның күпчелеге инде безнең арада юк. Айбаш авыл җирлегендә 6 авылга бер сугыш ветераны - Сөләйман абый Галиев кына исән. Тыл ветераннары да бик аз калып бара, аларның да күпчелеге хатын-кызлар, ә ирләр бармак белән генә санарлык. Бүгенге мәкаләмдә мин Бөек Җиңүгә үзләренең тырыш хезмәтләре белән өлеш керткән ике тыл ветераны турында язарга булдым.

    Сәлимә Кәлимулла кызы Кәлимуллина 1931 нче елның 23 декабрендә Ювас авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Сугыш башланган вакытта аның тагын берсеннән-берсе кечкенә 3 сеңлесе була. Шулай итеп, әтиләре Кәлимулла Насыйбуллин (аны Юваста "Кәлми" дип йөртәләр) сугышка киткәндә, әниләре 4 бала белән кала. Сәлимә, олы бала буларак, тормышның барлык авырлыгын үз җилкәсендә татый. Әниләре көне-төне колхоз эшендә, өйдә балаларны карарга аның бөтен-ләй вакыты юк диярлек. Шуңа күрә дә кечкенә сеңелләрен карау - аларны вакытында ашату, өс-башларын юу, йоклату, төрле уеннар белән мавыктыру - барысы да Сәлимә җилкәсенә төшә. Ул 11 яше тулганчы ук колхозда төрле эшләрдә катнаша башлый. Колхозның яшелчә бакчасында да, басуда ашлык уруда да, ындыр табагында ашлык чистартуда да эшләргә туры килә аңа. Ювас авылында уңайлы күл булганлыктан, сугыш елларында колхоз үр-дәкләр үрчетә, Сәлимә анда да эшли. 12 ел колхозның сарык фермасында сарыклар карый.

    - Безнең әтиебез 1944 нче елның май аенда, аягы яраланып, сугыштан кайтты. Сугыштан соң минем тагын өч сеңлем һәм ике энем дөньяга килде, шулай итеп, без тугыз балалы зур гаилә булдык. Әти бик тырыш, эшчән, булдыклы кеше иде, яңа йорт та салды, безне ач-ялангач та итмәде, - дип искә ала Сәлимә.

    1966 нчы елда драматург Хәй Вахитның туганнан туган энесе Радик Вахитовка кияүгә чыга, бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерә.

    Кызганычка каршы, Радик 1988 елның август аенда фаҗигале төстә вафат була. Сәлимә барлык авырлыкларга да түзә, колхоз эшендә дә катнаша, озак еллар халыктан сөт җыю һәм аны Дөбъяз сөт заводына илтеп тапшыру кебек авыр һәм җаваплы эшне дә тырышып, намус белән башкара. Үзенең хуҗалыгын да тәртипкә китерә, йортны яңарта, мунча, сарай, капка-койманы яңадан төзи.

    Ул кешедә иң әһәмиятле һәм кирәкле булган кешелеклелек, ярдәм кулы суза белү кебек сыйфатларга ия, шуңа күрә дә аны барысы да ярата, үз итә. Шушы урында бер мисал китерәм: хатыным Мөршидә үлгәч, ул иң беренче булып безгә керде, Мөршидәне соңгы юлга озатырга булышты. Күмүдә катнашырга кайткан барлык туганнарны үзләренә чакырып, берничә тапкыр ашатты. Менә шундый мәрхәмәтле һәм игелекле кеше яши минем күршемдә.

    Ул үзенең тормышыннан канәгать, пенсиясе артык зур булмаса да, шуңа риза булып, улы Раил белән яшәп ята. Казандагы кызы Лилия кечкенә кызы белән әнисе янына еш кайта. Кияве Илфат бик эшчән егет, кайту белән йорттагы барлык эшләрне эшли, бер генә урынны да ватык, җимерек тотмый.

    Мөршидә Дәүләтша кызы Маликова 1929 нчы елның 6 нчы ноябрендә Айбаш авылында туа. Әтиләре сугышка кит-кәндә 4 бала һәм әниләре, дәү әниләре яшәп калалар.

    - Безнең әти бик тырыш һәм булдыклы кеше иде. 1939 нчы елда өр-яңа йорт салды, ул сугышка киткәндә дә без икмәксез түгел идек, ачлыкны күрмәдек, - дип искә ала иде Мөршидә.

    Ул да, башкалар кебек, сугыш елларындагы барлык авырлыкларны үз җилкәсендә татый, колхозда эшләү белән бергә, Чуваш Иле мәктәбенә йөреп, җиде сыйныфны тәмамлый. 1951 нче елның февралендә без аның белән өйләнештек. өч малай үстердек, аларга югары белем бирә алдык. Мөршидә, кичке мәктәптә укып, 10 нчы сыйныфны, аннан соң Казан педагогия училищесын тәмамлады. Ул үзенең 40 ел гомерен балалар укыту һәм тәр-бияләүгә багышлады. Аны балалар да, ата-аналар да яраттылар. Ул өйдә дә тырыш хуҗабикә булды. Аның белән бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшләвебез нәтиҗәсе буларак, ике мәртәбә яңа өй салдык. Ул минем әни (аңа каенана) белән дә уртак тел таба белде. Әни дә аны үз кызы кебек якын күрде, аңа тел-теш тидермәде генә түгел, башкалардан да тидертмәде. 1985 нче елның октябрендә минем әнигә паралич булып, урын өстенә егылды, 2 ел да 4 ай буе Мөршидә (пенсиягә чыккан елы) аны үз әнисе кебек тәрбияләде, аннары соңгы юлга озатты. Ни кызганыч, аның үзенә дә инсульт булды. Мөрши-дәне чиратлашып өч килен карады. Казандагы Тәнзилә киленне әйткән дә юк, Әлмәттәге ике килен - Фәнүсә белән Гөлзәмия дә чиратлашып кайтып карадылар. Мөршидәнең каенанасына карата яхшылыгы үзенә кире кайтты.

    Бу мәкаләмне язуымның төп максаты - безнең буын кешеләренең илебез азатлыгы өчен күп көч куйганлыгын һәм аларның олы ихтирамга лаек икәнлекләрен яшь буынга аңлату. Сугыш һәм тыл ветераннарының исән чакларында кадерләрен белик, аларга ихтирам күрсәтик.

    Барлык сугыш һәм тыл ветераннарын чын күңелемнән Бөек Җиңү көне белән котлыйм, аларның сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә яшәүләрен телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: