Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Без иртә өлкәнәйдек”

    Сугыштан соңгы буын Бөек Ватан сугышы турында Җиңү өчен көрәшкән фронтовикларның истәлекләреннән генә түгел, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары сөйләгәннәр буенча да белә. Нәкъ менә шулар фронтны икмәк, кием-салым, корал белән тәэмин иткән, тылда авыр хезмәт белән җиңүне якынайткан. Сугыш чоры балалары - 10-15 яшьлек үсмерләр - өлкәннәр белән...

    Сугыштан соңгы буын Бөек Ватан сугышы турында Җиңү өчен көрәшкән фронтовикларның истәлекләреннән генә түгел, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары сөйләгәннәр буенча да белә. Нәкъ менә шулар фронтны икмәк, кием-салым, корал белән тәэмин иткән, тылда авыр хезмәт белән җиңүне якынайткан. Сугыш чоры балалары - 10-15 яшьлек үсмерләр - өлкәннәр белән беррәттән кырларда, фермаларда эшләгән, ачлыктан һәм салкыннан интеккән.

    Сугыш башланганда, Вәгыйз Шәйдуллинга биш яшь була. Сугышның беренче айларында ук әтиләре Шәйдулла абый, аннары олы абыйлары Заһидулла да фронтка китә. Өйдә әниләре янында дүрт бала кала: өлкәненә - унөч яшь, кечесенә нибары дүрт ай гына була. Ул чакта алар Балык Бистәсе районында яши-ләр. Авыл хатыннарының бик күбесе шикелле үк әниләре дә иртә таңнан колхоз эшенә чыгып китә. Бөтен авыр эш хатын-кыз җилкәсендә була. Алар, үзләрен аямыйча, капчык ташыйлар, җир сөрәләр. Вәгыйзнең әнисе бу кадәр авыр эшкә түзә алмый, каты авырый башлый.

    - Ул чакта бернинди дәвалау юк иде, - дип искә төшерә Вәгыйз Шәйдуллин, - әни күзгә күренеп сүнә барды. Без аны бик кызгана идек, бөтен эштә булышырга тырыштык. Шулай сугыш чорын уздырып җибәрә алды...

    Кырык бишнең көзендә әтиләре сугыштан кайта. Ул дүрт тапкыр яраланган, контузия алган була. Шуңа карамастан, кайтуга ук, хуҗалык эшләренә тотына. Әниләре дә терелеп киткәндәй була. Ләкин хәлсезләнгән хатын чиреннән арына алмый, ире кайтып дүрт ай үткәч, кырык алтынчы ел башында, балаларын ятим калдырып, үлеп китә.

    Сугыш елларында авыл халкы бер гаилә кебек яши, шатлыгын да, кайгысын да бүлешә. Фронтовик Шәйдулла гаиләсенә дә ярдәм итәләр: авылдашлары ире сугышта һәлак булган тол хатын Саимәне димлиләр. Өч малаен алып, Шәйдулла яңа хатыны йортына күченә. Ә Саимәнең кыз туганын яңа гына фронттан кайткан Заһидуллага - Вәгыйзнең олы абыйсына кияүгә бирәләр. Абыйсы белән бергә туган йортында Миңсылу исемле сеңелләре дә кала.

    - Үги әниебез йомшак күңелле, эшчән һәм вакытына күрә укымышлы да иде, - дип, җылы сүзләр белән искә ала Вәгыйз Шәйдулла улы. - Авылда аны пөхтәлеге өчен хөрмәт иттеләр. Колхозның сепараторын да аңа ышанып тапшырдылар, ул безнең өйдә торды.

    Йорт эшләрен җиңеләйтү һәм хатынына булышу өчен, Шәйдулла абый эшне улларына бүлеп бирә: өлкәнрәкләр мал-туар карый, утын ташый. Вәгыйзгә кызлар эше эләгә, ул савыт-саба юыша, чишмәгә суга йөри.

    - Тулы чиләкләр белән чишмәдән кайтып барганда, урамда очраган малай-шалай кайвакыт: "Карагыз, карагыз, килен су алып кайта!" - дип үрти торган иде, - дип сөйли Вәгыйз Шәйдуллин.

    Ярым ач малайларның иң яраткан эше сепаратор юу була. Саимә әниләре, эшен бетергәч, Вәгыйзгә аппаратның тәлинкәләрен юарга куша. Ә ул башта һәрбер тәлинкәне әйбәтләп ялап чыга, юган суда сөт-каймакның эзе дә калмаслык итә.

    Реклама

    Мәктәпкә Вәгыйз әтисе фронттан кайткач, ун яшьтә генә бара. Яхшы укый. Укытучылар аны бигрәк тә пөхтәлеге, дөрес һәм матур язуы өчен мактыйлар. Аларның туган авылы Чирмешәндә башлангыч мәктәп кенә була. Дүрт сыйныфны тәмамлагач, балалар өч чакрымдагы Олы Солтан авылына йөреп укый. Вәгыйз дә 7 сыйныфны шунда тәмамлый. Ә сигезенче сыйныф түләүле була. 150 сум гаилә өчен бик зур сумма булганлыктан, алга таба белем алу теләге чынга ашмаган хыял булып кала. Әти-әнисенең хәер-фатыйхасын алып, ул Кузбасска китә, анда шахтер һөнәре алу өчен, ФЗУга җибәрәләр.

    Ярты елдан соң унҗиде яшьлек егет, шахтер булып эшләр өчен, юллама буенча Приморье краеның Артем шәһәренә килеп төшә. Сугыш елларында ачлыкның ни икәнен белеп үскән Вәгыйз Шәйдуллинны бу эшнең кыенлыгы куркытмый. Туган авылын, өен генә бик сагына ул. Ике ел ярымнан соң, бер якташы белән ялга кайталар.

    Үкенечкә, бәлки бәхетенәдер, отпускыдан вакытында китә алмый кала. Юлга акчасы җитәрлек булмый. Нишләргә дип уйлашкан арада, военкоматтан повестка китерәләр. 1955 нче елның октябрендә аны армиягә алалар. Хәрби эшелон яшь солдатны илнең икенче ягына - көнбатышка алып китә. Житомирда өйрәнүләр вакытында, бөтен эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкаручы солдатка командирлары игътибар итә. Аны радиотелеграфистлыкка укырга кер-тәләр.

    Бер елдан илебезнең көнбатыш чиге буенда күп кешеләрнең, шул исәптән Вәгыйз Шәйдуллинның да язмышында тирән эз калдырган вакыйгалар башланып китә. Хәзер безнең сәясәтчеләр Венгриядәге вакыйгаларны кызгылт сары революцияләрнең беренче репетициясе дип атый. Шәйдуллин хезмәт итә торган элемтә полкы 1956 нчы елның октябрендә Венгриягә контрреволюцияне бастырырга җибәрелә. Аларның часте Венгриянең зурлыгы буенча икенче урындагы шәһәре Дебреценда тора. Хәрби частьларның үзара җайлашып эш итүе нәтиҗәсендә, командованиенең заданиесе үтәлә, шулкадәр кыйммәткә төшереп яулап алынган тынычлыкны саклап калу мөмкин була. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, 11 ел үткәч, фронтовик улына Европадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килә. 1966 нчы елның гыйнварында безнең гаскәрләр Венгрия-дән чыга. Калган полк-ташлары белән бер-рәттән Вәгыйз Шәйдуллинга да "Бөек Ватан сугышында катнашучы" таныклыгы бирелә.

    Армиядән кайткач, Вәгыйз үз авылларының Гөлҗиһан исемле кызына өйләнә һәм, гаиләсен алып, Биектау районына күчеп килә. "Сельхозтехника"га шофер булып урнаша. Аз гына вакыт эчендә ул районның иң яхшы шоферы булып таныла. Җәйләрен бик күп механизаторлар белән аны да колхозларга урып-җыюда булышырга җибәрәләр.

    - 1968 нче елның көзендә мин самосвал машинасында "Россия" колхозында эшли идем, - дип сөйли Вәгыйз Шәйдулла улы. - Казаннан телевидение килде, безнең эшләгәнне төшерделәр. Ул чакта авылда телевизорлар юк иде әле, шул тапшыруны Казандагы туганнарга барып карадым.

    Хезмәт алдынгысы Шәй-дуллинга предприятие җитәкчелеге йорт салырга булыша, җир кишәрлеге, кирпеч бирә. Ул йортның нинди кыенлыклар белән төзелгәнен Вәгыйз абый үзе генә белә. Ниһаять, төзеп бетереп, гаиләсе белән яңа өйгә күчкәч исә, шатлыгы тагын да зуррак була.

    Беркөнне аны директор Алексей Николаевич Казаков чакырып ала. "Сельхозтехника"ның автобус алуын, шуның йөртүчесе итеп Шәйдуллинны куярга теләвен әйтә. Җитәкчегә каршы әйтергә гадәтләнмәгән Вәгыйз икенче көнне автобуска күчеп утыра. Шунысын әйтергә кирәк: ул вакытта автобус йөртүче - бик сирәк һөнәр иясе санала, чөнки автобуслар бөтен районга да икәү генә була. Вәгыйз Шәйдуллин эшчеләрне ташый, яз-җәй көннә-рендә кырларны карап әйләнүче район һәм хуҗалык җитәкчеләрен утыртып йөртә. Бу эшен-дә ул 25 ел хезмәт куя, күп кенә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталарына лаек була, аңа "Хезмәт ветераны" дигән исем дә бирелә.

    Вәгыйз Шәйдулла улының бик зур хыялы була: балаларын югары белемле итү. "Сугыш чоры балалары" дип аталучы буынга уку өчен шартлар булмаган бит. Ә алар хатыны белән балаларына андый шартларны тудырырга тырышалар. Кызлары Әлфия, Казан дәүләт университетын тәмамлап, социаль иминиятләштерү системасында эшли. Уллары Равил инженер дипломын КХТИда ала, хәзер ул - "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең Казан филиалында начальник урынбасары. Икесе дә - тормышта һәм һөнәрдә үз урыннарын тапкан кешеләр. Әти-әниләре алар белән хаклы рәвештә горурлана.

    Быелгы ел Вәгыйз Шәй-дулла улы өчен үзенчәлекле, икеләтә юбилей - Аңа 80 яшь тула. Ә Җиңү көне аның өчен, "сугыш чоры балалары" буынының күп кешеләренеке кебек үк, гомеренең иң мөһим бәйрәме булып кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: