Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Без – Биектау җиреннән

    1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән беррәттән быел безне, Биектау районында яшәүчеләрне, тагын бер истәлекле көн көтә. Ул - район оешуның 80 еллыгы. Бу юбилейга районның күп учреждениеләре һәм оешмалары әзерләнә, чөнки алар да - районның яшьтәшләре бит, аның белән бер елны барлыкка килгәннәр. Безне барыбызны...

    1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән беррәттән быел безне, Биектау районында яшәүчеләрне, тагын бер истәлекле көн көтә. Ул - район оешуның 80 еллыгы. Бу юбилейга районның күп учреждениеләре һәм оешмалары әзерләнә, чөнки алар да - районның яшьтәшләре бит, аның белән бер елны барлыкка килгәннәр. Безне барыбызны да - шул оешмаларда, учреждениеләрдә элегрәк эшләгән яки хәзер дә эшләүчеләрне һәм хәзерге вакытта Биектау җирендә яшәүчеләрне - бер үк нәрсә берләштерә: монда тудык, монда яшибез һәм эшлибез, бу - безнең кече Ватаныбыз. Бер сүз белән әйткәндә, без - биектаулылар.

    Районның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә нәкъ менә шуңа игътибар итеп, "Без барыбыз да - Биектау җиреннән" дип аталган очрашу кичәсе оештырдылар. Башта бу чараны музейда уздыру планлаштырылган булса да, Биектауның 1 нче номерлы мәктәбе җитәкчеләре үтенече буенча, күбрәк укучы катнаша алсын өчен, аны мәктәпкә күчердек.

    Кичә район тормышы һәм аның соңгы еллардагы үсеше турында Биектау телевидениесе хезмәткәрләре әзерләгән фильм караудан башланып китте. Аннары бирегә җыелганнарга районның оешу тарихы, яңа районның беренче адымнары, сугышка кадәрге, дәһшәтле сугыш елларындагы, сугыштан соңгы еллардагы тормышы турында бәян ителде. Укучылар районга җитәкчелек иткән кешеләр хакында да кызыксынып тыңлады. Сөйләүләр музей белгечләре әзерләгән күрсәтмә материаллар белән үрелеп барды.

    Балалар белән очрашуга Биектау районының чәч-ләренә чал кергән хөрмәтле ветераннары О.М.Доронина, В.Н.Егоров, Р.К.Заһидуллин, Л.С.Зотова, М.Н.Осипов, П.Н.Андриянов килде. Аларның һәркайсы - район тарихында үз исемнәрен, якты эзләрен калдырган, баш хәрефтән язылырдай Кешеләр.

    Бу ветераннар турында китап язарлык. Аларны районда яхшы беләләр, район халкы арасында абруйлары зур. Чакырылган ветераннар яшьләр алдында чыгыш ясады, үз тормышлары турында сөйләде. Сугышның ни икәнен, аның кешеләргә нинди зыян китергәнен, совет халкының үз Ватаннарын ничек яратканын, аны яклаганын, аның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына гомерләрен дә кызганмаганын сөйләде-ләр. Яшьләрне ватанпәрвәрлеккә, туган илне бабаларыбыз, аларның ата-бабалары яраткан кебек яратырга өндәделәр. Кайберләренең тормыш һәм хезмәт юлына күз салыйк әле.

    Тынычлыкның кадерен белер өчен, сугышны онытмыйк

    Ольга Матвеевна Доронина район үзәгендә бик күптәннән яши инде. Ул күп балалы зур гаиләдә үскән. Әтисе Матвей Яковлевич Лапаев сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән, Мәскәү-не саклаган, 1941 нче елның 7 нче ноябрендә Мәскәүдә Парадта катнашкан. 1943 нче елда Ольга Матвеевна 7 нче сыйныфны тәмамлый. Аны Тәтешкә санинструкторлар әзерләү курсларына җибәрәләр. Соңрак ул медицина техникумын тәмамлый һәм шуннан соң гомер буе районның үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Аның медицинадагы хезмәт стажы - 50 ел.

    Ольга Матвеевна районның сугыш алды елларындагы һәм сугыш вакытындагы тормышын яхшы хәтерли. Балаларга ул 1941 нче елгы чыгарылыш укучыларын ничек итеп фронтка озатулары хакында сөйләде. Николай Доронин, Азат Бикмөхәммәтов, Николай Юнусов, Сергей Рязанов, Юрий Виноградов, Евгений Ванюшин, Анатолий Елкин, Михаил Драгулин - барысы да фронтта һәлак булган. Сугышка киткәнче, алар гап-гади шаян, шук малайлар, көчле егетләр булганнар. Сугыш еллары турында искә алып, ул һәрвакыт ашыйсы килүен, ипи булмавын, алабута, кычыткан, чөгендер яфрагы, бәрәңге кабыгыннан, аз гына он болгатып, шулпа пешереп ашауларын сөйләде. Аларның гаиләсенә сыерлары булу ярдәм иткән. Ольга Матвеевна ул авыр елларда Ватанны ярату хисенең аеруча көчле булуын, кешеләрнең җаваплы һәм ачык күңеллелеген, бер-берсенә булышырга әзер торуын әйтте.

    "Безне сугыш чыныктырды"

    Виктор Никифорович Егоров та күп балалы зур гаиләдә үскән. Аның әтисе Никифор Егорович белән әнисе Мария Васильевна 8 балага тормыш бүләк иткән, тик балаларның икесе яшьли үлгән. Революция елларын, ачлык һәм эпидемияне, сугыш һәм сугыштан соңгы кыенлыкларны кичергән әти-әнисе үзләре дә намус белән хезмәт иткән, балаларын да шулай тәрбияләгән.
    (Дәвамы киләсе санда).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: