Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бабамның куллары алтын булган

    Үтә гомер, ага сулар, Бер-бер артлы уза еллар, Бөек Җиңүгә дә 70 ел дип, Сафын барлый ветераннар. Минем бабаем, Гыйниятуллин Хидият Гыйният улы, икенче бала булып Казаклар авылында 1910 нчы елның 20 маенда дөньяга килгән. Авыр заманалар булса да, 3 класс белеме белән татарча, кадимча, русча, латинча яза һәм укый...

    Үтә гомер, ага сулар,
    Бер-бер артлы уза еллар,
    Бөек Җиңүгә дә 70 ел дип,
    Сафын барлый ветераннар.


    Минем бабаем, Гыйниятуллин Хидият Гыйният улы, икенче бала булып Казаклар авылында 1910 нчы елның 20 маенда дөньяга килгән. Авыр заманалар булса да, 3 класс белеме белән татарча, кадимча, русча, латинча яза һәм укый белгән. 1932 елны өйләнгән, бер-бер артлы балалары Кадрия, Әгъзам, Әнвәр, Фоадия туа. 1941 елның язында бабай йорт сала башлаган, гаилә зур, тормыш матур, беркем дә уйламый сугыш афәтләре турында.

    Бабайга җәй көне яңа йортны күтәреп ятканда, повестка килә. 31 яшьлек бабам сугышка китеп бара. Бабамның салынып бетмәгән йорты, 4 баласы, хатыны барысы да бабамның әтиләренә өелеп кала. Кыш җиткәч, әбием 4 бала белән кыш чыгу өчен үзенең әниләренә бара. Аларның сыеры һәм кәҗәсе була, шунлыктан балаларның тамаклары тук була. Җәйгә чыккач кына йортны, туганнар булышып, төзеп бетерәләр.

    Сугышта бабай пулеметчы булган. Аэродром саклаган. Әбием белән өчпочмаклы хатлар алышып торган. Ул заманда укый-яза белгән кеше аз булган, шуңа күп кешегә хатларны язарга да булышкан. Бабаем бер эштән дә тартынып тормаган. Аның взводында аты да булган.

    Бервакыт немец территориясенә безнең самолет төшкән. Шул самолетны безнең аэродромга алып чыгарга дигән приказ килгән. Караңгы төндә, арбаның тәгәрмәчләрен дегет белән бик әйбәтләп майлап, ике пулеметчы, очучы һәм минем бабай немец территориясенә киткәннәр. Бик җиңел булмаса да, очкычны бабайның аты белән тартып, аэродромга алып кайтканнар. Шуның өчен бабаемны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләгәннәр.

    Бабаем Калинин фронтында, аннан Белоруссия фронтында сугышкан. Ул Польшага хәтле барып җиткән. Чит ил диварларына латин хәрефләре белән язылган сүзләрне укып, солдатларны гаҗәпләндергән.

    Германияга кадәр җитеп, сугыш бетте дип шатланганда, Япон сугышы башланып китә. Сугышта безнең гаскәрләр Япониянең миллионлы квантун армия-сен тар-мар итәләр. Бабам өчен Бөек Ватан сугышы шуның белән тәмамлана. Ул өенә көз көне, 1945 елның октябрендә, кырпак кар яугач, җиңү белән әйләнеп кайта. Кайтканда өстендә озын шинель, башында буденовка, күкрәк тулы медальләре була.

    Сугыштан соң бабай белән әбинең тагын 5 балалары туган: Әһлиулла, игезәкләр Хафиз (минем әти) һәм Рафис, Фидания, Фәния.

    Сугыш арты еллары бик авыр булса да, бөтен авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Колхозда тырышып эшләгән, ат җиккән, бригадир булган. Холкы буенча гайрәтле, усал, әмма кешелекле булган бабай. Сугыш турында бик сөйләргә яратмаган. Кулыннан 70 төрле һөнәр дә килгән. Үзе гомер буе мич чыгарган, әби әйтүе буенча, бер төндә мич чыгарып бетерә алган ул. Агач эшләренә дә кулы яткан. Ат арбалары, кепчәкләр, камыт-сбруйлар ясаган. Пенсиягә чыккач та тик ятмаган, үзенең хуҗалыгында ат тоткан, бер эштән куркып тормаган. Һәр эшне төптән уйлап эш иткән. Шуңа күрә балалары да бабай сүзеннән чыкмаганнар, хөрмәт иткәннәр.

    Бабай, озак яшәп, баларын үстереп, оныкларының кадер-хөрмәтен күреп, 1984 елның 12 апрелендә вафат була. Хәзер дә без, аның оныклары, бабай сүзләрен истә тотып, дөрес яшәргә, матур, төзек тормыш итәргә тырышабыз. Бабаемның киңәшләре безгә бик булыша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: