Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бабаларым белән горурланам

    Фашистлар Германиясен Җиңүнең 70 еллык юбилеен - Җиңү көнен билгеләп үтәр көн якынлаша. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам иткән, күпләр фронтка үзләре теләп киткәннәр, ә тылдагы җиңүне аларның хатыннары, балалары, энеләре һәм сеңелләре якынайткан. Күп кенә солдат һәм офицерлар яу кырында ятып калганнар. Минем үземнең бабаларым турында...

    Фашистлар Германиясен Җиңүнең 70 еллык юбилеен - Җиңү көнен билгеләп үтәр көн якынлаша. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам иткән, күпләр фронтка үзләре теләп киткәннәр, ә тылдагы җиңүне аларның хатыннары, балалары, энеләре һәм сеңелләре якынайткан. Күп кенә солдат һәм офицерлар яу кырында ятып калганнар. Минем үземнең бабаларым турында сөйлисем килә.

    Әниемнең әтисе, 1918 елгы Зияетдин Ясәви улы Арслановны Кызыл Армия сафларына 1938 нче елда алалар һәм анда ул 1941 елның маена кадәр хезмәт итә. Европаны тулысы белән немец-фашистлар басып ала, дөньяда икенче Бөтендөнья сугышы дөрли. Армиядән кайтып, бер ай үтүгә аны яңадан чакырып алалар, чөнки 1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе илебезгә һө-җүм итә. Бабамны хәрби пехота училищесына җи-бәрәләр, ул аны тизләтелгән вариантта 4-5 айда тәмамлый, чөнки фронт взвод һәм рота командирларына мохтаҗ була. Училищены тәмамлаганнан соң З.Я.Арсланов штрафниклар ротасына командалык итә. Сталинград көрәшендә, Курск дугасындагы сугышта, Ясск-Кишинев операция-сендә катнаша. Фронтта берничә тапкыр яралана. Сугышны өлкән лейтенант званиесендә Австриядә тәмамлый. Дүрт сугышчан орден һәм медаль белән бүләкләнә. Ул 1963 елда гүр иясе була - фронтта алган яралары алып китә аны. Мин бабамны әбием - педагогик хезмәт ветераны, быел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Рәхилә Габделхак кызы Арсланова сөйләвеннән генә беләм.

    1967 елда әбиемә икенче офицер-фронтовик, артиллерист Халит Абдулла улы Хәйруллинның күзе төшә. Алар өйләнешәләр һәм иңне иңгә куеп, 38 ел бергә гомер итәләр. Х.А.Хәйруллин 146 нчы укчы полкта, 280 нче укчы дивизиядә хезмәт иткән. 1942 елның мартында Киев артиллерия училищесын тәмамлаганнан соң, Мәскәүне алырга маташып, немецлар икенче тапкыр ыргылган Варшава шоссесын саклый. Шулай ук Орша һәм Спас-Деменск шәһәрләрен, Украинаны азат итүдә катнаша. Өлкән лейтенант Хәйруллин өчен сугыш Польшада тәмамлана - аның муены каты яралана. Савыкканнан соң запастагы 910 нчы укчы полкта хезмәт итә. Ул Көнбатыш Украинада бандерачыларга каршы кө-рәшә. 1947 елда демобилизацияләнә. Соңрак, 1978 елда подполковник званиесендә Әгерҗе район эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифасыннан пенсиягә киткәнгә кадәр, Эчке эш-ләр министрлыгы системасында эшләде. Эчке эшләр министрлыгы ветераны һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше буларак, 2003 елда аңа милиция полковнигы дигән исем бирелде. Ни кызганыч, бабамның безнең арадан киткәненә дә ун ел булды инде. Ул Җиңүнең 60 еллыгын да билгеләп үтә алмады, 70 еллыгын да каршыламаячак. Ә аның күз яшьле шушы бәйрәмдә бик тә катнашасы килгән иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: