Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бабаларыбыз батырлыгы онытылмады

    Илебез үзенең тарихындагы иң мөһим вакыйгаларның берсен - Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәр көнгә дә күп вакыт калмый. Шундый әһәмиятле бәйрәм алдыннан Чыпчык авылындагы Сугышчан һәм хезмәт даны мәктәп музеенда укучылар һәм авыл кешеләре өчен "Кем әйтә сугышта куркыныч түгел дип?" дигән Батырлык дәресләре, патриотик кичәләр уздырыла....

    Илебез үзенең тарихындагы иң мөһим вакыйгаларның берсен - Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәр көнгә дә күп вакыт калмый.

    Шундый әһәмиятле бәйрәм алдыннан Чыпчык авылындагы Сугышчан һәм хезмәт даны мәктәп музеенда укучылар һәм авыл кешеләре өчен "Кем әйтә сугышта куркыныч түгел дип?" дигән Батырлык дәресләре, патриотик кичәләр уздырыла.

    Аларга чакырылган мактаулы кунаклар - сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре авыр заманнардагы хатирәләре белән уртаклашалар.

    Реклама

    Чыпчык мәктәбенең тарих укытучысы Фәүзия Мөхтәрова музейда шулай ук Бөек Ватан сугышы турында видеофильм күрсәтүне дә оештырды.

    Волонтерлар хәрәкәте дә активлашып китте - балалар тыл хезмәтчәннәренең өйләренә баралар, аларга хуҗалык эшләрендә булышалар.

    Тиздән Советлар Союзы Герое Григорий Павловның туган җиренә - Бөреле авыл җирлегенең Керосиново авылына экскурсия оештырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: