Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бабаем Псков җирендә һәлак булган

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгәндә, туганнарыбызны, сөекле һәм якын кешеләребезне искә аласы килә. Аларның батырлыклары һәм каһарманлыклары безне тыныч тормышта яшәтә. Вакыт узган саен, Җиңү көне дә бездән ераклаша бара. Ләкин аның хатирәсе хәзерге буынга да, киләчәк буыннарга да халыкның үз Ватанына җаны-тәне белән бирелеп хезмәт итүенең...

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгәндә, туганнарыбызны, сөекле һәм якын кешеләребезне искә аласы килә.

    Аларның батырлыклары һәм каһарманлыклары безне тыныч тормышта яшәтә. Вакыт узган саен, Җиңү көне дә бездән ераклаша бара. Ләкин аның хатирәсе хәзерге буынга да, киләчәк буыннарга да халыкның үз Ватанына җаны-тәне белән бирелеп хезмәт итүенең ачык мисалы буларак кирәк. Ул батырлар арасында безнең әтиләр һәм әниләр, бабайлар һәм әбиләр, авылдашлар булган бит. Ватанны саклаган каһарманнарны аларның туган җирендә онытмау - һәрберебезнең әхлакый бурычы.

    Мин үземнең бабаем турында әбием сөйләгәннәр буенча гына беләм, чөнки ул 1944 нче елның 3 нче мартында фронтта һәлак булган. Бабай 556 нчы номерлы күчмә кыр госпиталендә яралардан үлгән, Псков өлкәсенең Пустошкино районы Шалахова авылында җир-ләнгән. Әти Ирек абый белән бергә бабайның каберен күрергә барулары турында сөйләгән иде.

    Ул сугыш бик күп кешеләрнең гомерләрен тартып алган, шунда һәлак булганнар өчен күпме күз яшьләре түгелгән. Бөек Ватан сугышы илебезнең һәр гаиләсенә кагылган. Минем дә бабам илебезне фашистлардан яклаган. Сүзем аның турында.

    Абдул (Габдуллаҗан) Закир улы Закиров 1913 нче елда Урта Алат авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Белеме өч сыйныф булган. Ул "Таң" колхозында эш-ләгән. Сугыштан соң колхоз исемен "Родина" дип үзгәрткәннәр. Ул чакта дүрт колхоз берләштерелгән: "Таң" (Урта Алат), "Колос" (Алат), "Сталин исемендәге" (Кече Алат), "Кызыл Байрак" (Потаниха). 1934 нче елда әбиемә - 1914 нче елгы Хәбибуллина Маһирауза Гыйльман кызына өй-ләнгән. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр: Сания (1935 елгы), Илгиз (минем әти, 1938 нче елгы), Ирек (1941 нче елгы).

    1941 нче елда бабай фронтка киткән. Әби аны юл буенда ничек озатып калганын сөйли иде: балаларның иң кечкенәсе - кулында, өлкәнрәк икесе итәгенә ябышкан. Шул көннән гаилә туендыручысыз кала. Әби бик нык хатын булган безнең, 28 яшендә бөтен авыр йөк аның җилкәсенә төшкән бит. Бернигә дә карамастан, ул балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләгән. Сугыш елларында ул колхоз кырларында эшләп, иген үстергән. Солдатлар өчен оекбашлар бәйләп, фронтка җибәргән. Сыер асраган, ә сөтен дәүләткә тапшырган. Балаларына сөт, бәрәңге, шулпа ашатып, сугыш елларын уздырып җибәргән.

    Минем бабаем Псков өлкәсендә сугышкан. Көнбатыштан ул өлкә Эстония, Латвия һәм Белоруссия белән чиктәш. Ленинград, Новгород, Тверь һәм Смоленск өлкәләре дә Псковның күршесе. Балтыйк буен калдырып киткәч, Псков Россиянең дошман һөҗүменә дучар булган беренче зур шәһәренә әверелә. Гитлер командасындагылар бу шәһәргә аерым игътибар бирә, аны "Ленинградның алгы ишегенең ачкычы" дип атыйлар, чөнки Ленинградка бару юлында бүтән андый зур торак пункт һәм әһәмиятле тимер юл узелы юк.

    Абдул бабай гвардия лейтенанты, 26 нчы гвардия укчылар дивизиясендәге 75 нче гвардия укчылар полкының 82 нче минометчылар взводы командиры була. 1943 нче елның 17 нче июлендә Новоселки авылына һөҗүм иткәндә, аның взводы һөҗүм итүче укчылар подразделениесенә актив ярдәм күрсәтә: чигенеп баручы дошманга минометлардан көчле ут яудыра. Ул чакта дошманның 10 солдаты юк ителә. Шул ук көнне фашистлар, югалткан урыннарын кире кайтарырга теләп, 2 рота пехота һәм 8 танк белән Новоселки авылына контрһөҗүм ясый. Көчле ут ачып, бабайның взводы дошманның сул флангтагы пехотасын танклардан бүлеп ала һәм өзлексез миномет уты яудыруын дәвам иттерә. Нәтиҗәдә 20 немец солдаты юк ителә, взвод дошманның контрһөҗүмен тизрәк кире кайтарырга мөмкинлек ала. Каһарманлыгы һәм нык торуы өчен, бабайны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр.

    «Әтиләре фронттан әй-ләнеп кайткан балаларга карап, көнләшә, язмышка рәнҗи идек», - дип сөйли торган иде әти. Андыйларны бөтен бәйрәмнәргә чакырып хөрмәтләгәннәр. Еллар узгач кына, әбине, һәлак булган сугышчының тол хатыны буларак, бәйрәм чараларына чакыра башлаганнар. Хә-зерге вакытта әби дә, әти дә исән түгел инде. Авыр туфраклары җиңел булсын.

    Әбием, бабам һәм Җиңү яулаган башка солдатлар белән горурланам мин. Үзебезнең яшәвебез өчен, күгебезнең тынычлыгы өчен бурычлы без аларга. Шуңа күрә аларның батырлыкларын беркайчан да онытырга тиеш түгелбез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: