Айбашта медальләр тапшыру

2015 елның 5 мартында Айбаш авыл җирлеге ветераннарын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Тик, ни кызганыч, аның территориясендә исәннәр арасында сугышта катнашкан кешеләр юк инде. Тыл хезмәтчәннәре - 43. Айбаш мәктәбенә медаль тапшыруга багышланган тантанага 12 тыл хезмәтчәне килде. Медальләрне Биектау муниципаль...
2015 елның 5 мартында Айбаш авыл җирлеге ветераннарын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Тик, ни кызганыч, аның территориясендә исәннәр арасында сугышта катнашкан кешеләр юк инде. Тыл хезмәтчәннәре - 43.
Айбаш мәктәбенә медаль тапшыруга багышланган тантанага 12 тыл хезмәтчәне килде. Медальләрне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Ильяс улы Мөхлисов тапшырды. Мәктәп балалары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт әзерләгәннәр иде. "Биектау ТВ" телеканалы тарафыннан әзерләнгән "Хәтерлибез, кайгыртабыз..." дигән фильм карадылар. Ветераннарны авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин, ветераннар советы рәисе Равил Субаев, "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Ренат Мөхәммәтшин котлады.
Башка ветераннарга медальләрне авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин һәм җирлек хезмәткәрләре өйләренә барып тапшырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 10:40Яңалыклар шушында дөнья күрә 13 гыйнвар - Матбугат көнендә “Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясенә котлаулар белән беренче булып Биектау районы прокуроры Илнур Ибраһимов килде. Ул газетаның иҗади коллективын һөнәри бәйрәм белән котлады һәм иҗади уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләде. Илнур Габделхәевич безнең һөнәрләрнең күп нәрсәдә бер-берсенә охшаш булуын билгеләп үтте. Без дә эшебездә законнарның һәм кеше хокукларының үтәлүе сагында торабыз. Прокурор шулай ук тыгыз хезмәттәшлектә эшләвебез өчен рәхмәтен белдерде.4300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:37Биектау районы судында яңа рәис Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 2 гыйнварында кул куйган 4 нче Указы нигезендә Рәис Гаязов Татарстан Республикасы Биектау районы суды рәисе итеп билгеләнде.4200
-
15 гыйнвар 2021 - 10:33COVID-19дан вакцинацияләү башланды Декабрь азагында Биектау районында коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясый башладылар. Бүгенге көнгә социаль, медицина һәм мәгариф тармагында эшләүчеләрдән 10лап кешегә прививка ясалган. “Спутник V” вакцинасын ясатырга теләүчеләр өчен вакцинацияләү агымдагы атнада башлана.7100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.9800
-
13 гыйнвар 2021 - 16:12Янгын күзәтчелеге бәйрәмнәрдә ял итмәде 2020 елның статистик мәгълүматларына караганда, Биектау муниципаль районында барлыгы 153 янгын очрагы теркәлде. 2019 елда 158 очрак теркәлгән иде. Кызганыч, янгында калып һәлак булучылар саны быел 7 гә җитте. Узган ел бу сан 5 кә кимрәк иде. Янгында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган кешеләр саны да 7 гә җитте. 2019 елда андый очраклар 2 генә иде.3400
-
13 гыйнвар 2021 - 16:10Йолалар сагындырган икән Соңгы елларда Биектау районында яшьләрдә дини, тарихи, милли кыйммәтләребезгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү зур үсеш алды. Раштуа бәйрәменнән соң уздырыла торган колядание көннәре дә Биектау авылы халкы күңеленә хуш килде. Бу көннәрдә гадәттәгедән үзгәрәк киенгән кешеләр урамнарга чыгып, йола буенча җырлар җырладылар, такмаклар әйттеләр, күмәк биюләр башкардылар.9800
-
13 гыйнвар 2021 - 16:05Район прокуратурасы гражданнарның законлы мәнфәгатьләре сагында Россия Федерациясе Президентының 1995 ел 29 декабрь Указы нигезендә гамәлгә кертелгән Прокуратура хезмәткәрләре көне ел саен 12 нче гыйнварда билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без Биектау районы прокуроры, юстиция советнигы Илнур Ибраһимов белән очраштык һәм гражданнарның хокукларын яклауда, законнарның үтәлешен күзәтүдә ирешкән уңышлар белән кызыксындык.3700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.18800
-
31 декабрь 2020 - 16:37Хөрмəтле биектаулылар, районыбыз кунаклары, кадерле дуслар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм! Өйләребезгә янәдән без яраткан Яңа ел бәйрәме керә. Кышкы һава торышына карамастан Яңа ел - бик якты һәм күңелле бәйрәм. Бу көнне без, гадәттә, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз янәшәсендә үтеп баручы елга йомгак ясап, киләчәккә планнар корып, уй-хыялларыбыз белән бүлешәбез, билгеле, бер-беребезгә сәламәтлек, иминлек һәм уй-ниятләребезнең тормышка ашуын телибез, гадәттәгечә, үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз.8800
-
31 декабрь 2020 - 14:40Һәркемнең күңелендә бәйрәм рухы булды Районда Яңа ел чыршыларын ачуга багышланган чаралар дәвам итә. Һәр авыл һәм бистә киң күңел белән бәйрәм каршылый.26000
-
30 декабрь 2020 - 14:43Биектау спортчылары яхшы нәтиҗә күрсәттеләр «Биектау» спорт комплексында Татарстан Республикасы сётокан федерациясенең 30 еллыгына багышланган республика Беренчелеге һәм чемпионаты буенча ачык ярышлар узды.25400
-
30 декабрь 2020 - 14:42Меңләгән егетнең җанын суырган кара тюльпан иле Моннан 41 ел элек, 1979 елның 25 декабрендә Совет хөкүмәте Әфганстан Республикасына гаскәрләр кертте. Ул вакытта канкойгыч сугышның 10 елга сузылачагын бер генә кеше дә башына китереп карамагандыр. Чит илдә барган сугышта 15 меңнән артык совет солдатының гомере өзелде. Алар арасында безнең якташлар да бар. 25 декабрьдә Биектау районының Әфган сугышы ветераннары, Җиңү паркына килеп, Әфган җирендә һәлак булган якташларны искә алдылар. Сугышчы интернационалистларга район хәрби комиссары Александр Найдёнов мөрәҗәгать итте.7800
-
30 декабрь 2020 - 14:38Биектау районына - 85! Шәпше мәдәният йортында Биектау районының 85 еллык юбилеена багышланган чара узды. Бу көнне алдынгыларны - туган җирләренең үсешенә һәм чәчәк атуына аеруча зур өлеш керткән мәктәп директорларын, бүлекләр, оешмалар һәм ведомстволар җитәкчеләрен бүләкләделәр. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин очрашуга чакырылганнарга шәхсән үзе рәхмәт белдерде һәм ведомстволардан җибәрелгән һәм район бүләкләрен тапшырды.25000
-
16 март 2018 - 08:212018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
-
13 гыйнвар 2021 - 16:10Йолалар сагындырган икән Соңгы елларда Биектау районында яшьләрдә дини, тарихи, милли кыйммәтләребезгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү зур үсеш алды. Раштуа бәйрәменнән соң уздырыла торган колядание көннәре дә Биектау авылы халкы күңеленә хуш килде. Бу көннәрдә гадәттәгедән үзгәрәк киенгән кешеләр урамнарга чыгып, йола буенча җырлар җырладылар, такмаклар әйттеләр, күмәк биюләр башкардылар.9800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.9800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:33COVID-19дан вакцинацияләү башланды Декабрь азагында Биектау районында коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясый башладылар. Бүгенге көнгә социаль, медицина һәм мәгариф тармагында эшләүчеләрдән 10лап кешегә прививка ясалган. “Спутник V” вакцинасын ясатырга теләүчеләр өчен вакцинацияләү агымдагы атнада башлана.7100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Высокогорские вести
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47612 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мустафина Эльвира Анваровна
Адрес редакции: 422700, пос. ж.д.ст. Высокая Гора, ул. Школьная, д. 16
Телефон редакции: (84365) 2-36-48
Для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика