Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Алар безнең өчен – батырлык һәм патриотлык үрнәге

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә без яу кырларында ятып калган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабаларыбызны, карт бабаларыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны, якташларыбызны искә алдык. Минем бабай Әнвәр Хөрмәт улы Хөрмәтов - Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, III нче дәрәҗә Дан ордены, I нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 1945 нче...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә без яу кырларында ятып калган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабаларыбызны, карт бабаларыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны, якташларыбызны искә алдык.

    Минем бабай Әнвәр Хөрмәт улы Хөрмәтов - Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, III нче дәрәҗә Дан ордены, I нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 1945 нче елның 25 нче апрелендә ул, инвалид булып, ике култык таягы белән туган авылына кайткан. Аңа ул чакта 20 яшь булган.

    Ул 1925 нче елны Татар Әйшәсе авылында крестьян гаиләсендә туа. 1934 елны туган авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә, аннары Мүлмә урта мәктәбенә күчә. 1941 нче елда җиденче сыйныфны тә-мамлый. Аңа бүтән укырга туры килми - Бөек Ватан сугышы башлана. Ул ике ел колхозда эшли, ә 1943 нче елда фронтка китә.

    Сугыш вакытында аңа Румыниядә, Польшада һәм Чехословакиядә булырга туры килә. Сугыш хәрәкәтләре вакытында бабай өч тапкыр яралана. Өченчесендә умыртка баганасына зыян килә, аны самолет белән Бакуга күчерәләр. Ике операция кичергәннән соң, ул тагын унсигез ай госпитальдә ята әле.

    Сугыштан соң тормыш бик авыр була. Яралары һәм сугыш аркасында барлыкка килгән авырулары һәрвакыт үзләрен сиздереп тора. Ләкин шуңа да карамастан, минем бабай бирешми, алдына максатлар куя һәм аларга ирешә. Ул авыл клубына мөдир итеп билгеләнә, анда мәдәни-агарту эшләре алып бара: стена газеталары, «яшен»нәр чыгара, концертлар оештыра, спектакльләр куя. Авылда бер генә бәйрәм дә аның катнашыннан башка үтми. Бабай матур җырлаган, рәсем ясаган, иҗади шәхес булган.

    Татар Әйшәсе авылында китапханә башта бер шәхси йортта урнашкан була. Китап фонды 1200 данәдән тора. Алты елдан соң яңа бина төзиләр, клуб та, китапханә дә шунда урнаша. Минем бабай Әнвәр Хөрмәт улы Хөрмәтов беренче китапханәче итеп билгеләнә.

    Бабай Алабуга китапханә техникумына читтән торып укырга керә, 1958 нче елда уңышлы гына тә-мамлый. Авыл китапханәсен үстерү өчен ул күп эш башкара, аның китапханәсе районда иң яхшыларның берсенә әверелә.

    Бабаемның тырышлыгы лаеклы бәяләнә: СССР Мәдәният министрлыгының «Бик яхшы эшләүче китапханә» дигән билгесен ала. Әнвәр Хөрмәт улы гомере буе китаплар һәм журналлар белән эш итә. Берничә буын балаларын китапны яратырга һәм кадерләргә өйрәтә. Бала чагымда мин бөтен каникулларымны авылда бабай янында уздыра идем. Аның белән бергә китапханәгә эшкә йөрергә, бабайның китапларга, китап укучырлага мөнәсә-бәтен күзәтергә бик яраттым. Китапларга мәхәббәт тә миңа нәкъ менә аңардан күчте. Миңа һөнәремне сайларга менә шулар этәргеч биргәндер, мөгаен. Биектау авылы китапханәсендә 10 елдан бирле китапханәче булып эшлим.

    Кызганыч ки, бабай хәзер исән түгел инде. Ләкин авыл кешеләре китапханәгә ул җитәкчелек иткән чорны сагынып искә төшерә әле.

    Сугыштан соңгы еллардагы кыенлыкларны кичерергә аңа тугры хатыны - минем әбием - Зәйтүнә Сабирҗан кызы булышкан. Тыныч һәм тату гына алар 50 елга якын бергә яшәгәннәр. Алтын туйларына аз гына вакыт калган иде дә бит, бабай яши алмады. Ә әбиемә 89 яшь.

    Сугыш урлаган балачагы Мүлмә авылында үткән, ул чакта күргән михнәтләрен әбием еш искә ала. Аларның гаиләсендә биш бала булган. Әбием - иң өлкәне, сугыш башланганда, 13 яшь тулган була аңа. 45 яшьлек әтисе фронтка китә. Ул, төрле фронтларда сугышып, Берлинга кадәр барып җитә. 1945 нче елның язында тешсез, авырту аяклы булып, бик нык ябыгып, өенә кайта. Сугыш турында еш кына безгә дә сөйли торган иде.

    Сугыш елларында авылларда нигездә хатын-кызлар, үсмерләр, балалар эшләгән. Кешеләр, өзелеп, фронттан хат кө-тәләр, бер-берсен юата-юата, хатларны бергәләшеп укыйлар.

    Алты ай эчендә хатын-кызларны комбайнда, тракторда эшләргә өй-рәтәләр. Алар чәчкән дә, урган да, игеннәрне дә җыеп алган. Әби, сугышка кадәр ике генә сыйныф тәмамлап калганлыктан, иҗекләп кенә укый белә иде. Өйдә ул вакытын кечкенә балаларны карап үткәрә. Әнисе кырда комбайнда эшли. Аннан соң авыл Советы әбиемне - япь-яшь кызны - Себергә Кемерово шәһәренә җибәрә. Анда кадәр товар поездында баруларын, андагы авырлыкларны сөйлә-гәндә, әбинең күзләренә яшь тула, тамак төбенә төер утыра. Унөч яшьлек кыз окоплар казый, заводлар төзүдә катнаша, авыр физик хезмәт башкара. Көнгә 200 грамм ипи бирәләр, кайчакта ашарларына бөтенләй булмый. Бик сирәк юынганлыктан, кешеләр бетли, өсләренә җылы киемнәре булмый. Аягына кияргә бернәрсәсе булмаган салкын кышны исенә төшерсә, калтыранып куя ул. Үзенең аяк киеме әллә кайчан тузып беткәнлектән, чүплектән табып алган кирза бияләйләрне аягына кия. Шулчак аның яныннан узып баручы марҗа, арык кына япь-яшь кызның яланаяк диярлек торуын күреп, елый-елый такмаклый башлый: «И Ходаем, и Ходаем, минем дә балам кайдадыр менә шушылай йөри бит...» Шул хатын әбиемә бер сум акча бирә. Ул чакта бу бик күп акча булган.

    Әби анда дүрт ел эшли. Башкалар белән рәхәт-ләнеп сөйләшә дә алмый, чөнки үзенең туган телен - татар телен генә белә. Шунда яшәгән елларында ул дөньяга өлкәннәр күзлегеннән карарга, русча сөйләшергә, кайгы-хәсрәттән сыгылып төшмәскә өйрәнә.

    Сугыш елларында аның яшьтәшләре җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләвен тыңлагач, минем дә күзгә яшь тулды. Кече яшьтән үк Ватаннарына тугры хезмәт иткән бабам һәм әбием белән бик тә горурланам. Безгә, яшь буынга, алар - батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге.

    Бабайның вафатына да 13 ел тулды инде. Ләкин безнең гаилә аның һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан миллионлаган башка солдатларның дөньяны фашизмнан коткаруын, безгә тыныч күк йөзе астында яшәргә, эшләргә һәм тормыштан тәм табарга мөмкинлек тудыруын беркайчан да онытмас. Бәхетле тыныч тормышыбыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, ветераннар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: