Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Ветераннар укучылар янында кунакта

Җиңү көне уңаеннан 1 нче Биектау мәктәбендә 3-8 сыйныф укучыларының "Сугыш чоры балалары " дигән символик исем астында хезмәт ветераннары белән очрашуы булды. Аны оештыручы буларак, РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый-сәяси берләшмәсенең Биектау бүлекчәсе чыгыш ясады. Мәктәпкә килгән Любовь Зотова, Рәшидә Рәхмәтуллина, Любовь Бальзамова, Мария Парфенова, Александра Выборнова, Билал Шиһабетдинов укучыларга Бөек...

Җиңү көне уңаеннан 1 нче Биектау мәктәбендә 3-8 сыйныф укучыларының "Сугыш чоры балалары " дигән символик исем астында хезмәт ветераннары белән очрашуы булды. Аны оештыручы буларак, РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый-сәяси берләшмәсенең Биектау бүлекчәсе чыгыш ясады.
Мәктәпкә килгән Любовь Зотова, Рәшидә Рәхмәтуллина, Любовь Бальзамова, Мария Парфенова, Александра Выборнова, Билал Шиһабетдинов укучыларга Бөек Ватан сугышының алар гаиләсендә ничек чагылыш табуын сөйләделәр. Алар балачакларында ничек итеп сугыштан әйләнеп кайткан фронтовикларны каршылауларын, аларның хатыннарының, балаларының, якыннарының күзләрендә шатлык һәм сөенеч чаткыларының ничек балкуын искә алдылар. Ә сугыштан соңгы еллар ничек авыр булган! Заводларны торгызырга, азык-төлек карточкаларын, ниһаять, гамәлдән алыр өчен иген игәргә, терлек үстерергә кирәк. Ул заманда иң зур хыял булып кибетләрнең киштәләрендә азык продуктларының күпләп пәйда булуы торган. Ачлык турындагы уй ул коточкыч заманны кичергәннәрне озак еллар буе эзәрлекли.
Ихластан сөйләшү өчен рәхмәт йөзеннән укучылар кунакларга әзерләнгән бәйрәм концертын күрсәт-теләр. РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый-сәяси берләшмәсенең Биектау бүлекчәсе рәисе Валерий Юнысов кунакларга азык-төлек пакетлары өләште. Очрашуда катнашучылар истәлек өчен фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев