Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

«Мин хәтерлим! Мин горурланам!»

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Сугыш күпме кайгы, күпме ачы күз яше китергән. Еллар узса да, ул көннәрнең ачы хәсрәте кешелек хәтереннән мәңге җуелмас. Без сугыш турында бары тик кинолардан, китаплардан, тыл һәм сугыш ветераннарының сөйлә-веннән генә беләбез. Ләкин безгә зәңгәр аяз күк йөзе, ирек һәм тынычлык...

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Сугыш күпме кайгы, күпме ачы күз яше китергән. Еллар узса да, ул көннәрнең ачы хәсрәте кешелек хәтереннән мәңге җуелмас.

Без сугыш турында бары тик кинолардан, китаплардан, тыл һәм сугыш ветераннарының сөйлә-веннән генә беләбез. Ләкин безгә зәңгәр аяз күк йөзе, ирек һәм тынычлык бүләк итүче изге сугыш кырында ятып калганнарны, исән-имин кайткан фронтовикларны онытырга хакыбыз юк.

Ел дәвамында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ил күләмендә төрле чаралар уздырылып килә. Казаклар мәктәбе укучылары тыл ветераннарының яннарына барып, хәлләрен беләләр, үзләренең көч-ләреннән килгән кадәр булышлык итәләр, шулай ук төрле чараларда да актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар.

18 нче апрельдә Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 78 нче урта мәктәптә V республика "Ватанга хезмәт итәм!" тарихи-мәдәни һәм мәгълүмати проектлар конкурсы булып узды. Оештыручылар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән беррәттән, Татарстан Республикасы Сугыш ветераннары һәм Хәрби Хезмәт оешмасы, "Диңгез җыены" (Морское собрание) оешмасы да бар иде. Конкурсның төп максаты - яшь татарстанлыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү. Моның шулай булуына конкурска барып, андагы атмосфераны тойганнан соң тагын бер кат инанасың. Быелгы конкурс "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" темасына багышланган иде. Чакырылган кунаклар арасында хөрмәтле фронтовиклар да бар. Ачылыш тантанасында чыгыш ясаган ветераннарның сүзләре беркемне дә битараф калдырмагандыр. Өлкән буын үсеп килүче яшьләргә үзләренең теләкләрен, ышанычларын җиткерделәр. Тантанадан соң залга җыелган Республиканың төрле районнарыннан килгән 1-11 нче сыйныф укучылары төрле секцияләрдә үзләренең эшләрен дәвам иттеләр. Казаклар мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Саламова Фариза (җитәкчесе Кадыйрова Илһамия Вилдан кызы) "Мин хәтерлим! Мин горурланам!" («Я помню! Я горжусь!») номинациясендә чыгыш ясады һәм 3 нче урынны яулады. Бу - аның чын мәгънәсендә беренче зур җиңүе. Ул югары сыйныф укучылары белән бер-рәттән көч сынашты, иң кечкенә конкурсант булуына да карамастан, башкаларга көндәшлек тудырды. Аның "Җиңү өчен сезгә зур рәхмәт!" исемле проекты эчтәлеге белән аерылып тора иде. Проект эше Казаклар һәм Өллә авылларыннан сугышка киткән фронтовикларга багышлап иҗат ителгән. Сугыш кырында ятып калган, җиңү яулап авылга исән-имин кайткан авылдашларга мәңгелек дан җырлый нәни кызчык. Ул үз эшендә: "Җир шарын беркайчан да сугыш сөреме капламасын! Зәңгәр күктә Тынычлык күгәрченнәре генә канат каксын! Ватандашларыбызның кылган батырлыклары безнең хәтеребездә мәңге саклансын! Җиңү өчен Сезгә зур рәхмәт!", - дигән фикерне ассызыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев