Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Лаеклы тормыш юлы үткән

2015 елның 10 апрелендә Бөек Ватан сугышында катнашкан Шлюкова Анастасия Егоровна юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Ул Соловцово авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшьлек кызны Дөбъяз район хәрби комиссариатына чакырып алалар. 57 нче армиягә билгелиләр. Горький шәһәренә радиотелеграфчылыкка укырга җибәрәләр. Морзе азбукасын өйрәнәләр, яшерен мәгълүмат тапшыралар. 1944 елда...

2015 елның 10 апрелендә Бөек Ватан сугышында катнашкан Шлюкова Анастасия Егоровна юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.

Ул Соловцово авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшьлек кызны Дөбъяз район хәрби комиссариатына чакырып алалар. 57 нче армиягә билгелиләр. Горький шәһәренә радиотелеграфчылыкка укырга җибәрәләр. Морзе азбукасын өйрәнәләр, яшерен мәгълүмат тапшыралар. 1944 елда Яссы-Кишиневога җибәрәләр, анда беренче һөҗүм бандеровчыларга була.

Чехословакиягә барып җитә. Европа шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Австрия-дә бомбага тотыла. Җиңү көнен Будовицеда каршы ала. Өенә 1945 елның 5 маенда әйләнеп кайта. Тыныч чорда Анастасия Егоровна туган колхозында яшелчәчеләр бригадасында эшли.

Әниләрен котларга Мәскәүдән кызы Галина, ике килене һәм туганнан туган сеңлесе, оныкчыгы Настя кайткан. Анастасия Егоровнага Россия Президенты Владимир Путинның һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллинның Котлау хаты, шулай ук бүләкләр тапшырылды.

Юбиляр бүген оныкчыгы, Казанның авиатөзелеш техникумы студенты Александр янында яши.

Анастасия Егоровна үзенең тормыш юлы, фронт юллары турында сөйләде. Авылдашлары турында сораштырды - туган авылын сагына икән. Ул зирәк, сабыр, түземле. Юбиляр район хакимиятенә, шушындый әһәмиятле көнне үзен котлаган кешеләрнең барысына рәхмәтен әйтте, тыныч күк йөзе, лаеклы тормыш теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев