Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Күңел һаман сине сагына

Һәр таң саен бер кош сайрый, Баш очыңда үскән тирәктә. Син үлмәдең... Син яшисең... Син һаман да безнең йөрәктә! Мүлмә мәдәният йортында 22 августта узган Гарәфиев Рөстәм Әнвәр улын искә алу кичәсе менә шундый шигырь юллары белән башланып китте. Гарәфиев Рөстәм Әнвәр улы 1953 нче елда Мүлмә авылында укытучылар гаиләсендә...

Һәр таң саен бер кош
сайрый,
Баш очыңда үскән
тирәктә.
Син үлмәдең...
Син яшисең...
Син һаман да безнең йөрәктә!


Мүлмә мәдәният йортында 22 августта узган Гарәфиев Рөстәм Әнвәр улын искә алу кичәсе менә шундый шигырь юллары белән башланып китте.

Гарәфиев Рөстәм Әнвәр улы 1953 нче елда Мүлмә авылында укытучылар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аның әтисе Гарәфиев Әнвәр абый мәктәп директоры, ә әнисе Гарифә апа математика укытучысы була. Әти-әнисенең һөнәрен дәвам итеп, Рөстәм дә укытучылыкны сайлый. Һәм 1981 елда Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга кергәч, Мүлмә урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем дәресләрен укыта башлый. Тыныч кына укытып йөргәндә, аның әтисен, Әнвәр абыйны инфаркт аяктан ега, һәм Рөстәм абыйга директор вазифасы йөк-ләнә. Ул үзен бик тиз арада оста оештыручы, таләпчән, гадел җитәкче итеп күрсәтә.

Рөстәм абый мәктәп директоры гына түгел, ул бик оста оештыручы, гаҗәеп талантлы кеше булды. Ул искиткеч матур итеп баянда уйный, җырлый, карап туя алмаслык матур итеп бии иде. Аның иңнәреннән беркайчан да баяны төшмәде. Мәктәбебездә һәрвакыт Рөстәм абыйның баян тавышы, җыр-музыка яңгырап торды. Ул узе төрле уен коралларында искиткеч матур итеп уйный, менә шуның өчен дә, мәктәптә "Чулпан" вокаль- инструменталь ансамблен оештыра. Шулай ук, талантлы егет-кызларыбыздан бию коллективы туплый. Бу ансамбльдә җырлап йөргән җырчыларыбыз, бик күп конкурсларда катнашып, лауреат, дипломант исемнәренә лаек булдылар, ә ул өйрәткән "Рәйхан", "Аулак өй", "Су юлы", "Каз канаты" биюләрен халык әле дә онытмый.

Рөстәм абый, сәнгатьне генә түгел, спортны да бөтен җаны-тәне белән яратты. Мәктәптә физкультура дәресен укытып, ул балаларда спортка мәхәббәт тәр-бияләргә тырышты. Үзе дә бик оста көрәшче буларак бик күпләрне көрәшергә өйрәтте. Шуңа күрә, безнең авылыбыздан менә дигән көрәш-челәр чыкты.

Менә шундый искиткеч талантлы, мәктәбебезнең горурлыгы булган, инде арабыздан китүенә 20 ел үтүгә дә карамастан, һәрберебезнең күңелендә, хәтерендә тирән эз калдырган, яраткан укытучыбызны, директорыбызны искә алмау мөмкин түгел иде.

"Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми.
Тик бер янып,
Тик бер сүнәләр",
- дип җырлыйлар бит җырларда да.

Әйе шул, гомер ике килми. Ник соң Ходай кешегә гомерне ике итеп бирми икән?

Гарәфиев Рөстәм Әнвәр улы кебек, тик торуны белмәгән, тынгысыз, бар нәрсәгә өлгерергә тырышкан, балкып торган кеше өчен кыска гына бер гомер җитә ди мени! Аның бит күпме эшлисе эшләре, яраткан укучылары калды. Тик үлем аяусыз, ул сорап килми, яшеңне дә сорап тормый. 1995 нче елның 4 сентябрендә 42 яшендә өч баласын ятим, хатынын тол калдырып, бик каты авырудан соң, Рөстәм абый мәңгегә күзләрен йомды.

Тормыш бара, тормыш дәвам итә. 22 нче августта "Күңел һаман сине сагына" дип исемләнгән бу кичәдә без өр-яңадан хатирәләребезне яңарттык. Кичәдә ул оештырган һәм җитәкләгән "Чулпан" вокаль-инструменталь ансамблендә җырлаган җырчыларыбыз, сәхнәдә аның белән бергә уйнаган гармунчыларыбыз һәм аның сыйныфташлары катнашты. Кичә бик эчтәлекле һәм һәр тамашачының күңел кылларын тибрәтә торган булды.

"Кеше китә, яхшылары китә,
Гүя йөрәк тамырларын актарып.
Кирәкленең гомерен озайт, Аллам,
Киткәч булмый аны кайтарып"
-
дигән юллар белән тәмамланды әлеге күңелләрне өзгәләгән кичә.

Әйе, кеше китә. Тик, Гарәфиев Рөстәм Әнвәр улы кебекләр, беркайчан да эзсез югалмыйлар. Гаиләсе, туганнары, якыннары, укучылары исән булганда, ул яши! Әйе, безнең йөрәкләрдә яши!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев