Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Гаепсезләр каны коелмасын

Россиядә 3 сентябрьдә терактлар корбаннарын искә алдылар. Бу дата Бесландагы фаҗигагә - хәзерге заман тарихының иң кайгылы битләреннән берсенә аерылгысыз бәй-ләнгән. 11 ел элек коточкыч кадр-ларны бөтен дөнья күрде, ул чакта Бесланда яшәүче бер гаепсез 334 кеше һәлак булды. 1 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә кораллы кешеләр...

Россиядә 3 сентябрьдә терактлар корбаннарын искә алдылар. Бу дата Бесландагы фаҗигагә - хәзерге заман тарихының иң кайгылы битләреннән берсенә аерылгысыз бәй-ләнгән.

11 ел элек коточкыч кадр-ларны бөтен дөнья күрде, ул чакта Бесланда яшәүче бер гаепсез 334 кеше һәлак булды. 1 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә кораллы кешеләр төркеме Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге 1 нче номерлы мәктәпне басып алган иде. Мәктәп бу шәһәрнең Правобережный районында Владикавказдан 30 чакрым ераклыкта урнашкан.
Мәктәпне басып алучылар - смертник (үлемгә әзер) билбаулары таккан ирләр һәм хатын-кызлардан торган 17 террорчы.
Тантаналы линейкадан соң, мәктәп укучылары бина эченә кергәч үк, аларны тоткын итеп алалар.
3 нче сентябрь, 13 сәг. 31 минут. МЧС хезмәткәрләре һәлак булган кешеләрнең мәетләрен алып чыккан чакта, террорчылар мәктәп эченә алдан ук урнаштырган шартлаткыч җайланмаларны шартлата. Мәктәпнең түбәсе ишелеп төшә. Боевиклар, тәртипсез рә-вештә, кешеләргә һәм биналарга атып тора.
Террорчылар, үзләренә карата көч куллану операциясе башланганчы ук, укучыларны атып үтерә башлаган инде. Бу хакта шунда булган тоткыннарның берсе әйткән.
Коткарылган бер хатын-кыз сөйләвенчә, мәк-тәптәге беренче шартлау ябышкак тасманың (скотч) кубуы аркасында килеп чыккан. Шартлаткычлар спорт залы стеналарына скотч белән беркетеп куелган була. Берсенең скотчы куба, ә бомба, ычкынып китеп, идәнгә төшә һәм шартлый. Шуннан соң бер-бер артлы берничә шартлау була һәм спецназ һөҗүм башлый.
Беслан мәктәбендә 1181 заложник була. Моны Төньяк Осетиянең Халык мәгарифе министрлыгы вәкиле хәбәр итә.
Һәлак булганнарны искә алу өчен, Алат төп гомуми белем бирү мәк-тәбендә линейка булды, һәр сыйныфта "Без төрле, ләкин террорга каршы без бергә" дигән темага тәрбия сәгатьләре узды. 4 нче сыйныф укучылары, җитәкчеләре Венера Миргалимова белән бергәләп, тынычлык символы - күгәрченнәр, 6 нчы сыйныфлар Зөләйха Төхвәтуллина җитәкчелегендә "Террорчылыкка - юк!" дигән темага рә-семнәр ясадылар. Һәр сыйныф җитәкчесе 2004 елның 1 нче сентябрендә Төньяк Осетиядә, ә аерым алганда Бесланда нинди коточкыч фаҗига булганлыгын укучылары аңына җиткерергә тырышты. Ул кара көннәрне онытмаска һәм, алар тагын кабатланмасын өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез, дип аңлаттылар.

Тыныч халык кына түгел, спецназ сугышчылары да террорлык актлары корбаны була. Аларның бит максаты - тыныч халыкны террорчылардан яклау. Һәм бу еш кына аларның үз гомерләре бәрабәренә булып чыга.
Төньяк Осетиянең Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Беслан шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә тоткыннарны азат итү операциясе барышында махсус подразделениеләрнең уннан артык сугышчысы һәлак булган.
Без аларның батырлыгын һәм үзләрен корбан итүләрен хөрмәт белән искә алабыз.
Балалар, барыбызга да уяу, игътибарлы булырга кирәк. Бөтенебез бергә булсак кына, үзебезне дә, тирә-ягыбыздагы кешеләрне дә яклый алачакбыз.
Без бит - бер ил, бер халык. Без, аларны онытмыйча, андый хәл бүтән кабатланмасын өчен барысын да эшләп, алар өчен дә яшәргә тиеш.
Гүзәл Закирова,
Алат авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев