Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Берлинга барып житкән

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның күбесе аз сүзле: кемгәдер ул кырыс көннәрне искә төшерүе һәм яңадан баштан кичерүе авыр булса, кемгәдер хати-рәләрне яңартырга сәламәтлеге комачаулый. Ә менә Олы Битаман авылыннан Мансур абый Мөлеков башыннан узганнар турында бер дә иренмичә сөйли. Мансур өчен сугыш хәрби комиссариатта повестка алган көннән - 1943 елның...

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның күбесе аз сүзле: кемгәдер ул кырыс көннәрне искә төшерүе һәм яңадан баштан кичерүе авыр булса, кемгәдер хати-рәләрне яңартырга сәламәтлеге комачаулый. Ә менә Олы Битаман авылыннан Мансур абый Мөлеков башыннан узганнар турында бер дә иренмичә сөйли.

Мансур өчен сугыш хәрби комиссариатта повестка алган көннән - 1943 елның 5 гыйнварыннан башлана. Аңа әле ул вакытта нибары 18 яшь була. Яңа алынучыларны Казаннан Канаш станциясенә алып китәләр, анда аларны ярты ел тирәсе хәрби фән серләренә төшендерәләр. Беренче чыныгуны яшь солдат Мөлеков Полтава янында ала. Әлеге көрәшне исенә төшергәндә ветеран:

- Сугыштагы беренче көн - бик куркыныч ул. Өйрә-нүләрдә булсак та, чын снарядлар шартлау, автоматтан атулар, әле яңа гына синең яннан йөгергән иптәшләреңнең үле гәүдәләрен күрүдән акылдан язарга мөмкин, - дип сөйләде.

Мансур абый үзен бәхетле йолдыз астында туган дип санарга мөмкин, чөнки ул иң кискен сугышларда да исән кала. Беренче тапкыр блиндаждагы унөч сугышчыдан өчәү исән калалар, шулар арасында Мансур да була.

Белая Церковь шәһәрендә урам сугышлары вакытында снайпер Мансурны каты яралый.

- Мөгаен, ул минем башка төзәп аткандыр, әмма тидерә алмады, пуля аскы теш казнасын сулдан уңга үтәли тишеп чыкты, - ди Мансур абый.

Аны кыр шартларында дәвалый алмыйлар һәм тирән тылга - Свердловскига җибәрәләр, ул анда биш ай ята.

Мансур абый Мөлеков ике Дан ордены кавалеры. Беренчесе - 1944 нче елның маенда Псков янында авыр сугышлардагы бытырлыгы өчен бирелә. Икенчесе - файдалы мәгълүматка ия «тел» алып кайткан өчен.

Мансур Һидиятович яшь-ләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә, ул мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашуларга еш бара. Сөйлә-шергә иренми, үз тормышында булган хәлләр турында ялыктыргыч түгел, мавыктыргыч итеп сөйли.

Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан лидеры Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов кулыннан беренчеләрдән булып юбилей медален алды. Ветеран өчен тагын бер истәлекле вакыйга - аның тормышына багышланган «Җиңү китергән таныш йөзләр» дигән махсус китап белән бүләкләнүе.

Мансур абый сугышны 2 нче майда Берлинда рейхстаг стеналары янында тәмамлый. Җи-ңүне, автоматлардан атып, "ура!" кычкырып, кочаклашып, елашып каршылыйлар. Бу көнне ул мәңгегә онытмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев