Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Аларның батырлыгы онытылмас

Усад мәктәбендә камалышта калган Ленин-градта яшәгән Бусыгина Эльвира Семеновна белән очрашу булды. Ул гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында һәм Ленин-град блокадасын өзүнең 70 еллыгына туры китереп уздырылды. 1944 елның 27 гыйнвары - Нева елгасы буендагы шәһәрнең немец-фашист камалышыннан тулысынча котылган көн. Аннан соң җитмеш ел вакыт узса да, ил тарихындагы...

Усад мәктәбендә камалышта калган Ленин-градта яшәгән Бусыгина Эльвира Семеновна белән очрашу булды.

Ул гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында һәм Ленин-град блокадасын өзүнең 70 еллыгына туры китереп уздырылды. 1944 елның 27 гыйнвары - Нева елгасы буендагы шәһәрнең немец-фашист камалышыннан тулысынча котылган көн. Аннан соң җитмеш ел вакыт узса да, ил тарихындагы иң авыр һәм рәхимсез сугыш - 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы һәм блокадада калган Ленинград халкының батырлыгы, түземлелеге кешелек дөньясы хәтереннән мәңге җуелмас.

1941, 1942 нче блокада кышында Ленинградка, аның халкына һәм шәһәрне саклаучыларга коточкыч авырлыкларга түзәргә туры килә. Шәһәрдә азык-төлек, ягулык бетә, суүткәргеч, канализация сафтан чыга.

Эльвира Семеновна 1938 елда Ленинград өлкәсе Всеволожск районының Тавры авылында туа. 1942 елның мартында гаиләне Красноярск краена - Манск районының Зур Унгур авылына эвакуациялиләр. 1942 нче елның декабрендә әниләре, ә 1944 нче елның декабрендә әтиләре гүр иясе була. Олырак балаларны балалар йортына озаталар, ә Эльвира апасы Ева белән кала. Чөнки ул әтисенә сеңлесе турында кайгыртырга сүз биргән була.

- Бик авыр вакыт булды инде бу, апамны бүрәнә агызырга (сплав леса) җибәрделәр, ә мин ялгызым калдым, - дип исенә төшерә Эльвира Семеновна.

1949 нчы елда алар апасы белән Карелиягә күченеп киләләр. Анда ул укый, эшли, кияүгә чыга. Язмыш аны Биектау районының Усад авылына алып килә. Анда унике ел яши.

Эльвира Семеновна ире белән биш бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта аның унике оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

- Күпме сынаулар аша узарга, авырлыкларны җиңәргә туры килсә дә, хәзер мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Мине хөрмәт итәләр, яраталар, балаларым, оныкларым һәм оныкчыкларым кайгыртуында яшим, - ди ветеран.

Эльвира Семеновна хатирәләре белән узган чорда булган вакыйгаларга һәм үз язмышына карата зур кызыксыну уятты. Мәктәп музеенда булганнан соң мактаулы кунаклар өчен куелган фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә үз фикерләрен язып калдырды. Уздырылган әлеге чарага югары бәя бирде, мондый очрашулар балаларда патриотлык хисе тәрбияли дигән нәтиҗә чыгарды.

Без арабызда үсеп килүче буынга матур үрнәк булырлык шундый кыю кешеләр яшәвенә бик шатбыз. Эльвира Семеновнага сәламәтлек, озын гомер телибез.

Татьяна КОРОБКОВА,

Усад мәктәбенең педагог-оештыручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев