Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Үзе кайта алмаса да, туган җиргә даны кайтты

«Татар сугышчылары сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын - Ватанга бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңеп чыгу өчен үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди авырлыкларга да түзә алу сыйфатларын гәүдәләндерделәр» - дип язган Советлар Союзы маршалы Леонид Говоров. Менә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә күренекле маршалның...

«Татар сугышчылары сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын - Ватанга бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңеп чыгу өчен үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди авырлыкларга да түзә алу сыйфатларын гәүдәләндерделәр» - дип язган Советлар Союзы маршалы Леонид Говоров.

Менә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә күренекле маршалның сүз-ләренә тагын бер кат ышанасың. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бар халык изге көрәшкә күтәрелә. Сая авылындагы Гайнетдинов Гайнетдин абыйның биш улы: Ибраһим, Исмәгыйль,Һади, Исхак, Зариф сугышка китә. Ибраһим белән Исмә-гыйльгә җиңү хисен тоеп авылга кайту насыйп була. Һади Ленинград фронтында һәлак була, Исхак белән Зариф хәбәрсез югалучылар исемлегендә.

2013 елның август аенда Һадиева Асия һәм Гайнетдинов Габбаска (Гайнетдинов Һади балалары) сугышчан-патриотик "Поиск" клубыннан хәбәр килә: "Сезнең туганыгыз Гайнетдинов Зариф Гайнетдин улының җәсәде табылды". Асия апа белән Габбас абый өчен бик дулкынландыргыч минутлар була. Алар Зариф абыйны күргәндә 8-10 яшьлек балалар булалар. Габбас абый болай дип сөйли:

- Зариф абыйның зур алма бакчалары бар иде, безне алма белән сыйларга ярата иде, сугышка киткәндә дә әни белән саубуллашып китте, минем дә аның белән күре-шү соңгы тапкыр булды.

Анатолий Бурдо җитәкчелегендәге "Поиск" клубы Белоруссиянең Витебск районының Лобаны авылы янындагы траншеяләрдә казу эшләре алып барганда 55 кызыл армияченең мәетләрен табалар. Шулар арасында батырлык өчен бирелгән медаль табыла, бу медаль белән 1943 елда Көнбатыш фронтның 217 укчы дивизиясенең 740 нчы укчы полкының пулеметчысы Гайнетдинов Зариф бүләк-ләнгән була. 1943-1944 елларда Витебск районының Лобаны һәм Зазыбы авыллары, Лучеса елгасы ярында 33 нче армия каты сугышлар алып бара, 42 меңнән артык совет сугышчылары һәлак була.

Белоруссиянең бу изге җиренә абыйларын зурлап күмәр өчен, Асия апа белән Габбас абыйның уллары Һадиев Равил һәм Гайнетдинов Әдһәм бардылар. Батырларча һәлак булган Зариф абыйларын җирләп, аның медален туган якка алып кайттылар.

Реклама

Гайнетдинов Зариф Белоруссиянең Витебск районының Копти агро-шәһәрчегендә урнашкан Ленин комсомолы исемендәге мемориал кәберлектә күмелә. Пулеметчы Гайнетдинов Зариф һәм аның кебек солдатларның батырлыклары мәңге онытылмый. Үзе кайта алмаса да, туган җиргә даны кайтты.

2009 елның ноябрь аенда Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Равил Муратов җитәкчелегендәге делегация катнашында, шушы каберлектә татар сугышчылары хөрмәтенә һәйкәл ачыла. Зариф абыйның батырлыгы белән горурланабыз, аның кебек совет сугышчыларының даны туган җирләренә кайтсын иде.

Фото. 740 нчы укчы полкының пулеметчысы Зариф Гайнетдинов Белоруссия җирендә мәңгегә ятып калды, аның «За отвагу» медале туган җиренә алтмыш сигез елдан соң кайтты.

Совет халкының 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышында җиңүенә 70 ел тулуга әзерлек башланды. Ни кызганыч, сугышта катнашучылар, бу дәһшәтле вакыйгаларның алыштыргысыз шаһитлары арабыздан китә бара. Яу кырында һәлак булып, кайда җирләнгәнен дә белмәгән фронтовиклар да байтак. Бәлки, әлеге мәкаләдә әйтелгәнчә, туганнарын эзтабарлар тапкан гаиләләр бардыр. Булса, безгә хат юлласагыз, яки газета сайтына язсагыз, рәхмәтле булыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев