Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Йөрәк онытмаска куша

Алат мәктәбендә генерал-полковник Владислав Алексеевич Ачалов истәлегенә багышланган чаралар узды. Ул - Һава десанты гаскәрләренең элекке командующие, СССР оборона министры урынбасары, безнең мәктәпне тәмамлаган. Быел бу легендар кешегә - максатчан, көчле ихтыярлы, кыю һәм фидакарь кешегә - 70 яшь тулган булыр иде. Владислав Алексеевич илнең иң яшь генералы - 1...

Алат мәктәбендә генерал-полковник Владислав Алексеевич Ачалов истәлегенә багышланган чаралар узды. Ул - Һава десанты гаскәрләренең элекке командующие, СССР оборона министры урынбасары, безнең мәктәпне тәмамлаган. Быел бу легендар кешегә - максатчан, көчле ихтыярлы, кыю һәм фидакарь кешегә - 70 яшь тулган булыр иде. Владислав Алексеевич илнең иң яшь генералы - 1 дәрәҗә "СССРның кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен" ордены белән бүләкләнгән унөч кешенең берсе булган.

Аның туган көне алдыннан 12 ноябрьдә кече сыйныф укучылары 1980 нче елларның талантлы хәрби җитәкчесенең тормыш юлы белән таныштылар. Фотосурәтләр, Ачалов язган һәм мәктәпкә бүләк иткән китапларны карадылар. Тарих укытучысы В.И.Вафина белән бергәләп музейдагы почмакка экскурсия үткәрделәр, генерал-полковник тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган стенд белән таныштылар. Читтән торып кылган сәяхәт мәктәп укучыларына бик ошады. Фикер алышу, геройлык, патриотлыкның ни икәнлеге турында әңгәмәдән алар шундый нәтиҗә ясадылар: патриотлар - үз Ватаннарын яратучы, башка кешеләрнең гомерен коткару өчен теләсә кайсы минутта үзләрен корбан итәргә сәләтле кешеләр. Владислав Алексеевичның тормышы - моңа дәлил. Батырлык, җиңүгә омтылыш, тугрылык һәм намуслылык кебек әхлакый сыйфатлар барысы да үзеңнең көчсез якларың һәм кимчелекләрең белән көрәштә туа.

Мәктәбебездәге өлкән сыйныф укучыларының берсе иншасында болай дип язган: "Танылган хәрби начальник, генерал-полковник В.А.Ачаловның яшәү тарихы белән танышканда горурлык һәм соклану хисләре кичердем. Гап-гади авыл малае ничек шундый зур дәрәҗәләргә ирешә, илнең оборона министры урынбасары була алган икән ул? Бу батыр кеше алдында мин башымны иям. Нинди генә авыр сынаулар аша үтмәгән ул! Көчле характерлы, үҗәт, максатка омтылучан, хезмәт сөючән булуы аркасында лаек булган ул үзенең сугышчан бүләкләренә. Күкрәге тулы орденнар һәм медальләр! Ул якты, кызыклы, зур хөрмәткә лаек гомер юлы узган".

13 ноябрьдә, Владислав Алексеевичның туган көнендә безнең мәктәпкә тантаналы чарага кунаклар: дуслары, хезмәттәшләре, "Россия десантчылары берлеге" бөтенроссия Десант гаскәрләре ветераннарының иҗтимагый берләшмәләре берлеге вәкилләре килде. В.А.Ачалов шул берлекнең рәисе булган. Бу очрашу "Кешегә үз язмышын үзе ясау мөмкинлеге бирелгән, гомер юлын ул үзе өчен үзе билгели" дигән девиз белән үтте. Бу кешенең тормышы һәм язмышы турындагы әдәби-музыкаль композиция моны ачык күрсәтте.

Ул 1945 елның 13 ноябрендә Әтнә районының Атамыш авылында зур крестьян гаиләсендә туа. Балачагы матур Ашыт елгасы яр буенда уза. 1956 елда Атамыш башлангыч мәктәбен тәмамлый. Унбиш укучы 5 нче сыйныфта укырга дип Алат мәктәбенә килә. 10 чакрым араны җәяү йөргәннәр, фатирларда торганнар. Бары тик Владислав Алексеевич кына югары белем ала алган. Бала чагыннан ук ул хәрби кеше булырга хыяллана. Казан танк училищесына, аннары Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясенә укырга керә, Генераль штаб хәрби академиясен уңышлы тәмамлый. Уңышының нигезе - үз дигәненә ирешү, максатчан булу, хезмәт ярату.

Җитәкче вазифаларда хезмәт итү аның холкын ныгыта. Хезмәтен ул танк взводы командиры булып башлый, аннары танк ротасы командиры була. 1973 елдан башлап, полк командиры урынбасары, парашют-десант полкы командиры була, 1978 елдан - һава десанты дивизиясе командиры. 1984 елда аны танк армиясе командующие урынбасары, аннан соң 1984 елда аны танк армиясе командующие һәм Ленинград хәрби округы гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары итеп билгеләп куялар. 1989 - 1990 елларда Ачалов - Һава десанты гаскәрләре командующие, 1990 - 1991 елларда - СССРның оброна министры урынбасары. 1990 елны аны РСФСР халык депутаты, Россия Федерациясе Югары Советы әгъзасы итеп сайлыйлар. 1992 елдан бирле В.А. Ачалов - РФ Югары Советы рәисе каршындагы аналитик үзәк җитәкчесе.

Владислав Алексеевич - югары шәхси сыйфатлары аркасында хезмәтендә уңышларга ирешкән, хезмәттәшләренең ихтирамын, командованиенең ышанычын казанган хәрби җитәкчеләрнең берсе. Аны берсеннән-берсе җаваплырак постларга куялар, ә ул бар җирдә дә югары ышанычны аклый. Кавказда, Урта Азиядә һәм Балтыйк буенда, Варшава килешүе илләр армияләренең бик зур өйрәнүләре вакытында, Әфганстанда, Чечняда, Дагстанда - бөтен җирдә генерал Ачалов үз эшен башкара, антына хәрби бурычына тугры булып кала белә. "Артымда - кодрәтле дәүләт, янәшәмдә - ышанычлы дусларым", - дип әйтә торган була ул.

"Мин сезгә дөреслекне сөйләрмен" дигән китабында Владислав Алексеевич: "Монда туган, яшәгән яки беразга гына килеп киткән һәркем өчен Алат авылы аның күңеленең бер өлеше булып кала", - дип яза. Туган авылы Атамыш турында шулкадәр җылы итеп яза, Алат мәктәбе укытучылары Петр Павлович Белотелов, Филарет Ефимович Воронцов, Вафа Гәрәй улы Гәрәев турында шулкадәр яратып сөйли ул. Мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашулар вакытында ул аны "минем "альма матер" дип атый.

Ачалов мәктәптә еш кунак була иде. Гәрчә монда якын туганнары инде булмаса да, дуслары гына калса да, һәр яңа сынау алдыннан яки җаваплы задание үтәгәннән соң, ул туган якларына - балачагы, яшьлеге үткән, очыш полосасы башланып киткән җирләргә кайта иде. Кече Ватанының тартуы дими ни дисең инде моны! 2002 елда, мәктәпне тәмамлаган ике буын очрашуы вакытында Владислав Алексеевич: "Мине кече Ватаным һәрчак үзенә тарта. Туган җиреннән читкә китеп йөрмәгән кешеләр моны сизми", - дип әйткән иде.

Чарабызга килгән кунаклар үзләренең дусты, көрәштәше, укытучысы турында бик күп җылы сүзләр сөйләде. Укучылар тын да алмый тыңлап торды, десантчылар һәм хәрбиләрнең киемнәрен кызыксынып күзәтте, аннары кунаклар белән рәхәтләнеп фотога төштеләр.

Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар, ләкин аңа илтүче юл үзеңдә бурычыңны аңлау хисе, үз вазифаларыңа җаваплы мөнәсәбәт, әхлак ныклыгы тәрбияләү аша уза. Кешегә үз язмышын үзе ясау мөмкинлеге бирелгән, гомер юлын ул үзе өчен үзе билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев