Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Якташлары хөрмәтенә

Мәмдәл авылында Җиңүнең 70 еллыгына Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә мемориаль комплекс ачылды. Тантаналы чарага Мәмдәл авыл җирлегендә яшәүчеләр, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шәһәрдән кайткан кунаклар җыелды. Унбиш метр-лы стенага Мәмдәл, Юртыш, Сөләнгер авылларыннан 470 якташыбызның фамилияләре уеп язылды. Һәйкәл безнең якташыбыз - рәссам Фәрит Заһидуллин эскизы буенча әзерләнеп, нигездә...

Мәмдәл авылында Җиңүнең 70 еллыгына Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә мемориаль комплекс ачылды.

Тантаналы чарага Мәмдәл авыл җирлегендә яшәүчеләр, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шәһәрдән кайткан кунаклар җыелды. Унбиш метр-лы стенага Мәмдәл, Юртыш, Сөләнгер авылларыннан 470 якташыбызның фамилияләре уеп язылды. Һәйкәл безнең якташыбыз - рәссам Фәрит Заһидуллин эскизы буенча әзерләнеп, нигездә авыл халкы һәм хәйрия ярдәм күрсәтүчеләр акчасына төзелгән.
Митингта Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин, ветераннар советы рәисе Илгизәр Шәрәфетдинов чыгыш ясады. Шушы ук көнне хәзерге вакытта безнең араларда яшәгән 34 тыл хезмәтчәне хөрмәтенә ветераннар аллеясы утыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев