Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Ветераннарны бер көн дә игътибарсыз калдырмаска

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча районның оештыру комитеты утырышында сүз Бөек Ватан сугышы ветераннарына игътибарны арттыру турында барды. Анда республика Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Люция Гобәйдуллина, ветераннарның район оешмасы рәисе Любовь...

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча районның оештыру комитеты утырышында сүз Бөек Ватан сугышы ветераннарына игътибарны арттыру турында барды. Анда республика Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Люция Гобәйдуллина, ветераннарның район оешмасы рәисе Любовь Зотова, "ТАТМЕДИА" ачык акциионерлык җәмгыяте филиалы директоры Габдулла Галямов чыгышларында Бөек Ватан сугышындагы Җиңү юбилеена әзерлек барышын яктырттылар.

Хәзерге вакытта Биектау районында 48 сугышта катнашучы, 282 солдат толы, 1031 тыл хезмәтчәне яши.

Районда фронтовиклар һәм солдат толларын квартиралар белән тәэмин итү буенча зур эшләр башкарылды. Узган елның 1 ноябреннән 2014 елның 1 февраленә кадәрге чорда сугыш ветераннарының тормыш шартлары тикшерелде, кемнең нинди ремонтка мохтаҗ булуы ачыкланды.

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эше киң җәелдерелде, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да мондый юнәлештә эшлиләр. Кадетлар - район күләмендәге чараларда актив катнашучылар. Мәктәпләрдә "Сугыш чоры балалары" темасы буенча материаллар туплау эше бара.

- Соңгы вакытта ветераннар советына ветераннардан борчулы хәбәрләр килми. Бу аларга даими игътибар булуын күрсәтә торган яхшы яңалык, - дип билгеләп үтте район ветераннар советы рәисе Любовь Степановна Зотова.

Укучылар да сугыш уты аша узган бабалары язмышы белән күбрәк кызыксына башладылар.

Әмма шулай да проблемалар бар һәм аларны хәл итәргә кирәк. Авыл җирлекләре барлык ветераннар советлары белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиешләр. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүне үзагымга куярга ярамый. Мәктәпләргә сугышны үз башларыннан кичергән кешеләрне чакырырга кирәк.

Җиңү темасы район газетасында да даими яктыртыла. 2013 нче ел азагында "Җиңүнең 70 еллыгы", "Тыл хезмәтчәннәре", "Сугыш чоры балалары", "Оныклар - бабалары турында" дигән рубрикалар кертелде. "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хезмәткәрләре фронтовикларның өйләрендә булдылар һәм аудио-видеоязмалар әзерләделәр. Аларга ветераннар сугыш чоры, үзләре турында сөйлиләр һәм яшь буынга теләкләрен белдерәләр. Әлеге материалларның бүгенге көн өчен дә әһәмияте зур, алар шулай ук киләсе буыннар өчен тарихта да сакланып калачак.

Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Татьяна Ларионова районда башкарылган эшләргә уңай бәя бирде, әмма шул ук вакытта киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр-гә юнәлтте.

Хәзерге вакытта иң мөһиме: ветеранның калган гомерендә аның янында кем булуын, аңа кайсы предприятие шефлык итүен билгеләү; аңа дәвалаучы табиблар, социаль хезмәткәрләр, волонтерлар беркетелергә тиеш; үз вакытында психологик ярдәм күрсәтү дә бик кирәк.

- Әле 43 фронтовик исән! Алар янында даими булырга: ипи алып килергә генә түгел, ә бәлки аралашырга, хәл-әхвәл сорашырга, аның кәефе нинди булуын, үзен ничек хис итүен белешергә иде, - дип ассызыклады Татьяна Ларионова. - Эш отчет өчен генә башкарылмасын. Аның соңгы нәтиҗәсе мөһим. Эш алымнары бүгенге яшьләр бөтен күңелләре белән аңлап кабул итәрлек булсын.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин авыл җирлекләре башлыкларын һәм социаль хезмәтне Бөек Ватан сугышында катнашучыларга игътибарны юбилей көне килеп җиткәнне көтеп тормыйча, инде бүгеннән үк арттырырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев