Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Ветераннар игътибардан канәгать

Озын гомерлеләргә хөрмәт күрсәтү, Бөек Ватан сугышында катнашканнарны туган көннәре белән котлау безнең районда күркәм гадәткә әверелде. Ветераннарның үзләре өчен истәлекле көннәрдә алар янына Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бара. Ул Россия Президенты Владимир Путин котлавы белән бергә юбилярларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшыра, аларның туганнары белән аралаша. Мондый...

Озын гомерлеләргә хөрмәт күрсәтү, Бөек Ватан сугышында катнашканнарны туган көннәре белән котлау безнең районда күркәм гадәткә әверелде.

Ветераннарның үзләре өчен истәлекле көннәрдә алар янына Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бара. Ул Россия Президенты Владимир Путин котлавы белән бергә юбилярларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшыра, аларның туганнары белән аралаша. Мондый очрашуларны өлкәннәр көтеп алалар. Алар узган гомер юлы турында бик теләп сөйлиләр, авыр сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашалар, яшь буынга тынычлык һәм бәхетле тормыш телиләр.

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләрен тапшыру ветераннар тормышында зур вакыйгага әверелде. Барлык авыл җирлекләрендә тантаналы чаралар уздырылды, аларда район һәм җирлек җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәрен котлаганда, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәре өчен һәркайсына аерым-аерым рәхмәт әйтте.

Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар!

Биектауның 3 нче мәктәбендә ветераннарга юбилей медальләре тапшыру тантанасы күңелләргә ятышлы булды. Рөстәм Кәлимуллин тыл хезмәтчәне Петр Наумовка медаль тапшыра. Фәнил Мөхәрләмов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев