Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Ул авыр елларны онытырлык түгел

Чернышевка авыл җирлегендә бүген 16 тыл хезмәтчәне яши. Узган атна азагында аларны, тантаналы рәвештә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән медаль тапшыру өчен, авыл мәдәният йортына чакырдылар. Чернышевка авыл мәдәният йорты залында Александра Данилюк, Анна Гобәйдуллина, Анна Корнилова, Надежда Мулицына, Агриппина Шигаева, Павел Корнилов, Анна Тарасованы хөрмәтләделәр....

Чернышевка авыл җирлегендә бүген 16 тыл хезмәтчәне яши. Узган атна азагында аларны, тантаналы рәвештә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән медаль тапшыру өчен, авыл мәдәният йортына чакырдылар.

Чернышевка авыл мәдәният йорты залында Александра Данилюк, Анна Гобәйдуллина, Анна Корнилова, Надежда Мулицына, Агриппина Шигаева, Павел Корнилов, Анна Тарасованы хөрмәтләделәр. Сугыш чорында аларга 13-17 яшь була һәм эшче кулларга мохтаҗлык кичергән дәүләт нәкъ менә алар ярдәменә өметләнә.

- Әти сугышка китте. Без алты бала калдык. Кечкенәбезнең әле яше дә тулмаган иде, - дип сөйләде Каймардан Надеҗда Петровна Мулицина. - Олы бала буларак, мин әнигә өйдә дә, колхозда да булыштым.

Бу хатын-кызлар яшь чакларында Пермь өлкәсендәге тайгада тир түккәннәрен дә, Гәрдә эшләгәннәрен дә хәтерлиләр. Алар колхозда өлкәннәргә ярдәм иткәннәр: көлтә бәйләгәннәр, чәчкән-нәр, ашлык суктырганнар. Бу аларның Җиңүгә керткән өлешләре була.

- 70 ел буена сугышсыз яшәвебез өчен без сезгә рәхмәтле, - диде, Чернышевка авыл җирлеге ветераннарына мөрәҗәгать итеп, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов. - Иң мөһиме - исән-сау булыгыз, авырмагыз.

Авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов белән бергә Илнар Мөхлисов һәр ветеранга юбилей медале һәм кызыл розалар тапшырдылар.

Мәдәният йортына тантаналы очрашуга авылдашлар, мәктәп укучылары, тыл хезмәтчәнәренең туган-тумачалары да килгән иде. Алар арасында соңгы фронтовик, моннан алты ел элек якты дөньядан киткән Александр Иванович Кормаковның туганнары да бар иде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Мө-хәммәтсафина бүләкләү тантанасына килә алмаган тыл хезмәтчәннәренең фамилияләрен әйтеп чыкты. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар сугыш, тынычлык һәм тормыш турындагы яраткан җырлардан торган концерт әзерләгәннәр, сугыш чорына караган сәхнәләштерелгән өзекләр дә күрсәттеләр.

Чернышевка авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов һәм секретарь Любовь Терентьева икенче көнне мәдәният йортына килә алмаган тыл хезмәтчәннәренең өйләренә бардылар - Каймарда, Шушарда һәм Чернышевкада юбилей медальләре тапшырдылар.

Сугыш елларындагы тырыш хезмәтегез, Туган илебезнең күк йөзе тыныч булган өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев