Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Туган илгә – хәтер юлыннан...

Солдат Никонов Николай Николаевич туган авылына әйләнеп кайтты. Тик бу кайту Хәтер юлыннан булды... 2014 елның 12 ноябрендә Күлле урта мәктәбендә Татарстан Республикасының «Ватан» дип аталган эзләнү отрядының Бөек Ватан сугышында һәлак булган Николай Никоновның туганнарына солдат медальонын тапшыруга багышланган чара булды. Безгә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, хәрби...

Солдат Никонов Николай Николаевич туган авылына әйләнеп кайтты. Тик бу кайту Хәтер юлыннан булды...
2014 елның 12 ноябрендә Күлле урта мәктәбендә Татарстан Республикасының «Ватан» дип аталган эзләнү отрядының Бөек Ватан сугышында һәлак булган Николай Никоновның туганнарына солдат медальонын тапшыруга багышланган чара булды. Безгә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, хәрби комиссар Александр Найденов, Туган якны өйрәнү музее директоры, районның ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов, документаль фильмнар төшерүче режиссер, Казан киностудиясе продюсеры Владимир Ерхов, Биектау телевидениесе һәм радиосы вәкилләре килде. Тыл хезмәтчәннәре, "сугыш чоры" балалары, поселокта яшәүчеләр чакырылды.
Халкыбызга һәм илебезгә чиксез газаплар алып килгән Бөек Ватан сугышы бик күптәннән инде Җиңү белән тәмамланды. Ул канлы көрәш-ләрдә катнашучылар сафы да ел саен сирә-гәйгәннән сирәгәя бара.
Күп сугышчылар өйлә-ренә әйләнеп кайтмадылар. Көрәш кызган чакта һәлак булучыларны һәр-вакытта җиренә җиткереп җирләрлек мөмкинлек булмый. Сугышчылар, дошман пулясы гомерләрен кайда өзгән булса, шунда - траншеяларда, окопларда күмелә. Еллар узу белән ул урыннарны үлән каплап китә. Россия җи-рендә мондый билгесез каберләр әле бик күп.
Бүген эзләнү отрядлары бик зур изге эш башкаралар - элек сугыш барган урыннарда һәлак булган сугышчылар мәете калдыкларын эзлиләр, аларның исемнәрен ачыклыйлар, аларны хәрби кагыйдәләр буенча җир-ләүдә катнашалар, хә-бәрсез югалган дип саналган солдатның мәете табылган урыннар турында туганнарына хәбәр итәләр. Эзләнү нәтиҗәләре буенча Хәтер китабына төзәтмәләр кертелә. Эзләнүчеләрнең хезмәте җиңелләрдән түгел. Әмма ул, истә тотсыннар өчен, хәзерге буынга кирәк. Ватанны саклаганда гомерләрен бирүчеләрнең исемнәре тарихта һәм буыннар хәтерендә калырга тиеш.
Бездә ел саен Хәтер вахтасында катнашучы Татарстан Республикасының «Ватан» эзләнү отряды булды. Отряд составындагылар сугыш кырында һәлак булып, хәтта җирләнми дә калганнарның, хәбәрсез югалган дип саналучыларның мәетләрен эзлиләр. Туганнары һәм якыннарының язмышлары турында кешеләргә нәкъ менә алар, эзләнүчеләр хәбәр итә. Эзләнүчеләр безгә Ростов өлкәсенең Шолохов районында Хәтер вахтасында 2014 елның маенда онытылган һәм рәсми тарихта аз билгеле булган Еланск плацдармында эзләнүләр алып барулары турында сөйләделәр. Дошман, котырынып, Сталинградка ыргылган көннәрдә Донның уң як ярында аны зур югалтулар белән алалар. Еланск плацдармында, әле 30 километрга киңәеп, әле 9 километрга гына калып тараеп, кискен көрәш бара. Әмма совет гаскәрләренең Паулюс армиясен камап алу белән тәмамланган һөҗүме 1942 елның 19 ноябрендә нәкъ менә шушыннан башлана. Бик күп шартлатылган техника, куәтле автомашина калдыклары, шартлагыч матдәләр, дистәләгән сугышчы мәете калдыклары табып алына. Калдыкларда Италия винтовкалары гильзаларына салынган ике язма табыла, әмма анда күп урыны танырлык түгел: "Ен...өв....Е....в.ч. 1249 ппс 2022 часть 224..." Икенче язма да беренчесе шикелле итеп язылган, әмма тулысынча укып булырлык: "Никонов Николай Николаевич в.ч. 1249 ппс 2022 часть 224". Кыр почтасы номеры буенча моның
3 нче гвардия армиясе бүлекчәсе икәнлеген ачыклыйлар. Мәгълүматларны йомгаклау буенча "Мемориал" һәлак булучыга карата тулырак мәгълүмат бирә. Никонов Николай Николаевич, 1923 елда ТАССРның Семиозерка авылында туган һәм шунда яшәгән, Юдино район хәрби комиссариаты (РВК) тарафыннан чакырылган, сержант, орудие номеры 3 гв. А., 1942 елның 27 ноябрендә һәлак булган, Ростов өлкәсенең Боковский районы Ушаков хуторы янында җирләнгән.
Әлеге экспедициядә мәетләре табылган сугышчыларның барысы да 2014 елның 6 маенда Ростов өлкәсенең Боковский районы Боковская станицасында җирләнгән.
Мәктәп, авыл мәдәният йорты, эзләнүчеләр тырышлыгы белән һәлак булган сугышчының туганнан туган энесе - Никонов Николай Сергеевич һәм башка туганнары табылды. Бәхеткә, табылган туганнары барысы да безнең мәктәпкә килә алдылар. Тантаналы шартларда аларга язмалы гильза һәм эзләнү документлары тапшырылды. Һәлак булган сугышчының туганнары әлеге истәлекләрне Күлле мәк-тәбе музеена бирергә булдылар.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең чыгышында һәлак булган сугышчының туганнарына ихлас күңелдән җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Ватанны саклаганда, хәрби бурычларын үтәгәндә Россия Федерациясе һәм чит дәүләтләр территориясендә һәлак булган Татарстан кешеләренең истәлеген мәңгеләштерү буенча үз теләк-ләре белән риясыз башкарган эшләре өчен «Ватан» эзләнү отрядындагы укучыларга зур рәхмәтен белдерде. Яшьләрне патриотлык, Туган илләрен, Ватаннарын ярату хисендә тәрбияләүдә эзтабарлар эшенең гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Без, Күлле урта мәктәбе укучылары, һәлак булган сугышчының туганнарын эзләүдә катнашуыбыз, эзләнү отрядындагы балалар белән танышуыбызга бик сөенәбез. Һәлак булган сугышчының туганнарына сугышчылар янында 72 ел яткан гильзаны тапшырганда күзгә яшь тыгылды.
Тагын бер солдат Хәтер юллары буйлап туган авылына әйләнеп кайтты...
Дина ӘМИРОВА,
Диана Әлмөхәммәтова,
8 сыйныф укучылары, Күлле мәктәбенең "Туган якны өйрәнү" түгәрәгенә йөрүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев