Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Сталинградны, Кырымны азат итүдә катнашкан

Быел "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" район газетасы үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул еллар эчендә безнең редакциядә район тарихында якты эз калдырган дистәләгән журналист эшләгән. Күбесе республика кү-ләмендә танылган мө-хәррирләр, шагыйрьләр һәм язучылар булып киткән. Районыбызның алга китүенә, яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбия-ләүгә зур өлеш керткән фронтовик журналистлар иҗаты газетабыз...

Быел "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" район газетасы үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул еллар эчендә безнең редакциядә район тарихында якты эз калдырган дистәләгән журналист эшләгән.

Күбесе республика кү-ләмендә танылган мө-хәррирләр, шагыйрьләр һәм язучылар булып киткән. Районыбызның алга китүенә, яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбия-ләүгә зур өлеш керткән фронтовик журналистлар иҗаты газетабыз тарихында аерым урын алып тора. Шуларның берсе - Андрей Архипович Катков.

Белеме буенча Андрей Архипович - полиграф, ә сәләте буенча журналист иде. Бу тынгысыз һөнәр-не ул бөтен күңеле белән яратты һәм аңа гомеренең күп елларын багышлады. "Биектау хәбәрләре" (1994 нче елга кадәр - "Ильич юлы") газетасына аның язмышы 1965 нче елны бәйләнә һәм гомеренең соңгы көннәренә чаклы аерылмый. Район газетасында ул партия бүлегенә, хатлар бүлегенә мөдирлек итә, мөхәррир урынбасары була, ә район үзгәртеп оештырылганга кадәр "Ленин юлы" газетасы редакциясен җитәкли.

Андрей Архипович Катков Татарстан Республикасы Тәтеш районында 1918 елның 27 нче декабрендә туа. 1939 нчы елда Кызыл Армиягә алына, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, Сталинград янындагы бәрелешләрдә катнаша. 91 нче укчылар дивизиясенең 321 нче артиллерия полкы составында Украинаны азат итә, Мелитополь, Перекоп өчен барган сугышларда катнаша, Сивашны кичеп чыга һәм Кырымны дошманнан азат иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен бүләккә лаек була. Хәрби казанышлары өчен командование Катковны Кызыл Йолдыз ордены, "Сталинград оборонасы өчен", "Сугышчан казанышлар өчен" медальләре белән бүләкли.

Үзенең батырлыклары турында сөйләргә яратмаса да, фронтташ ип-тәшләре турында рәхәт-ләнеп яза иде. Бөек Ватан сугышы аның газетадагы эшчәнлегендә ае-рым урын биләде, ул полкташлары турында истәлекләр, башыннан кичкән хәлләр турында шигырьләр язды, сугыш эпизодларын тасвирлады.

Андрей Архиповичның газетада күңеле аеруча яткан жанрлары очерк һәм фельетон иде. Ул район буйлап йөрергә, кызыклы кешеләр белән очрашырга яратты. Материалларының геройлары - гап-гади авыл эшчәннәре. Сыер савучылар, җәнлек үрчетүчеләр, механизаторлар, укытучылар, табиблар турында җылы итеп, хөрмәт белән яза. Ә фельетоннарында каракларның, ялкауларның, эчкечеләрнең тетмәсен тетә иде. Безнең ише яшь журналистларга түземле остаз да булды Андрей Архипович. Аның белән һөнәребез үзенчәлекләре хакында да, тормыштагы мәсьәләләр буенча да киңәшергә мөмкин иде.

Тынгы белмәс Андрей Архипович, пенсиягә чыккач та, каләмен кулыннан төшермәде. Ул һәр-вакыт районның иҗтимагый тормышы, редакция коллективының хәлләре белән кызыксынып торды, элеккечә үк, газетага мәкаләләр язды. Тәҗрибәле газета чыгаручы буларак, район журналистларының үтенечен кире какмады, безгә эшебездә бик теләп ярдәм итте.

Без, хезмәттәшләре, фронтовик журналист Андрей Архипович Катковны һәрвакыт сагынып искә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев