Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Һәр чыгыш үзенчәлекле булды

Менә 70 ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик-дуслар аша...

Менә 70 ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә.

Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик-дуслар аша сиздерә үзе турында сугыш.

…Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме сугышчы туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Шул изге ният белән «Балкыш» балалар иҗат йорты Җиңү бәйрәменә багышлап, районыбыз мәк-тәпләре арасында, театральләштерелгән тамашалар бәйгесе уздырды. Бу матур чара район мәдәният йорты сәхнәсендә үтте. Бәйге ике номинациядә уздырылды: театральләштерелгән тамаша һәм әдәби-музыкаль композиция.

Чарада районыбызның 15 мәктәбеннән 7 яшьтән алып 18 яшькәчә укучылары катнашты. Барлык коллективлар да бик яхшы хәзерлек белән килгәннәр. Репертуарлары бай һәм конкурс таләпләренә килеп тора. Үз куллары белән эшләгән декорацияләре дә, киемнәре дә, сәхнә бизәлеше дә төгәл һәм килешле иде. Иң сөендергәне - укучыларның образларны дөрес җиткерә белүләре. Телләре дә матур һәм бай. Театраль тамашаларга килгәндә, мактау сүзләренә Әлдермеш һәм Мүлмә мәктәпләренең коллективлары лаек. Ә әдәби-музыкаль композицияләр номинациясендә 3 нче Биектау мәктәбе, Дөбъяз һәм Бөреле мәктәпләре укучыларының чыгышлары бик унышлы булды. Бу коллективлар артистлары үзләрен сәхнәдә иркен тоттылар, образларны бик төгәл итеп уйнадылар. Залдагы тамашачыларның күзләре бик еш дымланды бу көнне һәм һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр.

Олуг юбилейга - Җиңү көненә санаулы гына көннәр калып бара. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, катнашучылар саны да, тамашачылар саны да артып торсын иде. Бөек Җиңү яулаган ветераннарга әйтәсе килгән сүзләрне, теләкләрне әйтеп калырга ашыгырга иде. Әйе, без Җиңү яулаган батырларның оныклары, оныкчыклары сугыш турында бары тик кинолардан, китаплардан, бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә беләбез. Бу шулай гына калсын, сугышны үзебезгә күрергә язмасын иде диясе килә.

Арабызда әле хәзерге көнгә кадәр намус белән үз хезмәтләрен башкаручы, гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларының таянычы, оныкларының юанычы булган саф күңелле әүлия затлар - сугыш чоры кешеләре яши. Тагын бер кат рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев