Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Мәмдәлдә тыл ветераннары медальләр алды

5 мартта Мәмдәл авыл җирлеге ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән медаль тапшырдылар. Җирлек территориясендә 64 тыл хезмәтчәне яши, сугышта катнашучылар юк. Әлеге тантана Мәмдәл мәдәният йортында узды. Медальләрне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов тапшырды. Ветераннар исеменнән рәхмәт сүзләре белән ветеран укытучы Әминә...

5 мартта Мәмдәл авыл җирлеге ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән медаль тапшырдылар. Җирлек территориясендә 64 тыл хезмәтчәне яши, сугышта катнашучылар юк.

Әлеге тантана Мәмдәл мәдәният йортында узды. Медальләрне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов тапшырды. Ветераннар исеменнән рәхмәт сүзләре белән ветеран укытучы Әминә Усманова чыгыш ясады. Тыл хезмәтчәннәрен "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Фиркать Вахитов, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрид Сафиуллин котлады.

Тантанага җыелучылар районның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнүе турында фильм, укучылар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар.

Очрашу чәй табыны янында күңелле аралашу-сөйләшүләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев