Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!

"Сугыш чоры" балалары, тыл хезмәтчәннәре авыр язмышка дучар булалар. Балачак һәм үсмерлек чоры, яшьлекләре сугыш афәтенә туры килә. Һәм алар да үзләренең ныгып җит-мәгән куллары белән тылда Җиңү көнен якынайталар. Бу көннәрдә районыбыз авылларында сугышта катнашканнарга һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре...

"Сугыш чоры" балалары, тыл хезмәтчәннәре авыр язмышка дучар булалар. Балачак һәм үсмерлек чоры, яшьлекләре сугыш афәтенә туры килә. Һәм алар да үзләренең ныгып җит-мәгән куллары белән тылда Җиңү көнен якынайталар.

Бу көннәрдә районыбыз авылларында сугышта катнашканнарга һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре тапшыралар. 10 мартта юбилей бүләк-ләрен тапшыру тантанасы Ташлы Кавал һәм Чыпчык авыл җирлекләрендә булды. Ташлы Кавал авыл җирлегеннән фронт-ка 550 кеше киткән, шуларның яртысыннан күбрәге яу кырында ятып калган, 245е туган авылына әйләнеп кайткан. Бүген исәннәр арасында фронтовикларның берсе дә юк инде. Авыл җирлегенең дүрт авылында: Ташлы Кавалда, Өмбедә, Туктамышта һәм Рус-Татар Әйшәсендә хәзерге вакытта 24 тыл хезмәтчәне яши. Бүләкләү тантанасына 9 кеше килде.

Бу көнне олысы да, кечесе дә, карты да, яше дә Ташлы Кавал башлангыч мәктәбенә юл тотты. Башта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына районның ничек әзерләнүе турында "Хәтерлибез, кайгыртабыз..." дигән кино карадылар. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова ветераннарга юбилей медальләре тапшырды, аларны бәйрәм белән котлады һәм Бөек Җиңү хакына тырышып эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Хәйбуллин, авыл мәчете имам-хатыйбы Салихҗан Шакирҗанов тыл хезмәтчәннәренә карата чын күңелдән соклану һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр. Авыл җирлеге, клуб хезмәткәрләре кызыклы концерт әзерлә-гәннәр. Сугыш турында, Җиңү алып килгән солдатлар турындагы шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Рифкать Мө-хәрләмов уйнавына кушылып, Надия Мөхәр-ләмова, Гөлирә Хәлиуллина башкарган җырлар тамашачылар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Хөрмәтле ветераннар үзләре дә җавап сүзе белән чыктылар, шигырьләр сөйләделәр, бүләктән канәгать булуларын белдерделәр.

Бәйрәмгә килә алмаган ветераннарга юбилей бүләкләрен, өйләренә барып, Илнур Хәйбуллин, Равилә Сәлахетдинова, Алсу Нигъмәтҗанова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев