Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Ленинградны саклаган

Дөбъяз авылында сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Садри Гарәфи улы Гарәфиев яши. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. 1942 елның августында хәрби хезмәткә чакырып алалар. Яшь солдат Гарәфиевне Ленинград фронтына җибәрәләр. Ул сугышлар белән иксез-чиксез илебезнең бөтен территориясе буйлап узган һәм Җиңү көнен Белоруссия фронты составында Берлинда каршылаган. Аннары...

Дөбъяз авылында сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Садри Гарәфи улы Гарәфиев яши.

Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. 1942 елның августында хәрби хезмәткә чакырып алалар. Яшь солдат Гарәфиевне Ленинград фронтына җибәрәләр. Ул сугышлар белән иксез-чиксез илебезнең бөтен территориясе буйлап узган һәм Җиңү көнен Белоруссия фронты составында Берлинда каршылаган. Аннары ул хезмәт иткән частьны япон самурайларына каршы көрәшкә җибәр-гәннәр.

Реклама

Садри абый Гарәфиев район күләмендә уздырыла торган чараларда актив катнаша. Ул - кызыклы әңгәмәдәш, башкалар белән рәхәтләнеп аралаша. Үзенең сугышчан юлы турында да ниндидер кызыклар, мәзәк-ләр кушып сөйли. Ветеран мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мә-дәният учреждениеләрендә еш була. Аны Айбаш һәм Дөбъяз мәктәпләренә бигрәк тә еш чакыралар. Айбаш аңа кече ватаны буларак якын, туган төбәге - Яңавыл. Тормыш тамырларын исә Дөбъязда җибәргән, шушында эшләгән, балалары да шунда туган, хәзер дә биредә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев