Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Үлемне җиңгән солдат

Бөреле җәнлек совхозы поселогының урта бер җирендә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның фамилияләре язылган мемориаль такта куелган. Анда берничә дистә кеше. Бүген алар арасында исәннәр бары дүртәү генә. Шуларның берсе - Николай Павлович Таськин унынчы дистәне ваклаган. Ветеранның язмышы бер үк вакытта фаҗигале дә, бәхетле дә. Рәхимсез сугышларда катнашып, ул...

Бөреле җәнлек совхозы поселогының урта бер җирендә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның фамилияләре язылган мемориаль такта куелган.

Анда берничә дистә кеше. Бүген алар арасында исәннәр бары дүртәү генә. Шуларның берсе - Николай Павлович Таськин унынчы дистәне ваклаган.

Ветеранның язмышы бер үк вакытта фаҗигале дә, бәхетле дә. Рәхимсез сугышларда катнашып, ул һәлак булмаган, әмма үтерелгән дип саналган. "Терелгән" дә, тагын көрәшкә күтәрелгән. Татарстан Республикасының Хәтер китабында ул һәлак булган дип тер-кәлгән.

Николай Павлович Әлки районының Иске Матак авылында туа. Таськиннарның ишле гаиләсе мул тормышлы санала һәм 30 нчы еллар уртасында, куып чыгарылу куркынычы яный башлагач, Николай абыйсы белән Мәскәү якларына юл тота. Клин шәһәрендә ул пыяла заводына эшкә урнаша. Сугышта кызыл армияче Таськин пехотада көрәшә, укчы була. 1943 елның җәендә Орел шәһәре янындагы көрәшләрдә каты яралана. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң ул частенә әйләнеп кайта һәм Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы хезмәт итә, 1942 елда өшеткән аяклары авыртуга карамастан, сафта була.

Солдат өч тапкыр яралана: Селигер күле янында Калинин фронтында, Курск-Орел дугасында һәм Польшада. 1944 елны солдат Таськин гаиләсе аның һәлак булуы турында хәбәр ала. Җиңүнең 60 еллыгында Клин шәһәре газетасы Николай Павловичның яшьлек дусты Георгий Алексеевич Седов сөйләгән сәер хәл турында язып чыга. Таськин белән Седов әле сугышка кадәр, икесе дә пыяла заводында эшләгәндә дуслашалар. Өйләнмәгән яшь егетләр эштән соң буш вакытларын бергә уздыралар, клубка, танцыга йөриләр. Дуслар армиягә дә бер үк вакытта китәләр, ә аннары сугыш башлана. Менә шулай аларның юллары озак елларга аерыла.

Яңадан очрашканга кадәр дистә еллар вакыт уза. Дуслык дәвам итә, алар хат алыша башлыйлар, бер тапкыр бер-берсе янына килеп тә китәләр. Һәм бүген, күпме гомер узганнан соң да, Николай Павлович Таськинның өендә дустының фоторәсеме һәрвакыт күз алдында. Ул аңа озаклап карап тора, күптәннән инде исәннәр арасында булмаган дусты белән сүзсез генә аралаша. "Үлеп терелгән" солдат Таськин госпитальдән чыкканнан соң көрәшүен дәвам иттерә һәм соңгы тапкыр 1944 елда Польшада яралана, ә Татарстан Республикасының Хәтер китабында һәм Клин шәһәренең Хәтер китабында ул "һәлак булган" урыннар төрле: 1944 елның 8 августында Польшаның Белосток воеводалыгы, һәм 1943 елның 15 июлендә Орел өлкәсенең Колбаевка авылы.

...Сугышта Николай Таськинның аягы яралана. Гимнастеркасын салып, аягына бәйли. Аны санитарлар табып алып, аягын яңадан бәйлиләр, ә кесәсендә кызыл армияче кенәгәсе булган канга баткан гимнастерканы ташлап калдыралар. Бәлки шуңа күрәдер Н.П.Таськинны һәлак булучылар исемлегенә кертәләр. Әмма солдат исән кала, тик уң аягы сулыннан кыскарак булып кала һәм гомере буена ул аксабрак йөри. Сугыш тәмамлангач, туган җиренә әйләнеп кайта.

1946 елда фронтовик авылдашына өйләнә. Алар хатыны Александра Семеновна белән биш бала тәрбияләп үсте-рәләр. Гаилә Бөреле җәнлек совхозы поселогында төпләнеп кала. Биредә ул төзелеш цехында балта осталары бригадиры булып эшли, пенсиягә дә шуннан китә. Гади балта эшләреннән тыш, мастер кулдан мебель ясау белән дә мавыга һәм хәтта Казан Кремлендәге реставрация эшләрендә дә катнаша. Кызы Наталья сүзләренә караганда, әтисе сугыш чоры турында тәфсилләп сөйләргә яратмый. Ветеранның тормыш иптәше гүр иясе булганга да 15 ел инде, ике баласы да бакыйлыкка күчкән. Ә менә үлем куркынычы янап та, каты сугышларда исән калган Бөек Ватан сугышы солдаты озын гомерле булып чыккан. Бүген аңа 93 яшь. Ул өеннән чыгып йөри алмый, даими кеше ярдәменә мохтаҗ, узганнар турында искә алуы да бик авыр. Әмма янәшәсендә кызы Наталья бар, күршеләре дә кергәләп, хәл белешеп торалар, тормыш дәвам итә.

Николай Павловичның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Фронтовик ятагы янындагы тумбочкада дусты Георгий Седов фоторәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев