Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры

Бүгенге көндә Дөбъяз авылында яшәүче Садрый Гарәфи улы Гарәфиев Бөек Ватан сугышына 1944 елның ноябрендә алына. Ленинград өчен барган бәрелешләрдә катнаша, Белоруссия территориясендә дә сугыша. Берничә тапкыр контузия алуына карамастан, саклаучы фәрештәсе аны ташламый, 1947 елда аңа исән-сау туган йортына әйләнеп кайту насыйп була. Күкрәге тулы орден-медальләр: Кызыл Йолдыз ордены,...

Бүгенге көндә Дөбъяз авылында яшәүче Садрый Гарәфи улы Гарәфиев Бөек Ватан сугышына 1944 елның ноябрендә алына. Ленинград өчен барган бәрелешләрдә катнаша, Белоруссия территориясендә дә сугыша.

Берничә тапкыр контузия алуына карамастан, саклаучы фәрештәсе аны ташламый, 1947 елда аңа исән-сау туган йортына әйләнеп кайту насыйп була. Күкрәге тулы орден-медальләр: Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләре. Сугыштан соңгы тыныч вакытта тырышып эшләгәнгә бирелгән "Фидакарь хезмәт өчен" медале дә бар.

Садрый Гарәфи улы Яңавыл авылында туып үсә. Ул - бик кызыксынучан, яңалыкка омтылучан кеше.

- Үз гомеремдә күп төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килде, бары көтүче генә булмадым. Һәр эшнең үзенә күрә яхшы яклары да, җаваплылыгы да бар, - ди Садрый абый үзе турында сөйләгәндә. - Үсмер чагымда ук Йошкар-Олада хәрби завод төзелешендә катнаштым, аннары кырчылык һәм төзүчеләр бригадалары бригадиры да, ат караучы да, колхоз рәисе, партия оешмасы секретаре да булдым...

Пенсиягә чыгар алдыннан Садрый Гарәфи улы шактый озак еллар зур төзелеш оешмасында эшли, терлекчелек фермаларын механизацияләү белән шөгыль-ләнә. Бу эш аңа бик тә туры килә, чөнки ул - җаны-тәне белән рационализатор. Әле яшь вакытында ук туган авылында, бар халыкны гаҗәпләндереп, беренчеләр-дән булып, чишмәдән өенә кадәр су торбалары сузган, өен пар белән җылыта башлаган кеше ич ул.

Садрый абый, тормыш иптәше Рәхилә апа белән бергәләп, биш бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта улы Таһир һәм килене Флера тәрбиясендә яши.

Быел ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тормышының бу истәлекле вакыйгасы уңаеннан Садрый абыйны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Ул, ветеранга Россия Президенты Владимир Путин хатын тапшырды, сугыштагы һәм тыныч хезмәттәге батырлыгы, тәртипле балалар үстергәне өчен рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез тормыш, яхшы кәеф теләде.

Юбилярны ул көнне район социаль яклау идарәсе начальнигы Рания Гайнетдинова, Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов та котлады, ә Дөбъязның ветераннар советы рәисе Гөлсем апа Адаева аның хөрмәтенә "Яшь наратлар" җырын башкарды.

Килене Флера да җылы сүзләрен кызганмады.

- Без әтиебезне бик хөрмәт итәбез, яратабыз. Ул аралашучан, киреләнә белми, аның белән сөйләшеп утыру да рәхәт. Балалар да ярата үзен. Сәламәтлеге нык булсын, бөтенебез бергәләшеп, 100 еллык юбилеен да үткәрә алсак иде, - диде Флера ханым.

Садрый абый тормышыннан канәгать. Сугыш ветераннары һәм солдат толларына дип торак төзеткәне өчен, Рөстәм Галиулла улына да рәхмәте чиксез аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев