Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Кайгырабыз. Онытмыйбыз

22 июнь - кайгы һәм хәтер көне. Моннан 74 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. 1941 нче елның шул хәсрәтле көнендә В.М.Молотов Бөтенсоюз радиосы дикторы Юрий Левитан авызыннан мондый сүзләр әйттерде: «Бүген иртәнге сәгать дүрттә, Советлар Союзына бернинди дәгъва белдермичә, сугыш игълан итмичә, германия гаскәрләре безнең илгә басып керде, чикләребезгә...

22 июнь - кайгы һәм хәтер көне. Моннан 74 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды.
1941 нче елның шул хәсрәтле көнендә В.М.Молотов Бөтенсоюз радиосы дикторы Юрий Левитан авызыннан мондый сүзләр әйттерде: «Бүген иртәнге сәгать дүрттә, Советлар Союзына бернинди дәгъва белдермичә, сугыш игълан итмичә, германия гаскәрләре безнең илгә басып керде, чикләребезгә күп урыннарда һөҗүм ясады һәм самолетлары белән шәһәрләребезне - Житомир, Киев, Севастополь, Каунасны һәм кайбер башка шәһәрләрне бомбага тотты. Ике йөздән артык кеше үтерелде һәм яраланды. Дошман самолетларының һава һө-җүмнәре һәм артилле-риядән ату шулай ук Румыния һәм Финляндия территорияләреннән дә алып барылды».
Безнең илгә күз күрмәгән-колак ишетмәгән мондый һөҗүм - цивилизацияле халыклар тарихында тиңе булмаган мәкерлелек. Бу сугышны Германия халкы түгел, ә Германиянең кан-эчкеч фашист хакимнәре өере башлады. Алар моңарчы французларны, чехларны, полякларны, Норвегия, Бельгия, Голландия, Грецияне кол иткән иде инде. Халкыбызның мәкерле дошман белән беренче генә эш итүе түгел. Заманында Наполеонның Россиягә походына каршы халкыбыз Ватан сугышы белән җавап бирде һәм Наполеон җиңелде, тар-мар ителде. Борынын күтә-реп, безнең илгә каршы яңа поход оештырган Гитлер да шул хәлгә дучар булды. Кызыл Армия һәм бар халык бергәләп, кабаттан, Ватан өчен, намус өчен, азатлык өчен Ватан сугышына күтәрелде. 1941 нче елның 22 нче июненнән сентябренә кадәр Брест крепосте оборонасы рус һәм совет халкының куркусызлыгы, батырлыгы һәм каһарманлыгы үрнәге булды. Немец гаскәрләре крепостьны сугышның беренче көнендә сәгать 12 гә кадәр үк яулап алырга ниятләгән. Ләкин безнең солдатларның аерым төркемнәренең каршылык күрсәтүе көзгә кадәр дәвам итте. Шул төркемнәрнең берсендә Советлар Союзы Герое политрук Гаврилов та була. Татарстанның Питрәч районындагы колхоз аның исемен йөртә. Брест крепостен саклаганда, безнең гаскәрләр бик зур югалтуларга дучар булды. Әмма алар шулкадәр ныклык һәм үз-үзләрен аямыйча, батырлык күр-сәттеләр ки, Көнбатыш Европаның бер генә армиясе дә моны булдыра алмас иде. «Рус» һәм «совет» сүзләре бөек сугышта бер үк мәгънәдә йөрде.
Россия, БДБ һәм гитлерчыларга каршы коалиция илләре ветераннарына мөрәҗәгать итеп, Россиянең Ветераннар берлеге рәисе, армия генералы М.Моисеев болай диде: «Җиңелгән рейхстагка үз исемен язып, совет солдаты, гитлерчыларга каршы сугышчан тугандаш коалиция илләре белән бергәләп, канкоешларга нокта куйды. Киң җәелүе, рәхимсезлеге, корбаннар күплеге буенча аңа тиң сугышны кешелек тарихы белми. Нюрнбергта халыкара трибунал чыгарган хөкем карарына да ноктаны җиңүчеләр куйды.
Ләкин үзләрен бар кешедән өстен дип санаучы басып алучылар өерен тар-мар итсәк, фашизм идеологиясен һәм милитаризмны гаепләсәк тә, аның тамырларын корытмаганбыз икән. Неофашизм чагылышы буларак, алар кабаттан баш калкыта. Көнбатышның кайбер затлары тарафыннан үстерелеп һәм хупланып, XXI гасырда фашизм Украинадагы күп яшь кешеләрнең йөрәкләрен һәм күңелләрен яулады. Ул илдә хакимияткә фашистлар яклы хунта килде. Үз гражданнарына карата террор фашизмга мәҗ-бүриләү коралына әверелде».
НАТО һәм Европа Советының позициясе неонацистларның Икенче бөтендөнья сугышының һәм, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләрен үзгәртүен хуплый, киләчәктә дә киеренкелек артуга, хәрби истериягә китерә. Бу шартларда Россия Ветераннары берлеге барлык кешеләрне, үз ихтыярлары белән, Украинаның кризистан чыгуы, туганны туган үтерә торган сугышны туктатуы буенча, Россиянең уйланылган позициясен якларга чакыра.
Николай СОЛКИН,
Биектау авыл
җирлегенең ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев