Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Исемдәге хатирәләр – Җиңү ядкаре

Сугыш ачысы бер гаиләне дә читләтеп үт-мәгән. Мин Олы Солабаш авылының батыр ир-егетләре турында язарга телим. Безнең авыл зур булмаса да, аннан яу кырына илне сакларга йөзгә якын ир-егет киткән, аларның 42 се генә әйләнеп кайта, 54 е мәңгелеккә читтә ятып кала. Яу кырыннан исән-имин кайтып, бик зур авырлыклар белән...

Сугыш ачысы бер гаиләне дә читләтеп үт-мәгән. Мин Олы Солабаш авылының батыр ир-егетләре турында язарга телим.

Безнең авыл зур булмаса да, аннан яу кырына илне сакларга йөзгә якын ир-егет киткән, аларның 42 се генә әйләнеп кайта, 54 е мәңгелеккә читтә ятып кала. Яу кырыннан исән-имин кайтып, бик зур авырлыклар белән илне, авылны торгызуда күп көчләрен түккән фронтовиклар да юк инде арабызда, алар мәңгелек йортларын туган җирләре куенында тапты.

9 май көнне һәр елны авылдашларым зиратка баралар. Чүп-чардан арындырырга мин дә кайтырга тырышам, ел саен мәрхүмнәрнең рухларына дога кылам, Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Аларның барысы да искә төшә.

Күңел белән күпме эзләсәк тә,
Авылларда сезне тапмыйбыз.
Утлы еллар харап итте сезне,
Бик көтсәк тә, кире кайтмыйсыз.
Наратларга килде сөяләсем,
Каеннарны килде сөясем.
"Безнең әти-бабай шунда үсте,
Сез беләсез аны", - диясем.
Җил искәндә алар чайкалышып,
Башлар иеп, сәлам бирделәр.
Әйтерсең лә, алар безне танып,
"Онытмагыз безне", - диделәр.

Сугыш газабын татып, исән кайтып, илне, авылны торгызуда булышып, инде бакыйлыкка күч-кәннәр арасында Җамалиев Кашаф, Галиев Хәбибрахман, Хөснетдинов Мәгъсүм, Хәбибуллин Лотфулла, Хәйруллин Габдулла, Садриев Мәсхүт, Сафин Гатаулла, Кәбиров Кадыйр, Сабиров Шамил, Галиев Зиннәт, Хәмидуллин Сөнгать. Бу фронтовиклар "Алар илгә җиңү алып кайтты" дигән китапка кертелгәннәр. Ә менә Хәкимов Сибгать, Гайнетдинов Габдуллаҗан, Сабиров Рәхимҗан, Сибгатуллин Ибрай, Шакиров Мансур абыйларны китаптан никтер тапмадым. Без үскәндә авылда бу кешеләр исән иде әле. Исемнәре төшеп калган кешеләр булса, аларның туганнары зинһар мине гафу итсеннәр.

Хатын-кызлар авылда бик зур хезмәт куйганнар. Ирләр фронтка китеп беткәч, бар эш үсмерләр, бабайлар, хатын-кызлар өстендә кала. 1943 нче елның 10 августында, урак вакытында төшкән фото сакланып калган, анда минем дәү әнием дә бар. Алар 3 бригадага бүленеп эшләгәннәр. Бу алдынгы бригада булган, "районнан вәкил килеп, газетага җибәрергә диеп, матур киемнәр киеп төштек", дип сөйли иде дәү әни. Иң алдынгы уручы Газзә исемле булган, аны Мәскәүгә җибәр-гәннәр. Бу уңган авылдашларның берсе дә исән түгел инде.

Минем әтием Хәйруллин Габдулла 1938 нче елда армиягә алына, шуннан сугышка китә. 1946 нчы елның августында гына әйләнеп кайта. Әтинең ике энесе дә сугышка киткән: Сөнгатулла - 1922 нче елгы, Кәримулла - 1926 нчы елгы. Алар кире әйләнеп кайтмыйлар. Әби улларын сагынып, һаман елый иде. Ул аларның "кара кәгазьләрен" 1958 нче елга кадәр тәрәзә өстендә саклады. Әти-әни эшкә киткәч, тәрәзә саен йөреп, җырлый, елый иде әби:

"Роза гөлем чәчәк атты,
Яран гөлем, син дә ат.
Кеше балалары кайтты,
Балам, бәгърем,
син дә кайт".

Миңа ул вакытта 7 яшь иде. "Әби, елама, әти бар, дәү абый бар, нәни абый бар", - дип мин аны юата идем. Ә ул: "И, кызым, алар абыйларыңны алыштыра алмыйлар шул", - дия иде.

1995 нче елда Җиңүнең 50 еллыгы Каменкадагы хәрби частьта уздырылды. Безне шунда булышырга, хезмәт күрсәтергә җибәрделәр. Һәр авыл Советы саен өстәлләр әзерләнгән иде. Миңа үзебезнең Дөбъяз авыл Советы туры килде. Бөтен кеше килеп бетте, минем әтием генә юк. Авыл Советы секретаре Илсөя апа Хәбибуллинадан: "Әти килдеме", - дип сорадым. "Килде", - диде. Шуннан эзләп киттем әтине. Карасам, өч абый кочаклашып, елап торалар, берсе минем әтием. "Нәрсә булды? Әти, соңга каласыз бит инде", - дим. Теге абыйлар: "Ашыкма, кызым, сөйләшик әле. Синең әтиең безне ачлыктан саклап калды бит ул", - диләр.

Алар күпмедер вакыт бергә сугышканнар икән. Берсе Битаманнан Шәй-хаттаров Әнвәр абый, икенчесе Каракүлдән, исемен оныттым инде. Безнең әти таза кеше иде. Алар сугыш алып барган җиргә ризыкны самолеттан ташлый торган булганнар. Ул 2-3 чакрым ераклыкта җиргә төшә. Әти ут астында шунда шуышып барып, берьюлы биш капчыкны өстерәп кайта торган булган. "Икесен аякка бәйли идем, икесен ике беләк-кә, берсен аркага салам. Үлсәм, үләм, насыйп булса исән калырмын, солдатларны ач тотып булмый, дип уйлый идем", - дип сөйли иде әти.

Әтинең сугыштан кайткан "Красноармейская книжка"сы әле дә исән. "63-я тяжелая минометная бригада" дип язылган.
Бөек Җиңү хакына безнең нәселдән күп кеше үз өлешен керткән. Минем бабам хәрби хезмәткәр булган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Ул сугышка Хабаровскидан киткән. Каенатам Сталинградны азат итүдә катнашкан. Әтинең ике энесе яу кырында ятып калган. 1926 нчы елгы әнине, 16 яше дә тулмаган килеш, урман кисәргә җибәргәннәр. Аннан соң окоп казырга киткәннәр. "Без күргәнне, сез күрмә-гез инде", - дия иде әни.

Әйтәсем килгәне шул: авылыбызда тырыш, батыр, уңган кешеләр яши. Тыл ветераннары да өчәү генә калды инде. Аларга Аллаһы Тәгалә исәнлек, иминлек бирсен, калган көннәре бәхеттә үтсен. Бакыйлыкка күч-кәннәренең рухлары шат булсын, кичергән авырлыклары өчен Ходай аларга мәңгелек җәннәт бүләк итсен. Барыгызга да бәрәкәтле гомерләр, иминлек, тыныч көннәр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев