Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Илгә хезмәт – үзеңә хөрмәт

Кешеләр турында сүзләрдән бигрәк аларның эшләре, кылган гамәлләре сөйли, ди борынгылар. Язмамның герое да үз гомерен яраткан эшенә, халкына багышлаган намуслы шәхес - Гыйбадуллин Ренат Вилдан улы. Язмыш аны кендек каны тамган туган җиренә ныклап торып бәйләп куйган. Ул үзебезнең як кешесе - Биектау районының Зур Көек авылында туып үскән....

Кешеләр турында сүзләрдән бигрәк аларның эшләре, кылган гамәлләре сөйли, ди борынгылар. Язмамның герое да үз гомерен яраткан эшенә, халкына багышлаган намуслы шәхес - Гыйбадуллин Ренат Вилдан улы. Язмыш аны кендек каны тамган туган җиренә ныклап торып бәйләп куйган. Ул үзебезнең як кешесе - Биектау районының Зур Көек авылында туып үскән.

Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Айбаш авылындагы мәктәптә урта белемгә ия була. Олы тормыш юлында эш карьерасының бөтен этапларын үтә: гади эшче, мастер, өлкән мастер, цех начальнигы урынбасары һәм зур берләшмәнең генераль директоры дәрәҗәсенә үсеп җиткән кеше. 20 елдан бирле туган мәктәбенә матди яктан булышып, мәктәптә үткәрелгән чараларда иганәче булып килә, мәктәп ремонтына саллы өлешен кертә ул. 1990 нчы еллар башында яңадан тормышыбызга кайткан иганәчелек Ренат Вилдановичның яшәү рәвешенә әйләнә.
Җиңүнең 65 еллыгына туган авылы Зур Көектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә яңа һәйкәл эшләтә, истәлекле урынны әйләндереп ала. Игелекле авылдаш зират коймасын да яңарта. Ә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Айбаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыштан кайтып вафат булганнар истәлегенә стелла төзүдә турыдан-туры катнаша.
Туган авылының төзеклеге турында кайгырткан Ренат әфәнденең игътибарын республиканың, бигрәк тә Казан арты төбәгенең истәлекле урыннары җәлеп итә. Соңгы елларда аның оешмасы тарафыннан бик күп хәйриячелек һәм социаль проектлар тормышка аша, берничәсе "Таттелеком" берләшмәсе (җитәкчесе - Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы) белән берлектә башкарыла. Биектау районында Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигать музей-тыюлыгын торгызуда катнаша (музейның административ бинасына ремонт ясала, тарихи корылмалар төзелә, территория төзекләндерелә һ.б.); Арча районы Хәтнә авылындагы "Изге чишмә" комплексын яңарта, мөселманнарга дога кылу урынын төзи, Перцовларның музей-утарын төзекләндерә; шул ук Арча районы Иске Кишет авылында генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-утарын эшләтә; Арча районы Симетбаш авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына мемориаль комплекс төзетә; Балык Бистәсе районы Гремячка авылында легендар "Варяг" крейсеры матросы Г.Александровка мемориаль комплекс төзүдә катнаша; Казан шәһәре Н.Ершов урамында Җиңүнең 70 еллыгына "Сугышчы-элемтәчеләргә" һәйкәлен төзүдә үз өлешен кертә; Әтнә районы Иске Мәңгәр авылында борынгы мөселман каберлеген торгыза; Арча районы Яңа Кырлай авылында Сәгъди абзый музееның каралты-кураларын төзекләндерә, "Апуш" тарихи коесын заманча итеп төзи, Сәгъди абзыйның каберенә мемориаль комплекс эшләтә; Әтнә районы Күәм авылы "Кала тау" мемориаль комплексын һәм андагы Әйшә хан каберлеген төзекләндерә. Шулай итеп, ул Казан арты тарихын гына түгел, татар халкының ерак гасырлардан килгән данлы тарихында бер үк вакытта аның горур үткәнен дә, бүгенге нәтиҗәле тормышын да, якты киләчәген дә чагылдырган өр-яңа комплекслар барлыкка китерде. Татар эшмәкәрләре арасында әйдәп баручылардан булып, революциягә кадәр күренекле татар байлары кылган асыл изгелекләрне яңадан тормышыбызга кайтаруда үз өлешен кертте.
Туган җанлы Ренат әфәнде ике абыйсы һәм апасына да игелекле. Хатыны Вәсилә дә ире кебек ярдәмчел, ул аның хәйрия эшләрен һәрвакыт хуплап тора. Алар ире белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Аз сүзле эш кешесе үзе турында, куйган хезмәт- ләре хакында күп сөйләшергә яратмый. Ул мохтаҗларга ярдәм итә, белем биргән укытучыларына, мәктәбенә, туган ягына һәрвакыт акчасын да, вакытын да кызганмый.
Хөрмәтле Ренат әфәнде! Алдагы тормышыгызда да саулык-сәламәтлек, гаиләгездә тынычлык, иминлек, мәхәббәт, зур бәхетләр юлдаш булсын. Киләчәктә дә шулай кешеләрне сөендереп, аларның шат йөзләрен күреп яшәргә язсын. Изгелекләрегез җирдә ятмас. "Бер рәхмәт мең бәладән коткара", - дип, татар халкы белми әйтмәгән. Һәрвакыт киң күңелле, олы йөрәкле булып калыгыз, якыннарыгызның ягымлы, ихтирамлы карашын, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын тоеп, муллыкта, байлыкта яшәгез.
Әлфинур Низамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев