Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Хәтердә мәңге сакланыр

Ватан сакчылары көне алдыннан Чыпчык урта мәктәбендә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына багышланган Батырлык дәресе уздырылды. Укучылар белән очрашуга Чыпчык авылындагы Бибисара мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Мөбарәкзадин килде. Сугыш башланганда дүрт яше әле яңа гына тулган бала шушы кырыс чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Ишле гаиләнең бердәнбер...

Ватан сакчылары көне алдыннан Чыпчык урта мәктәбендә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына багышланган Батырлык дәресе уздырылды.

Укучылар белән очрашуга Чыпчык авылындагы Бибисара мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Мөбарәкзадин килде. Сугыш башланганда дүрт яше әле яңа гына тулган бала шушы кырыс чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Ишле гаиләнең бердәнбер туендыручысы - Рәшит абыйның әтисе мобилизациянең беренче көннәреннән үк фронтка чакырыла. Авыр сынаулардан соң илнең хәрабәләрдән торгызылган чорын Чыпчык авылы кешесе бүгенгедәй хәтерли.

Очрашуга килгән 6-7-8 нче сыйныф укучылары "Бердәм Россия" партиясе бүлегенең башлангыч оешмасы секретаре Галина Логанинаның Бөек Ватан сугышы, Америкадан Россиягә самолетлар алып кайтучы һәм 1944 елның 11 февралендә Чыпчык авылы күгендә һәлак булган совет очучыларының батырлыгы турында сөйләвен тын да алмый тыңладылар. 6 нчы сыйныф җитәкчесе Зөлфия Низамова һәм тәрбия эше буенча мәктәп завучы Мәдинә Әхмәтҗанова да дөньяны фашизм коллыгыннан азат иткән совет сугышчыларының батырлыгы турында сөйләделәр. Аннары укытучылар балаларның бик күп сорауларына җавап бирделәр. Батырлык дәресендә укучыларга совет халкының тиңдәшсез батырлыгы турында видеофильм күрсәтелде.
Чыпчыкта, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, тагын күп чаралар уздырылачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев