Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Фронт юллары буйлап – Ленинградтан Эльбага кадәр

Сугыш башланганда япь-яшь егетләр булган фронтовикларның язмышы күп нәрсәдә бер-берсенә охшаш. Оборона эшләре, комиссариаттан чакыру кәгазе, хәрби училище, фронттагы катлаулы тормыш, сугышчан дусларны югалту, медсанчасть, озак көтелгән җиңү. Боларның барысы да Ямаширмә авылында яшәүче Гомәр Рамазанов язмышын да әйләнеп узмаган. Ике Дан ордены кавалеры һәм күп сугышчан медальләре булган Гомәр...

Сугыш башланганда япь-яшь егетләр булган фронтовикларның язмышы күп нәрсәдә бер-берсенә охшаш. Оборона эшләре, комиссариаттан чакыру кәгазе, хәрби училище, фронттагы катлаулы тормыш, сугышчан дусларны югалту, медсанчасть, озак көтелгән җиңү. Боларның барысы да Ямаширмә авылында яшәүче Гомәр Рамазанов язмышын да әйләнеп узмаган.

Ике Дан ордены кавалеры һәм күп сугышчан медальләре булган Гомәр Рамазанов сугыш башланганда ерак Донбасста була. 16 яшьлек егет Татарстаннан баручы төркем белән бергә ФЗУга укырга җибәрелә. Сугыш шахтерлар шә-һәренә якынлашканлыктан, егетләрне өйләренә кайтарып җибәрәләр. Гомәр, узып баручы эшелоннарга һәм машиналарга утырып та, җәяү-ләп тә, өенә өч ай буена кайта. Ямаширмәдә ир-атлар фронтка сугышның беренче айларында ук китәләр. Хуҗалык эшләрендә хатын-кызлар һәм үсмерләр генә кала. Әле кешеләрне окоп казырга җибәрү планын да үтәргә кирәк була. Рамазанов оборона эшләренә менә шулай эләгә. Намуслы, тырыш кеше буларак, ул нормасын үтәп, бөтен көчен биреп эшли.

Унҗиде яше тулу белән аңа фронтка чакыру кәгазе килә. Зиһенле, тәртипле яшь сугышчыны, хәрби белгечлек алу өчен, миномет училищесына җибә-рәләр. Рамазанов беренче сугышчан чыныгуны Ленинград шәһәренә илтүче юлда барган зур бәрелештә ала. Ул хез-мәт иткән миномет расчетына дошманның көчле ныгытмасын юк итү бурычы йөкләнә. Безнең гаскәрләрнең алга таба хәрәкәте аларның миномет һөҗүменең төгәллеге белән бәйле була. Сугышчылар бу заданиене уңышлы башкарып чыгалар. Операция тәмамланганнан соң аеруча кыю көрәшкән солдатларга сугышчан орден һәм медальләр тапшыралар. Рамазановны солдатлар өчен иң зур бүләк - Дан орденына тәкъдим итәләр.

Фронтовик ул вакыттагы сугышчан операцияләрне, сугышчан дусларын әле дә хәтерли. Солдат бүләкләре бер дә җиңел бирелми. Үлем һәрвакыт янәшәдә була. Бервакыт якында гына дошман снаряды төшә, атылып китеп, Гомәрнең ботына китереп бәрә. Каты бәрелүдән егылган чакта минометчы тормыш бе-лән хушлаша, әмма, бәхетенә, снаряд шартламый кала. Ул бер атна полк медсанчастендә дәвалана, нык авыл егетен табиблар тиз арада аякка бастыралар. Аны Ходай Тәгалә үзе саклагандыр, мөгаен, чөнки дүрт ел буена фронт тәмугын узып, исән-имин әйләнеп кайта.

Могилев янындагы сугышлар өчен ул "Батырлык өчен" медаленә, Белоруссияне азат иткән өчен икенче Дан орденына лаек була. Верховный Башкомандующий И.Сталинның Рәхмәт хатларын Гомәр абый иң кадерле истәлек итеп саклый. Аларга ул өч тапкыр лаек була.

1945 елның 15 маенда сержант Рамазанов кө-рәшкән часть Эльба елгасында Америка гаскәрләре белән очраша. Аның өчен сугыш менә шулай тәмамлана. Тагын ике ел ул, Европада сугыштан соң тәртип урнаштырырга булышып, Германиядә хезмәт итә.

Реклама

Гомәр Рамазанов өенә кайтканда аның күкрәге тулы сугышчан орден һәм медальләр була. Ял итеп ятарга туры килми, фронтовик башы-аягы белән колхоз эшенә чума, бригадир, ферма мөдире, сатучы була. Нинди генә эшкә тотынса да, аны намус белән башкара.

Ямаширмәгә кайткан елны Гомәр авылдашы Әминәгә өйләнә. Менә 65 ел инде ир белән хатын бер-берсен яратып һәм аңлап яшиләр, биш бала үстереп, аларга яхшы тәрбия биргәннәр.

Әминәнең дә хезмәт юлы сугыш елларында башланган. Колхозда ул иген үстергән, сөт җыючы булган. Тукай исемендәге колхозда озак еллар хисапчы булып эшләгән, мәктәптә, аннары колхоз ашханәсендә аш пеше-рүче булган. Ул "Ана даны", "Хезмәт ветераны", "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

Ямаширмәдә Рамазановлар гаиләсен хөрмәт итәләр. 3 кызлары һәм 2 уллары тормышта лаеклы урын тапканнар, барысы да үрнәк гаилә корган. Гомәр абый белән Әминә апаның 9 оныгы һәм оныкчыклары бар. Зур гаилә төп йортта еш җыела.

Әминә апа белән Гомәр абый Рамазановларны район күләмендә уздырылган чараларга еш чакыралар. Яшьләр, укучылар белән очрашалар. Гомәр абый мәчеттәге намазларны да калдырмаска тырыша, сугышчан иптәшләре рухына дога кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев