Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Данлы традицияләрнең варислары

Җиңү көне алдыннан җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының "Форпост" Үзәге "Тулпар" мәктәптән тыш эш Үзәге белән берлектә бөек бәйрәмгә багышлап, кадет сыйныфларының тантаналы парадын уздырдылар. Җилдә тирбәлүче байраклар, балаларның искиткеч пөхтә формалары, ялтыратып чистартылган аяк киемнәре чараның тантаналылыгын тагын да арттырды. Бу көнгә кадетлар алдан ук әзерләнә башласалар да,...

Җиңү көне алдыннан җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының "Форпост" Үзәге "Тулпар" мәктәптән тыш эш Үзәге белән берлектә бөек бәйрәмгә багышлап, кадет сыйныфларының тантаналы парадын уздырдылар.

Җилдә тирбәлүче байраклар, балаларның искиткеч пөхтә формалары, ялтыратып чистартылган аяк киемнәре чараның тантаналылыгын тагын да арттырды. Бу көнгә кадетлар алдан ук әзерләнә башласалар да, нинди дә булса төгәлсезлек эшләмәсәк ярар иде, дип курыккан укучыларның бераз дулкынлануларын сизми мөмкин түгел иде.

Парадны Татарстан Республикасының Биектау районындагы Хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Александр Найденов кабул итте. Парадка тигез колонналар булып тезелеп басучылар арасында - Дөбъяз, Усад, Әлдермеш (хәрби-оборона профиле), Бөреле, Биектауның 2 нче һәм 1 нче (полиция сыйныфлары), Айбаш, Суыксу, Олы Битаман (ГХМ сыйныфлары) мәктәпләренең иң яхшы кадет сыйныфлары.

Саф әзерлеген күрсәтү Дөбъяз урта мәктәбенең район конкурсында абсолют җиңү яулаган кадет сыйныфына туры килде. Узып баручылар да, парадта катнашучылар да Дөбъяз кадетларының, бербөтен тәшкил итеп, командир боерыкларын җиренә җиткереп үтәп, нык һәм тигез атлап, төп бурычны "отлично"га үтәүләрен үз күзләре белән күрделәр. Хәрә-кәтләрне, адымнарны болай килештереп чыгыш ясау өчен малайлар һәм кызларга көненә берничәшәр сәгать шөгыльләнергә туры килгәндер.

Хәрби комиссар Александр Найденов команда бирә, кадет сыйныфлары парадында катнашучылар барысы да, яхшы әзерлекле булуларын күрсәтеп, ниндидер үзенчәлекле хәрби ыспайлык белән, башларын югары тотып, кыю-кыю атлап узалар.

Безнең районда яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча зур эш уздырыла. Кадетлар хәрәкәтендә катнашучылар саны ел саен арта бара. Быел район мәктәпләренең 332 укучысы "кадет" исемен йөртә, алар район, республика конкурсларында һәм ярышларында актив катнашалар. Кадетлар барысы да тормышларын армия, полиция яки Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы хезмәт белән бәйләмәсләр дә, әмма монысы ул кадәр үк зур әһәмияткә ия дә түгел, иң мөһиме - аларда Туган ил өчен җаваплылык хисе булуда, кешегә килгән бәлагә битараф калмауларында.

Укучыларны якынлашып килүче Җиңү көне, узган уку елында ирешкән уңышлары белән котлап, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин районның иң яхшы кадетларына: Дөбъяз мәктә-беннән Регина Булатовага, Усадтан Әнис Хәкимҗановка, Айбаштан Таһир Зиннәтуллинга, Олы Битаманнан Рәмзил Сабитовка, Суыксудан Зөфәр Закировка, Бөреледән Ильяз Галиевкә, 1 нче Биектау мәктәбеннән Артем Петровка, 2 нче Биектау мәктәбеннән Игорь Пудовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Безнең районның кадетлар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән укытучылар - Дөбъяздан Радик Җиһаншин, Бөреледән Дмитрий Бабанов һәм Айбаш мәктәбеннән Ленар Зиннәтуллинны да котладылар.

Быел районда ике кадет сыйныфын тәмамлаучы - Олы Кавал һәм Әлдермеш мәктәпләрендә. Әлдермеш мәктәбе укучылары кадетлар сафына сигезенче сыйныфта ук керделәр. Шушы вакыт эчендә үсмерләр армия тормышында гына түгел, көндәлек тормышта да кирәк булачак файдалы белем һәм күнекмәләр алдылар. Ә кадетларның бар эштә дә беренче булуын укудагы һәм спорттагы, иҗади конкурслардагы уңышлары һәм район ярышларындагы җиңүләре раслый. "Яшь коткаручы" беренче кадет сыйныфы 2008 елда Олы Кавал мәктәбендә ачылды. Урта белем бирү программасына кертелә торган фәннәрдән тыш, балалар - "Яшь коткаручы" әзерлек программасы буенча махсус предметлар да өйрәнделәр, шулай ук гомуми хәрби әзерлек, этика, биюләр үзләштерделәр. Гамәли күнекмәләрне Олы Кавал мәктәбе кадетлары МЧСның республика укыту-методика үзәгендә алдылар. Бергә яшәгән еллар балаларны көчле, тату коллективка туплады.

Актив тормыш рәвеше, барыннан да яхшырак булырга тырышу кадетларга югары нәтиҗәләргә ирешергә, безнең район тормышында танылган шәхесләр булырга мөмкинлек бирде.

Реклама

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Олы Кавал һәм Әлдермеш мәктәпләренең һәр кадет сыйныфын тәмамлаучысына Рәхмәт хаты тапшырды, тормыш юлында уңышлар теләде. Шулай ук кадет сыйныфларының кураторлары Тәлгать Сабиров һәм сыйныф җитәкчесе Гүзәл Хәсәнованың уңай хезмәте билгеләп үтелде.

Эшнең иң төп юнәлешләренең берсе - хәрби патриотик тәрбия. Кадетлар хәрәкәте популярлаша бара, балаларның торган саен күбрәге "кадет" дигән мактаулы исемне алырга тели. Хәзер үсмерләр армиядә хезмәт итүнең мактаулы бурыч икәнлеген аңлый башладылар. Укытучылар балаларда хәрби һөнәргә, армиядә хезмәт итүгә әзерлеккә карата кызыксыну уяталар. Күп вакытлар дәвамында армия мәктәбен узган ир-егетләр абруйлы һәм мактаулы булдылар.

Районда язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итә һәм шушы көннәрдә яңа армиягә алынучылар хәрби частьләргә китәләр. Егетләргә армиядә хезмәт иткән кешенең солдат тормышы турында сөйләвен тыңлау күңелле иде.

- Мин хезмәтемне Ингушетиядә уздым, - дип башлады үзенең сүзен сугышчан хәрәкәтләр ветераны Михаил Емельянов. - Шушы вакыт эчендә төрлесе булды, шулай да миңа армиядә хезмәт итү ошады. Мәҗбүри хезмәтне тәмамлагач, Һава-десант гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итәргә калдым. Шушы көннәрдә Ульяновскига хезмәт урынына китәм. Сез бер дә курыкмагыз, барысы да яхшы булачак.

- Хәрби хезмәт - һәр гражданинның намус эше. - дип ассызыклады хәрби комиссар Александр Найденов.

Тантаналы шартларда барлык армиягә чакырылучыларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кадетларның тигез сафлары яныннан БТР узды. Аны китертүдә 146 нчы хәрби автоинспекция (территориаль) ярдәм итте.

Хәтер - мәңгелек... Музыка астында Олы Кавал һәм Әлдермеш мәктәбе кадетлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә гирлянда һәм венок салдылар.

Хәтта сибәләп торган яңгыр да укучыларның яхшы кәефен боза алмады. Кадетларның шушы тантаналы көне турындагы истәлекне аларның дуслары һәм укытучылары төшергән фотосурәтләр саклар. Уңышлар сезгә, егетләр һәм кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев