Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Бәйрәм якынайган саен үткәннәр ешрак искә төшә

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән медальләрне тапшыру кебек тантаналы вакыйганы һәр авылда да, Җиңүгә үзеннән өлеш керткән кешеләрнең берсен дә игътибар үзәгеннән калдырмыйча чакырып, җан җылысы белән, истә калырлык итеп уздырырга тырышалар. Иске-Казан авыл җирлегендә, еракта калган кырыгынчы еллар рухын мөмкин кадәр тулырак итеп чагылдыру өчен,...

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән медальләрне тапшыру кебек тантаналы вакыйганы һәр авылда да, Җиңүгә үзеннән өлеш керткән кешеләрнең берсен дә игътибар үзәгеннән калдырмыйча чакырып, җан җылысы белән, истә калырлык итеп уздырырга тырышалар.

Иске-Казан авыл җирлегендә, еракта калган кырыгынчы еллар рухын мөмкин кадәр тулырак итеп чагылдыру өчен, махсус хәрби костюмнар, пилоткалар теккәннәр. Хәтта җирлек башлыгы Гөлнара Закирова да шундый киемнән иде. Бик күп авыллардагы кебек, биредә дә исәннәр арасында фронтовиклар юк инде. Кызганыч, тыл хезмәтчәннәре сафы да ел саен сирәгәя бара. Бүгенге көндә биредә андыйлар 43 кеше, мәдәният йортындагы очрашуга 21е килә алды.

Тантаналы җыелыш башында укытучы Гөлфия Әхмәтова үзенең чыгышында фронтта һәм тылда җиңү сәгатьләрен якынайткан, батырлык, фидакарьлек белән сугарылган көннәр турында искә төшереп узды. Бу көнне залда утырган, моннан күп еллар элек ачлык-ялангачлык ачысын татыган, басуларда, төзелештә, урмандагы йончыктыргыч хезмәттән соң арып егылганнарга, торып, тагын эшкә тотынганнарга чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Аннары сүз Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга бирелде.

- Без өлкән буынның сугышчан һәм хезмәт батырлыкларының кадерен беләбез, бик хөрмәт итәбез. Сезнең турыда кайгыртырга һәм әйбәт тормыш шартлары тудырырга тырышабыз. Сез әле дә тик тормыйсыз - яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә үз өлешегезне кертәсез. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телибез, - диде Рөстәм Галиулла улы.

Аннары ул, рәтләр буйлап узып, һәр ветеран янына үзе килде, һәркайсына юбилей медальләрен тапшырып чыкты. Гөлнара Закирова тюльпаннар бүләк итте.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тематик концерт программасы әзерләгәннәр. Бигрәк тә "Иске-Казан гәүһәрләре" ансамбле чыгышы күңелләргә хуш килде. Айгөл Хәйруллина җитәкчелегендәге коллектив сугыш чорындагы авыл тормышын тасвирлаган күренешне сәхнәләштерде. Чабата, урак, борынгы күлмәкләр, алъяпкычлар, яулыклар - болар барысы да хәтерләрдә кырыс сугыш чорын яңартты. Ветераннарның гына түгел, залда утырган күпчелекнең күзләре яшьләнде.

Әлеге җылы очрашу чәй табыны янында тәмамланды. Үз вакытында бер коллективта эшләгән, хәзер төрле авылларда яшәүче ветераннарның бирегә килеп, бергә сөйләшеп утыра алуларына бик тә күңелләре булды.

Тыл хезмәтчәннәре исеменнән Равил абый Шәрәфиев сөйләде, ул һәркемгә сәламәтлек, күк йөзенең һәрчак тыныч, имин булуын теләде.

Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова мәдә-ният хезмәткәрләре, араларында кадетлар да булган укучылар белән Татар Әйшәсендә, Коркачыкта, Югары Иядә, Камаевода, авырып китү сәбәпле мәдәният йортына килә алмаган ветераннарның өйләренә барды, аларга тырыш хезмәтләре белән яуланган медальләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев