Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаска тиеш!

22 нче июнь - Хәтер көне иде. Моннан 74 ел элек илгә килгән афәткә сәбәп булган көн. Украинадагы кебек хәтерен җуйганнар ис-кә төшерсен, сугыш сабакларын онытмасын өчен кирәк ул Хәтер көне. Тынычлыкта, рәхәттә үскән яшь буынга сугышның нинди зур югалту-фаҗига икәнен аңлату өчен кирәк ул Хәтер көне. Һәрбер авылда сугышта...

22 нче июнь - Хәтер көне иде. Моннан 74 ел элек илгә килгән афәткә сәбәп булган көн. Украинадагы кебек хәтерен җуйганнар ис-кә төшерсен, сугыш сабакларын онытмасын өчен кирәк ул Хәтер көне.

Тынычлыкта, рәхәттә үскән яшь буынга сугышның нинди зур югалту-фаҗига икәнен аңлату өчен кирәк ул Хәтер көне.

Һәрбер авылда сугышта һәлак булганнарга һәй-кәл бар, кайсыларында исемнәр дә язылган. Тик алар тулы түгел. Сугышта катнашучыларны барлау Бөек Ватан сугышының 30 еллыгын бәйрәм иткәндә 70 нче елларда башланган. Бу вакытка инде күпме кеше үлгән, күпмесе күчеп киткән туган авыллардан. Исемлекләр бик ярлы. Нәкъ менә шуңа йөрәк әрнеп, Әлдермеш авыл Советына караган 4 авыл: Әлдермеш, Өбрә, Сая, Мишәүкә авыллары буенча эзләнү эшләре башланып китте.

Башлап җибәрү һәм төп эшне башкару вазифаларын, Өбрәдәге Салих Сәйдәшев музее җитәк-чесе буларак, мин - Гыйниятуллина Гөлназ, үз өстемә алдым. Авыл Советы кенәгәләреннән, Татарстанның Бөек Ватан сугышы музее архивларыннан, Хәтер китапларыннан, Хәрби комиссариат документларыннан эзләп, авылдашлар белән очрашып, бик күп мәгълү-матлар тупладым. Исемлекне тикшерү өлешендә миңа ярдәм итүчеләр дә булды. Бүгенге көнгә, мөмкин булганча, исемлекне туплагач, Әлдермеш мәктәбенең элеккеге укучысы, шәхси эшмәкәр Бәхтияров Марат Айрат улы үз хисабына исемлек язылган мемориаль стенд ясатты. Ул Әлдермештәге Туган якны өйрәнү музее каршысына куелды. Бу мемориаль стендта һәр авылдан сугышта һәлак булганнар, сугышта катнашкан ветераннар исемлеге язылган, чөнки барлык ветераннар диярлек инде вафат һәм аларның исемнәре мәңгеләштерелергә тиеш.

Элеккеге исемлек белән чагыштырганда, 307 кеше һәлак булган дип исәп-ләнсә, хәзерге яңа исемлектә 453 кеше дип табылды, ягъни 146 кеше исәпкә алынмаган булган. Сугышта катнашкан ветераннар 1975 елгы мәгъ-лүматлар буенча, 92 кеше дип исәпләнсә, эзләнүләрдән соң, 216 авылдаш-ветеран исемнәре ачыкланды һәм барлыгы 308 ветеран дип исәпләнә.

122 кеше буенча тулы мәгълүмат юк, чөнки аларның сугышта һәлак булганнармы, яки кайтып үлгәннәрме икәнлеге билгесез, эзләнүләр дәвам итә.

Нәтиҗәдә, Әлдермеш авыл җирлегенә кергән 4 авылдан: Әлдермеш, Өбрә, Сая, Мишәүкә авылларыннан Бөек Ватан сугышында 883 кеше катнашкан икәнлеге ачыкланды.

Бу мәгълүматларны тикшерүдә Сая мәктәбе укытучылары, Әлдермеш мәктәбе укытучылары Сәгыева Резедә, Рәхимова Илкәй, китапханә хезмәткәрләре Әхмәдиева Нурия, Галимова Гөлнар, мәдәният хезмәткәре Фатыйхова Гөлшат бик актив катнаштылар. Исемлекләрне ачыклаганда авылдашлардан Галиәкбәрова Флюра, Гарипов Әнвәр, Гыйлаҗева Наилә, Гыймадиева Рәшидә, Җиһаншина Тайфә, Мө-хәммәтгалиева Хәдимә, Хисамова Фәридә, Шә-вәлиева Әлфия, Шиһапова Зәйнәп апаларның хатирә-истәлекләре бик кыйммәтле булды. Һәм исемнәрен атап бетермәгән барлык авылдашларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәт.

22 нче июнь - Хәтер көнендә, шушы мемориаль стендны ачу тантанасы булды. Тантанада эзтабарлар эшенең башында торган, Әлдермеш мәктәбенең элекке пионервожатые, 40 елга якын стажлы педагог Тәскирә апа Гатауллина да катнашты. Ул балаларга эзтабарлык эшенең әһәмия-те, Туган илеңне ярату, бабаларны белүнең мө-һимлеге турында сөй-ләде. Элекке пионерларның актив эзтабарлык эшчәнлеге турында ялкынланып чыгыш ясады. Тантаналы митинг бик тәэсирле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев