Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

“БАШКА ЧИГЕНЕРГӘ ЯРАМЫЙ, АРТТА МӘСКӘҮ”

71 ел элек декабрьдә бөтен дөнья тын да алмый Мәскәү янындагы фронт вакыйгаларын күзәтә, анда Советлар иленең язмышы хәл ителә: гитлерчыларга, тагын бер адым ясасалар, Мәскәүгә кереп булыр кебек тоела. Фашист газеталары, берсен-берсе уздырып, немец солдатларының инде безнең башкалабызны бинокль аша күзәтүен, бүген булмаса, иртәгә Мәскәүгә керәчәкләре турында язалар. Берничә...

71 ел элек декабрьдә бөтен дөнья тын да алмый Мәскәү янындагы фронт вакыйгаларын күзәтә, анда Советлар иленең язмышы хәл ителә: гитлерчыларга, тагын бер адым ясасалар, Мәскәүгә кереп булыр кебек тоела.
Фашист газеталары, берсен-берсе уздырып, немец солдатларының инде безнең башкалабызны бинокль аша күзәтүен, бүген булмаса, иртәгә Мәскәүгә керәчәкләре турында язалар. Берничә мәртәбә гитлерчылар радиосы Мәскәүнең инде алынуы турында бөтен дөньяга хәбәр сала.
Ләкин, радиоалгычларга текәлеп, эфирны тутырган күпләгән тавышлар арасыннан кешеләр бөтен дөньяда Мәскәүнең тыныч һәм ышанычлы тавышын ишетәләр. Гитлерчылар совет гаскәрләре соңгы көчләрен җыеп каршылык күрсәтәләр, инде барысы да хәл ителгән дип уйлыйлар. Һәм, әлбәттә, алар Кызыл Армиянең Югары Командованиесенең шушы көннәрдә җентекләп эшләнгән контр-һөҗүм планының нечкәлекләрен ачыклавын һәм башкалада фашист гаскәрләренең тар-мар ителәчәген башларына да китерә алмыйлар. Алай гына да түгел, бу план фашистлар Германиясен тулысынча тар-мар итүнең башы булырга тиеш була.
Сугышның алтынчы ае бара. Немецларның яшен тизлегендә уңышка китерергә тиешле блицкриг планы җимерелә. Көнчыгышка поход башлаганда Гитлер бер нәрсәне искә алмый: Европада аңа дәүләтләргә, дөресрәге, аларның "сатлык хөкү-мәтләр"енә каршы сугышырга туры килсә, Россиядә ул патриотизм, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, азатлык һәм бәйсезлек хакына үз-үзеңне корбан итәргә әзер булу хисләре белән сугарылган батыр халык белән сугыша.
Мәскәүне алырга комачау итүче "коридор" булган Смоленскины Гитлер 12 көн эчендә алырга ниятли. Ләкин аның гаскәрләре биредә ике айга тоткарлана. Дошман кире кайтарып булмаслык җитди югалтуларга дучар ителә: кеше корбаннары, матди һәм мораль югалтулар. Смоленскидагы сугышның 1 ае эчендә, 1941 елның августында, немецлар Европада бер ел сугышкан кадәр санда солдатларын югалталар.
Хәрби тарихчы Мединский мәгълүматлары буенча, безнең кире кайтарып булмаслык югалтуларыбыз 486171 кеше тәшкил итә, санитарлар - 273803 кеше. Куркыныч саннар. Беренче хәрби бәрелешләрнең - Брест, Смоленск, Ельня өчен сугышларның нәтиҗәләре шундый. Дошманга батырларча каршылык күрсәтеп, шушындый зур югалтулар бәрабәренә безнең гаскәрләр сан ягыннан да, техник кораллану буенча да үзеннән өстен дошманны җиңәргә, туган җиребезне аннан сакларга өйрәнде. Шулай итеп, Кызыл Армия Мәскәүне басып алуны булдырмый кала алды. "Барбаросс" планы җимерелә, һәм бу немец армиясендә, вермахт генералитетында алга таба бөтен кампаниянең уңышлы чыгачагына шикләнү тудыра.
1941 елның 7 ноябрендә Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 24 еллыгына багышланган парад була. Гаскәрләрнең күпчелек өлеше парадтан турыдан-туры сугышка китә, бу вакытта фронтның алгы сызыгы Мәскәүдән нибары 80 километр ераклыкта гына уза.
Парад уздыру идеясе сәяси, психологик, халыкара әһәмияткә ия була. Аның нәтиҗәсе искиткеч булып чыга. Парадта күрсәтелгәннәрнең барысы Мәскәүнең бирелмәячәге турында фикерне ныгыта, халыкның рухын күтәрә, аның җиңүгә ышанычын арттыра.
Парад турындагы хәбәр Берлинда коточкыч ыгы-зыгы уята. Гитлер генералларыннан ни өчен аны уздыру мөмкинлеге бирдегез, дип, аңлатмалар таләп итә. Югары команда составындагылар урыннарыннан очып төшәләр. Фюрерның котырынуы аның нәкъ менә шушы вакытта Кызыл мәйданда немец гаскәрләре парадын уздыру хыялының челпәрәмә килүеннән генә түгел, ә бәлки Советлар Союзын дөнья картасыннан юкка чыгару планының тормышка ашмый калу ихтималы зур булуны аңлый башлавыннан да килә. Германиянең бөтен дөньяда хакимлек итәргә омтылуы юлында соңгы киртә Советлар Союзы була. Мәскәүне камап алуга һәм буйсындыруга юнәлтелгән "Тайфун" операциясе гамәлгә ашырыла башлый. Аңа генерал-фельдмаршал фон Бок шәхсән үзе җитәкчелек итә. Гитлер аннан тиз хәрәкәтләнү һәм тәвәккәллек таләп итә. Германия частьләренә Мәскәүгә килеп җитәргә утыз километрдан аз гына күбрәк ара кала. Истра янында "Дас Райх" элита дивизиясе һәм генерал Белобородовның Себер гаскәрләре очраша. Немецларның көч ягыннан өстен булуы зур куркыныч тудыра. Генерал Рокоссовскийның даны еракларга таралган һәм авыр боерыгы нәкъ менә шул вакытта яңгырый: "Моннан соң чигенергә ярамый. Чигенерлек урын юк". Немецлар Крюково авылыннан ерак китә алмыйлар. Оборонадан һөҗүмгә күчү өчен җитәрлек ресурслар тупларлык бераз вакыт барлыкка килә.
1941 елның 4 декабрен Сталин соң дәрәҗәдә кискен көн дип атый. Ниһаять, маршал Җуковның: "Мәскәүне бирмәячәкбез!" - дип, ныклы ышаныч белән әйткән сүзләрен-нән соң Верховный башкомандующий тулы бер тарихи эпохага Россия язмышын хәл иткән көрәшне башларга риза була. Ул бары тик җиңү белән генә тәмамланырга тиеш.
1945 елның 5 декабрендә бер метр биеклектәге кар, коточкыч салкында Кызыл Армиянең Мәскәү янына тупланган хәрби-техник куәте Германия армиясенең алдынгы позицияләренә ташлана. Безнең тарихи һөҗүм башлана. Мәскәүне саклаучылар үз юлларында "Центр" армиясе группаларының махсус әзерлекле 38 дивизиясен юк итәләр һәм бертуктаусыз өч ай буена оккупантларны көнбатышка таба куалар. Немецлар 100-350 километрга чигендерелә. Сугышны алып бару инициативасы тулысы белән совет гаскәрләренә күчә. Немецлар фронтын зур авырлыклар белән кан коеп өзүдән соң дошман артка чигенә башлый, меңләгән гитлерчылар юк ителә, Мәс-кәү тирәсендәге ап-ак карлы кырларда чигенгәндә бик күп техника ташлап калдырыла, алар артыннан шулай ук җимерелгән авыллар кала...
Немецлар өчен бу тыныч, иҗади хезмәт белән шөгыльләнүче халыкка хыянәтчел рәвештә һө-җүм иткән өчен, көлгә әйләндерелгән басулар, авыллар, шәһәрләр, атып үтерелгән балалар, хатын-кызлар, картлар өчен үч алу җәзасы, югалтулар ачысын кайтару була. Ә югалтулар бик зур була - Мәскәү янындагы сугышта 1,8 миллион ватандашларыбыз башларын сала. Немецларның югалтулары - ярты миллион кеше. Ул вакытта Мәскәү янындагы сугышның ниләр бәрабәренә җиңү белән тәмамлануын без кайчан аңларбыз да, кайчан тиешле бәя бирербез икән? Бу бит хәрби-стратегик, героик-патриотик, әхлакый, рухи могҗиза. Туган илен һәм бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткару хакына бөек халык тарафыннан эшләнгән могҗиза. Мәскәү сугышы кешелек тарихында искиткеч зур роль уйный. Дөнья гаять зур масштаблардагы кыйммәтләрне, әхлакый-этик системаларны башкача аңлый башлый. Вакыт Мәскәү янындагы сугышка "кадәр" һәм "аннан соң" дип билгеләнә. Мәскәү өчен барган көрәшнең тарихын, андагы патриотлыкны бөтен күңеле белән аңлаган кеше, һичшиксез, рухи һәм әхлакый яктан чистарып китәр, зирәклеге артыр, заманча фикер йөртә башлар.
Әлеге сугышта җиңү - безнең өчен бик кадерле һәм мөкатдәс нәрсә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев