Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Бабабызның каберен күреп кайттык

Әтием ягыннан бабам Минһаҗ Гыйлаҗ улы Гыйлаҗев 1896 нчы елда Арча районының Әйшә авылында туган. Әле сугышка кадәр үк ул, авылдашлары һәм әйләнә-тирә авылларда яшәүчеләрне бергә туплап, колхоз оештырган һәм "Авангард" авылына нигез салган. Хатыны Зәйнәп (безнең әбиебез) белән дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстер-гәннәр. Бабай, Бөек Ватан сугышы...

Әтием ягыннан бабам Минһаҗ Гыйлаҗ улы Гыйлаҗев 1896 нчы елда Арча районының Әйшә авылында туган.

Әле сугышка кадәр үк ул, авылдашлары һәм әйләнә-тирә авылларда яшәүчеләрне бергә туплап, колхоз оештырган һәм "Авангард" авылына нигез салган. Хатыны Зәйнәп (безнең әбиебез) белән дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстер-гәннәр.

Бабай, Бөек Ватан сугышы башлануга ук, үзе теләп фронтка киткән. Ул 1941 нче елның көзендә Казанда оештырылган 334 нче укчы дивизия составында көрәшкән. 334 нче укчы дивизия 4 нче Удар Армиянең иң батыр дивизиясе санала. Дивизия 1942 елның февраленнән 1943 елның октябренә кадәрге чорда Калинин фронты составында Велиж янындагы канкойгыч сугышта катнаша. Зур югалтуларга дучар була. Бабам Минһаҗ шушында, Велиж шәһәре өчен барган каты сугышларда яралана. 1943 елның 25 февралендә кыр госпиталендә һәлак була.

Сугыш тәмамланганнан бирле туганнар бабамның кайда җирләнгәнен беләселәре килеп, сораштыру, эзләү эшләре алып баралар. Аның турындагы мәгълүматны Арча районы хәрби комиссариаты хезмәткәрләре табарга булышты. Быел без Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Смоленск өлкәсенә барып кайтырга булдык. Хәрби комиссариатта безгә бабайның һәлак булуы турындагы рәсми кәгазьнең күчермәсен бирделәр. Анда җирләнгән урын - Смоленск өлкәсенең Велиж районы Дорожкино авылы күрсәтелгән. Составына Дорожкино авылы кергән Ситьково авыл җирлеге башлыгы Анна Васильевна Шелаевага шалтыраттык. Ул, җирләнгәннәр исемлегеннән карап, безнең бабайның Дорожкинода күмелгәнлеген раслады һәм мемориалда фотосын урнаштыру мөмкинлеге булуы турында әйтте. 9 Май иртәсендә без Ситьково авылында идек инде. Дорожкинога юл шактый ерак һәм катлаулы булганлыктан, авыл җирлеге башлыгы безне үзе озата китте. Көне әйбәт. Юлда барганда Анна Васильевна безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Дорожкино авылында хәзер нибары бер кеше - 84 яшьлек Миша бабай яши һәм ул, тере тарих сыман, шушы урыннар турындагы истәлекне кадерләп саклый. Сугышлар, кыр госпитале һәм солдатларны җирләү-ләр турында безгә нәкъ менә ул сөйләде.

Биредә без һәлак булганнар исемлеге белән таныштык, чәчәкләр утырттык. 2009 нчы елда бирегә Казаннан да килүчеләр булган. Аларның бабалары Салих Рәхим улы Рәхимов күршедәге Тимерче авылы кешесе булып чыкты. Безнең бабалар бергә көрәшкәннәр һәм шушында һәлак булганнар.

Безгә кадәр туганнары күмелгән урынга Пермь-нән һәм Ульяновскидан килеп киткәннәр.

Солдатлар җирләнгән урында Казанда оештырылган 334 нче дивизия составында көрәшеп һәлак булган һәм шушында күмелгәннәрнең зур исемлеге төзелгән. Кемнең дә булса туганнары булса, аларның каберләрен барып күрергә киңәш итәбез. Шушы изге урында булганнан соң, без иркен сулыш алган кебек булдык. Бабабызның кабере кайда икәнлеген без хәзер беләбез инде. Анда барып, күреп кайту безнең бурычыбыз иде.

Безнең барлык туган-тумачаларыбыз киң күңеллелеге һәм ветераннар истәлеген кадерләп саклавы өчен Ситьково авыл җирлеге башлыгы Анна Васильевна Шелаевага зур рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев