Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Айбашта медальләр тапшыру

2015 елның 5 мартында Айбаш авыл җирлеге ветераннарын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Тик, ни кызганыч, аның территориясендә исәннәр арасында сугышта катнашкан кешеләр юк инде. Тыл хезмәтчәннәре - 43. Айбаш мәктәбенә медаль тапшыруга багышланган тантанага 12 тыл хезмәтчәне килде. Медальләрне Биектау муниципаль...

2015 елның 5 мартында Айбаш авыл җирлеге ветераннарын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Тик, ни кызганыч, аның территориясендә исәннәр арасында сугышта катнашкан кешеләр юк инде. Тыл хезмәтчәннәре - 43.

Айбаш мәктәбенә медаль тапшыруга багышланган тантанага 12 тыл хезмәтчәне килде. Медальләрне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Ильяс улы Мөхлисов тапшырды. Мәктәп балалары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт әзерләгәннәр иде. "Биектау ТВ" телеканалы тарафыннан әзерләнгән "Хәтерлибез, кайгыртабыз..." дигән фильм карадылар. Ветераннарны авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин, ветераннар советы рәисе Равил Субаев, "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Ренат Мөхәммәтшин котлады.

Башка ветераннарга медальләрне авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин һәм җирлек хезмәткәрләре өйләренә барып тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев